Энием сочинение на татарском языке + видео обзор

ТАТАРХАНӘ

Татар теле укытучысы Абишева Алена сайты

Әниләр турында

Энием сочинение на татарском языке

Минем кадерле әнием

Минем әнием Гөлнара исемле. Аңа 35 яшь.Ул шундый матур, кара чәчләре үзенә бик килешеп тора. Әле ул бик уңган. Нинди генә эш эшләми әни куллары! Тәмле итеп ашарга да пешерә, безне дә тәрбияли. Минем әнием төрле һөнәрләргә дә оста: массаж да ясый, балаларны йөзәргә дә өйрәтә.Үзе турында да онытмый ул: спорт белән дә шөгыльләнә.

Менә шундый әнием булганга, мин бик бәхетле. Мин аны бик яратам.

Нуруллин Илназ, 7Б сыйныфы

Әни! Нинди ягымлы да сүз ул! Әни өйгә килеп керү белән, өй яктырып китә. Әни үзенең карашы белән безне һәр яктан саклый һәм яклый кебек.

Һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын була. Мин әниемне бик нык яратам. Аның исеме — Гөлнара. Бүгенге көндә медицина өлкәсендә эшли. Ул бөтен эшкә дә җитез. Әнием безне тырыш булырга, яхшы укырга, ялкауланмаска өйрәтә. Эшләвегез кеше өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен, ди ул. Әнием миңа дәрес әзерләргә дә булыша. Әни, син безгә бик кирәк, гел шулай матур булып кал!

Фәйзуллина Руфина,8А сыйныфы

Әнием — минем иң кадерле кешем. Ул, кояш кебек, өебезне яктырта.Аның исемеЛилия. Исеме дә җисеменә туры килә шул.Әнием чәчәк кебек матур.Ул Яр Чаллы шәһәрендә туган,ике абыйсы янәшәсендә назлы сеңел булып үскән. Мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укыган.Хәзерге вакытта инженер булып эшли. Эштән кайткач, миңа булышырга да вакыт таба. Ул безне тәмле ашлар белән сыйлый. Шат күңелле әниемне бик яратам.

Сәрвәров Наил,7Б сыйныфы

Чү-чү, балам, чү-чү, диеп,

Тирбәтеп, көйләп кенә

Бишек җырын көйләгән.

Габдрахимов Ранис,7А сыйныфы

Әни бит ул – өйнең яме

Әни бит ул – өйнең яме,

Ә тормышта – олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, Әни, безгә кирәк.

Габдрахманова Алия, 7А сыйныфы

Мөхәммәт пәйгамбәрнең: “Һәр бөек эшнең артында хатын-кыз тора. Ул уң кулы белән бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тибрәтә”, — дигән сүзләре һаман актуаль булып кала. Хатын-кыз нәфис иңенә, бала карау, гаилә мәшәкатьләреннән тыш, ил хәстәрен дә ала. Гүзәл затларыбыз җәмгыятьнең төрле даирәләрендә үзләрен белемле белгечләр, яхшы хезмәткәрләр итеп таныта. Көндәлек эшеннән тыш, хатын-кыз ул — милләт анасы. Әйе, болай атау һич арттыру түгел. Әни кешенең бурычы — баласының тамагын тук, өстен бөтен итүдә генә түгел, ә нарасыен милләтенең асылташы итеп тәрбияләүдәдер. Баланың теле әнисе сөйләшкән телдә ачыла. Бу — бер. Икенчедән, бала үз халкының гореф-гадәтләре, дини бәйрәмнәре, йолалары тәэсирендә дә тәрбияләнергә тиеш. Ә аларны кем бирә? Әлбәттә, әни. Үзенең телен, милли традицияләрен, тамырларын белгән балалар тәрбияләү — һәр ананың бурычы. ”Дөньяга килгән сәгать белән балалар тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә — аналардыр. Аналар балаларның һәр эшләрен гадәткә салырлар. Тәрбияле аналар — олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар. Шулай ук балаларның хәйләгә, ялган сөйләргә өйрәнүләренә сәбәп булырдай нәрсәләрне кылмаслар”, — дип әйтелә ”Тәрбияле ана” исемле хезмәтендә. Аллаһының мең рәхмәте яусын сезгә, кадерле әниләр!.

Источник

Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында ана образы

1. Ана — иң изге җан.

2. Күңелләренә никадәр авыр булса да, аналар кичерәләр.

3. Күңелләрне боз капламасын.

Ана кешенең колагы ишетмәсә, йөрәге ишетә.

Ана. Бу сүз мине шундый дулкынландыра. Әнием — минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием — иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әйе, һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп, безнең белән сөйләшеп, иркәләп, дөньяга китергәннәр, бәбкәм дип иркәләп кулларында назлаганнар, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, безне бишектә тирбәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар, тәрбияләп үстереп инде менә олы кызым дип, безгә фатиха биреп, зур тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр. Һәм без әтиебезгә, әниебезгә мәңге бурычлыбыз.

Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында да үзәктә Ана образы тора. Әсәрдә аның исеме дә бирелми, чөнки бу — барлык аналарны берләштергән образ.

Ананың балалары инде зур үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Ана үзе генә авылда яши. Балалары аны, әлбәттә, онытмыйлар: посылка җибәреп, хат язып торалар. Бервакыт Ана балаларына кунакка килеп керә. Нәкъ менә шушы көнне аның улы да өйләнә икән. Әлбәттә, бу турыда ана белми, чөнки аңа хәбәр итүче юк. Бу хәл үзе генә дә анага карата игътибарсызлыкны күрсәтә. Чөнки яхшы бала өйләнер алдыннан әти-әнисеннән фатиха сорар иде. Уллары-кызлары әниләренең килүенә бик сөенәләр, Ана да аларның күңелен боегайтасы килмәгәнгә, үзендә яман шеш авыруы икәнлеген әйтмәскә була. Ләкин ананы шифаханәгә алып килгән күрше кызы бу серне ача, әниләренә карата рәхимлерәк булуларын, хәзер инде аны кайсыныңдыр тәрбиягә алырга тиешлеген әйтә. Менә шуннан соң ачыла да инде балаларының чын йөзе. Берсенең бер проблема икән, икенчесенең — икенче проблема һәм алар берничек тә әниләрен үзләренә ала алмыйлар. Әлбәттә, түземле дә, нечкә дә күңелле Ана боларны күрмәмешкә салыша, ләкин аның күңеленә төер утыра шул инде. Һәм бу төерне берничек тә бетереп булмаячак.

Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгыртачак, ә бала башында әле тормыш мәшәкатьләре, вакыт юклык. Минемчә, балалары ананы яраталар, ләкин үз эшләренә, үз уйларына бирелеп, аны аңламыйлар. Мәсәлән, Ислам да бик теләп әнисен үзләренә алыр иде дә, тик авыру белән артык чыгымнар булачак, һәм төрле сәбәпләр табып, моңа ризалашмый. Ләкин менә шул Исламга ана ике мәртәбә тормыш бүләк иткән. Беренчесе — туганда, икенчесе — чирләгәч. Балаларына бу бик нык тәэсир итә, алар инде аңладылар да бугай, ләкин Анада аларга карата рәнҗеш кала. Әмма безнең әниләр олы йөрәкле бит, бигрәк тә үз баласына карата. Алар яраталар, сөяләр, кызганалар һәм гафу итәләр. Тик бәгыре генә катмасын. Ш. Хөсәенов Ана образы аша барлык аналар күңеленең нечкәлеген, матурлыгын күрсәтә.

Әсәр «Әниемнең ак күлмәге» дип атала. Татар халкында ак төс чисталык, пөхтәлек, сафлыкны белдерә. Әлеге әсәрдә ана да шундый ак, саф, чиста. Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән, балалар тәрбияләп үстергән, хәләл көче белән яшәгән. Балаларын да илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгән. Күргәнебезчә, Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» исемле әсәрендәге Ана — иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше.

Әйе, аналар — бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.

Источник

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора.

Үсеп җиткәч, без дә аларга бурычыбызны кайтарырга тиешбез. Аларга карата игътибарлы, мәрхәмәтле булсак иде. Әти-әниләр олыгаеп, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганда, аларга йомшак сүзләр белән генә дәшсәк иде. Сәламәтлегебез, исәнлегебез булганда әти-әниләребезне карарга, алар янына кайтып йөрергә, хәлләрен белешеп торырга иренмәсәк иде. Ислам дине дә әни кешеләрне олуг дәрәҗәгә күтәрә, хәдисләрендә аңа хөрмәт күрсәтүнең саваплы булуын кат-кат дәлилли. Раббыбыз да аларга «уф!» дип тә әйтмәскә боера бит. Алар алдында тагын нинди бурычларыбыз бар? Шул турында без «Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВтан сораштык.

– Ислам динендә әни хакы иң зур хаклардан. Аның турында Коръәндә дә аятьләр бар, чөнки әниләр безне тугыз ай буе карынында күтәреп йөриләр, авырлык белән табалар. Тапканнан соң, ике яшькәчә имезәләр. Бала үскәндә дә күбрәк әни янында. Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Димәк, аңа әти кешегә караганда да зуррак ихтирам күрсәтергә тиешбез. Берәү Мөхәммәд (с.г.в.) янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр, әни кешегә, ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәр кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» – дип сорагач, «Әтиеңә» диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы – ана хакы. Хәтта сәхабәләр вакытында шундый хәл булган. Бер сәхабә үзенең әнисен аркасына күтәреп хаҗга алып барган һәм бер галимнән, әни алдындагы бурычымны үтәдемме инде, дип сораган. Галим исә, син бу эшең белән анаңның сине тапкан вакытындагы бер авырту мизгелен дә түләмәдең, дигән.

– Димәк, әниләр алдындагы бурычны үтәп бетереп булмый?

– Юк. Без алар алдында гомер буена бурычлы. Алар вафат булганнан соң да әти-әниебез турында онытырга тиеш түгелбез. Пәйгамбәр янына бер кеше килгән дә, әти-әнием дөньядан киттеләр, тик мин аларга хәзер дә бер изгелек эшли аламмы, дип сорый. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр, биш төрле изгелек кыла аласың, ди. Аның беренчесе – аларның урыны җәннәттә булсын дип, дога кылып тору. Икенчесе – истигъфар кылу, ягъни әти-әниемнең гөнаһларын гафу ит дип Аллаһыдан сорау. Өченчесе – әти-әниеңнең исән вакытларындагы берәр хыялы тормышка ашмаган булса, әгәр дә хәерле яхшы хыял икән, аны гамәлгә ашыру. Дүртенчесе – әти-әни кем белән дус булган булса, аларны хөрмәт итү, алар белән аралашып тору. Бишенчесе – әти-әни ягыннан булган кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу. Болар үтәлсә, аларның рухлары тыныч булачак.

– Гаиләдә берәр проблема килеп туганда, ир-ат кемнең фикерен тыңларга тиеш, әнисенме, әллә хатынынмы?

– Ислам дине буенча, ир кеше өчен иң беренче чиратта әни хакы беренче урында торырга тиешле. Ә хатын өчен – ир хакы. Үзе әни булган, ир бала тәрбияләгән хатын-кыз моны һичшиксез аңлый. Әниләргә изгелек кылу җәннәткә керергә дә бер сәбәп бит ул. Бер сәхабә үлем түшәгендә ята икән. Ул кайчандыр әнисен рәнҗеткән була. Үләр алдыннан сәхабә «лә иләһә иллаллаһ Мөхәммәд рәсүлуллаһ» дип иман кәлимәсен дә әйтә алмый. Аны әйтә алмаган кеше исә җәннәткә керми. Ул вакытта әнисе исән була әле. Әнисенә барып, бәлки гафу итәрсең дип кат-кат сорыйлар. Әни кеше, юк, ди. Шуннан Пәйгамбәр аңа, бер учак ясыйбыз да балаңны шул утка ташлыйбыз, ди. Нинди ана кеше баласының утка керүен тели инде. Ул шул сүзләрдән соң улын гафу итә. Сәхабә дә Аллаһ каршына иман кәлимәсе белән китә. Бу риваятьтән күренгәнчә, әти-әнине хөрмәт итәргә тиешбез. Аларның догасы кабул була, хәерле теләкләре белән без дә бу дөньяда бәхетле булабыз. Мәчеткә килүчеләр арасында, тормышымда кара полоса китте, проблемалардан арынып булмый, хәзрәт, дога кылыгыз әле, диючеләр бар. Без доганы кылабыз, тик алар уйланырга тиеш: берәр кешене рәнҗетмәдеңме, әти-әни хакын үтәдеңме икән син? Аларның хакларын үтәп яшәсәк, авырлыклардан котылырбыз. Сугышка барыр алдыннан Пәйгамбәр (с.г.в.) берәүдән, синең әниең бармы, дип сорый. Теге «әйе» дигәч, «алай булгач, син әниеңне кара, чөнки җәннәт – әниләрнең аяк астында», дип, аны өенә кайтарып җибәрә. Димәк, әнине карау җиһадка барудан да өстенрәк һәм саваплырак. Җәннәт – әниләрнең аяк астында дигәнне дә аларга изгелек кыла алсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.

Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән:

– Ул дөньяга мин ник киләм?

– Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр.

– Ә мин аны ничек аңлармын соң?

– Ул сине үз теленә өйрәтер.

– Фәрештәмнең исеме ничек була?

– Син аңа Әни диячәксең.

Бу дөньяда нәрсә генә эшләсәк тә, бөтенесе дә үзебезгә әйләнеп кайтачак. Әти-әниләребез белән нинди мөгамәләдә булсак, балаларыбыз да безнең белән дә нәкъ шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Бу дөньяда бер генә әйбер дә юкка гына булмый, яхшылык – яхшылык белән, начарлык начарлык белән кире әйләнеп кайта.

«Кызым! Килер бер вакыт, мин дә картаермын. Олыгайган көнемдә миңа карата сабыр булсаң иде, мине аңларга тырышсаң иде. Ашаганда пычрансам, синең ярдәмеңнән башка киенә алмасам, миңа карата түзем бул. Кечкенә чагыңда минем сине ничек итеп киенергә өйрәткәнемне искә төшер. Синең белән сөйләшкәндә бер сүзне әллә ничә тапкыр кабатласам, минем сүземне бүлмә, ахырга кадәр тыңла. Син сабый булганда, йоклатыр өчен, бер үк әкиятне миңа да әллә ничә тапкыр сөйләргә туры килде. Заманча техниканы аңламасам, аның белән эшли алмасам, миңа ирен чите белән генә елмаеп карама, вакыт бир – өйрәнермен. Нәрсәне дә булса онытсам, сөйләшкәндә сүз очын югалтсам, исемә төшерергә ярдәм ит. Искә төшерә алмасам да, куркыныч түгел. Иң мөһиме – минем нәрсә сөйләвем түгел, ә синең белән янәшә була алуым, синең мине тыңлавың. Ашыйсым килмәсә, мәҗбүр итеп ашатма. Арыган аякларым мине тыңламаса, миңа кулыңны бир. Мин дә шулай беренче адымнарыңны ясаганда кулымны сузган идем. Минем җыерчыклы йөземне күреп тә күңелсезләнмә. Янәшәмдә булырга тырышсаң, миңа шул җиткән. Мин яратам сине, кызым!»

Әти-әниең өчен дога кыл

«Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе» (Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта) («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять).

«Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» (Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!») («Исра» сүрәсе, 24 нче аять).

Картайган әни кеше үзенең улы, килене һәм оныгы белән яши башлый. Аның куллары калтырый, күзләре начар күрә, көчкә генә атлап йөри. Табын артына утыргач та, ризыгы идәнгә чәчелә, чәй эскәтергә түгелә. Киленнең моңа бик нык ачуы килә. Ир белән хатын, озак кына уйланганнан соң, бүлмә чатында аңа аерым кечкенә өстәл куялар.

Беркөнне дүрт яшьлек малаеның идәндә чыра һәм йомычкалар белән уйнап утырганын күргән әти кеше аңардан, нәрсә эшлисең, дип сорый. Моңа каршы улы: «Мин әни белән сиңа кечкенә генә агач савытлар ясыйм. Мин үсеп җиткәч, сез шулардан ашый торган булырсыз», – ди.

Источник

Минем эбием – Минем әбием – Гөлия. | Социальная сеть работников образования

Татарча изложение «Минем әбием|Минем эбием» (154 сүз) |

Изложение на татарском языке на тему “Минем әбием”/”Минем эбием”Минем әбием хәзер дә бик матур әле. Тик кызларча түгел, әбиләрчә матур ул. Аның йөзе ап-ак. Бит уртасы, балаларныкы кебек, аз гына алсуланып тора. Аның шул ак йөзенә көмеш кебек ак чәчләр бик тә, бик тә килешә. Ул чәчләр гомер буе шундый ак булганнар диярсең. Башка төрле чәч, хәтта чем-кара булса да, минем әбиемә мондый матур төс бирмәс иде. Күз читләреннән сызылып киткән җыерчыклары әбиемне һаман елмаеп торган шикелле ачык йөзле итәләр. Аның йөзенә карасаң, күңел тынычланып кала. Әйтерсең дөньяда кайгы да, сагыш та юк. Бар да тыныч, бар да җиткән кебек була.

Инде әбиемнең куллары каткан, бармаклары нечкәреп, сөякләнеп калган…

Ләкин әбием мине башымнан сыйпаганда, ул куллар миңа йомшак, иң җылы булып тоелалар.

Нигә докторлар тизрәк кешене яшәртә торган дару уйлап чыгармыйлар икән? Ә бит андый дару булыр. Кеше шул даруның бер генә тамчысын эчер дэ яшереп китер. Их,шул дару табылсын иде дэ,эбием безнен белен тагын озак елларгомер итсен иде (154 сyз)

*Транслит*

Минем эбием хэзер дэ бик матур эле. Тик кызларча тугел, эбилэрчэ матур ул. Анын йозе ап-ак. Бит уртасы, балаларныкы кебек, аз гына алсуланып тора. Анын шул ак йозенэ комеш кебек ак чэчлэр бик тэ, бик тэ килешэ. Ул чэчлэр гомер буе шундый ак булганнар диярсен. Башка торле чэч, хэтта чем-кара булса да, минем эбиемэ мондый матур тос бирмэс иде. Куз читлэреннэн сызылып киткэн жыерчыклары эбиемне хаман елмаеп торган шикелле ачык йозле итэлэр. Анын йозенэ карасан, кунел тынычланып кала. Эйтерсен доньяда кайгы да, сагыш та юк. Бар да тыныч, бар да житкэн кебек була.

Инде эбиемнен куллары каткан, бармаклары нечкэреп, сояклэнеп калган…

Лэкин эбием мине башымнан сыйпаганда, ул куллар мина йомшак, ин жылы булып тоелалар.

Нигэ докторлар тизрэк кешене яшэртэ торган дару уйлап чыгармыйлар икэн? Э бит андый дару булыр. Кеше шул дарунын бер генэ тамчысын эчер дэ яшереп китер. Их,шул дару табылсын иде дэ,эбием безнен белен тагын озак елларгомер итсен иде (154 сyз)Еще изложения на татарском языке со схожей к “Минем эбием” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Татарча сочинение «Дәү әнием|Дэу энием» |

Сочинение на татарском языке на тему “Дәү әнием”/”Дэу энием”
Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.
Күзләре начар күрсә дә, дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп тора. Безне дә бәйләргә өйрәтә.
Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит. Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дэу энием” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Әниләргә

Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.

Рәхмәт әнкәй бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.

Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.

Куанганда, син дә әнкәй,
Бала кебек куандың.
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.

Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер,
Гомереңдэ бәрәкәт.

Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.

Әнкәй булмый үткән заманда

Күпме еллар үтте, сулар акты,
Киткәнеңә безнең арадан.
Әлегәчә сыкрый, каны тама,
Йөрәктәге тирән ярадан.

Мәгънәләрен кайбер киңәшеңнең,
Яши-яши генә аңладым.
Ник аларны үзең исән чакта,
Дога итеп үземә алмадым?

Нигә соң ул, 20-дә әйткән сүзләр,
Тик кырыкта җитә аң булып?
Ә бүген ул миңа кояш булып,
Һәркөн иртән туа таң булып.

Бу тормышта якын кешеләр бар,
Иң якыны миңа, син, әнкәм.
Колагымда әле яңгырап тора,
“Тәртип белән генә йөр, бәбкәм!”

“Әннә” диеп телем ачылган да,
Әнкәй, диеп яшим һаман да.
Бүген дә бит әнием минем белән,
Әнкәй булмый үткән заманда.

Тәмле төш

Әниемне төштә күрдем,
Үләнле чәй эчерде,
Үзе пешергән икмәккә
Каймагын ягып бирде.

Гүя мин кайтканны көткән —
Коймагын да пешергән,
Самавыры чыжлап тора,
Белмим, кайчан өлгергән?!

Нинди бәхет татый алу
Сый-хөрмәтен әнинең!
Уянгач та телдә иде
Тәме хуш исле чәйнең.

Күзем йомдым күрергә дип
Дәвамын тәмле төшнең,
Йокым качты, аңлагач та
Аның мөмкин түгелен.

Әнигә хат

Әни, көтәм сине көн дә —
Зур ишектә күзләрем.
Күрмәсәләр тәрәзәгә
Менеп басам тезләнеп.

Ник әнием ташлап киттең
Мине тугач куркудан?
Нигә әнисез чыкканмын
Бала тудыру йортыннан?

Дистәләгән еллар яшим,
Мин хөкүмәт өендә.
Башкалар кебек әниле
Булыр идем бит мин дә!

Дөньялар яктырыр иде —
Нурлы йөзеңне күрсәм.
Туйдырды инде тормышта —
Зур бина, соры түшәм.

Бер тапкыр да күрмәсәм дә
Иң кадерле кешем син!
Кочагыңда үсмәсәм дә
Сагынамын, нишлим соң?

Ташлап китәсеңне белсәм —
Тумаган булыр идем.
Артык кашык нигә булдым,

Инде күпме сүзләр яздым
Сине эзләп хатларда.
Каршыларга күп йөгердем
Апа күрсәм чатларда…

Кил әнием, ал кочаклап
Үсәсем килми ятим.
Күздән аккан яшьләремне
Әйтче, әнием, нишләтим?

Гади генә бер сүз «әни»,
Күпме аклык, сафлык анда!
«Әни» диюгә җылылык
Һәм ышаныч туа җанда.
Җылы куеныңа сыенып,
Җил-яңгырны мин белмәдем
Алтын канатлы балачак
Насыйп булсын һәркемгә дә.
Сабырлыгың, түземлегең,
Кыя-тауга тиңләшерлек
Йөрәк җылың, җан рәхәтең
Җәйге кояш көнләшерлек.
Кичер, әни, чәчләреңне
Ак карларга манган өчен,
Нурлы йөзеңә борчудан
Җыерчыклар салган өчен.
Рәхмәт, әнием, бердәнберем,
Миңа гомер биргән өчен,
Бар дөньямны мәхәббәткә,
Сөю-назга күмгән өчен.

Әнкәй җиләк җыя

Тау битендә әнкәй җиләк җыя
Кулларында — алсу чиләге.
Чиләгендә кызыл җиләгең дә
Үзем дә бит җирнең бизәге.
Талгын җилләр үбә җиләкләрен
Яфракларын читкә этәреп.
Ачуларын әйткән төсле була

Рәхмәтлемен әнигә

Әниемнең изге сүзе
Гел минем күңелемдә.
Әнием якын дустым да
Таяныч, терәгем дә.

Ул кылган изгелекләрне
Онытмам гомердә дә.
Хөрмәт йөзеннән исемен
Уярлык бит һәйкәлгә.

Әниемнең кытыршы куллары
Башларымнан әгәр сыйпаса,
Я аркамнан ипләп кагып куйса,
Я каршымда коймак майласа…

Гүя әйлэнәм мин бер сабыйга,
Бәхет баса: зуры, олысы.
Җитмеш җиде курорт бирә алмый
Әнкәй кочагының җылысын.

Йомшак мамык шәлләр бәйләп куйган,
Күзәнәге саен — ак теләк.
Күз нурларын түккән,
салган кул җылысын.
Сагынуын тезгән, җыр көйләп.

Тик йөзендә аның бетмәс сагыш,
Адым калмый, йөри озатып.
Ерак калалардан теләсәң дә,
Еласаң да булмый гел кайтып.

Озак еллар буе әйтсәк иде,

Кайдан башлана хатын-кыз?
Сыгылмалы билдәнме,
Ак йөз, йомшак кулларданмы,
Назлы, тәмле телдәнме?

Кайдан башлана хатын-кыз?
Гөл, чәчәк чагыннанмы,
Наз, иркәдән, мәхәббәттән,
Нурланган чагылданмы?

Кайдан башлана хатын-кыз?
Яз ачкан бөредәнме,
Чәчәкләре серкәләнеп
Җимешен күрүдәнме?

Кайдан башлана хатын-кыз?
Әнилектән башлана!
Өмет чәчә ак дөньяга,
Гөмер җебе — тантана!

Әни булу-бәхет ул

Иң зур бәхет бит ул әни булу,
Сөеп,назлап карау балаңа.
Сабыеның көләч йөзен күрү,
Иң зур шатлык бит ул анага.

Әннә,- диеп нәни кулын сузса,
Кочагыңа назлап сыенса.
Шул түгелме бәхет әни өчен,
Сабыена карап сөенсә.

Тик бәхетләр тели баласына,
Әни бит ул үзе изге җан.
Рәнҗетергә шуңа хакыбыз юк,
Әниләрне безгә һич кайчан.

Әни булу бәхетеннән ходай,
Аермасын иде беркемне.
Һәр хатын-кыз тоеп ул бәхетне,
Булсын иде һәрчак сөйкемле.

Гульфия Гизатова (Муртазина)

Умач уам

Умач уам, чит уйларны
баштан куам,
Күңелемә чит уй кертмим,
Күз яшь түгеп, яшем сөртмим.

Умач уам әнкәй кебек,
Яннарымда тора кебек әнкәй көлеп,
Әнкәемнең юклыгы да
Йөрәгемне ала телеп.

Умач уам,аш пешерәм,
Бала чак искә төшерәм,
Әнкәйнең умач ашларын
Күңелем аша кичерәм.

Ачы катык,арыш оны
Үсәр өчен көчен биргән,
Әнкәемнең бишек җыры
Күңелемә җылы өргән.

Кырау төшкән әткәм чәчләренә…
Көмеш кунган әнкәм толымына.
Тик күзләре якты нур чәчәләр
Сөеп баккан чакта улына.

Карашары аның шундый назлы,
Әмма сагыш-моң да бар анда.
Язмышымны юрап төн йокламый,
Әйтерсең мин сабый hаман да.

Ул үпкәндә минем маңгаемнан,
Күрше кызының тавышын ишетәм:
«Биләүдәге бала булды инде…
Мәңге төшмәс, ахры, бишектән!»

— Күгәрченем-күршем, ил тоткасы
Булып җиргә туган балалар
Буйга җитсәләр дә … ана өчен
Барыбер сабый булып калалар.

…Юлда тоткарланып, эштән тагын
Соңга калып кайтам бүген дә.

Җолдас Сәетназаров
Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе

Ана назы

Ана назы-иртәнге чык,
Кояш сызган якты нур,
Эчкерсез йолдыз сафлыгы,
Зурлыгы-hичшиксез зур!

Ана назы-кыр гөлләре,
Баламның елмаюы,
Изгелектә үткән көнең
Имин кояш баюы.

Ана назы-тау чишмәсе,
Могҗизалы, тылсымлы,
Көне изге, юлы изге,
Рәнҗеш алмый бер кылы.

Газиз җанда ана назын
Имгәтмичә саклармын,
Гомер басып баhа куя
Хурлатмыйча аклармын.

Әниләр

Әниләр – алар иң якын,
Иң кадерле кешеләр.
Йөзләрендә җыерчыклар,
Ул — еллар салган эзләр.

Әниләрдә генә була
Кадерле, якын күзләр.
Алар гына әйтә ала
Безне юатыр сүзләр.

Әниләрнең күңелләре
Ярсыз тирән диңгезләр.
Без бәхетле алар барга,
Рәхмәт Сезгә, Әниләр!

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәңдә утың балкысын.
Ераклардан тоеп яшибез без
Тәрәзәләреңнең яктысын.

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Караңгылык салма күңелгә.
Синең якты тәрәзәңнән, әнкәй,
Бәхет нуры безгә сибелә.

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәгә казак кактырма.
Синең тәрәзәңдә ут янганда
Күңелләрдә кояш яктыра.

Әнкәемнең кәшемир яулыгын
Бик еш алып бәйлим башыма,
Әнкәй карый төсле көзгеләрдән
Күзләр ошаш, ошаш кашлар да.

Күкрәгемә кысып исен исним
Әнкәй исе килә яулыктан,
Бала холкы һаман китми, никтер,
Яшем дә бит инде таулыкта.

Килеш,килбәт, карашлар да ошаш,
Аш пешерәм әнкәй шикелле,
Әнкәй кебек кенә була алмам,
Әнкәй кебек булмам сөйкемле.

Әнкәй бөеклеген кем ала алган?
Әнкәй бөеклеге — биектә.
Ошый алмам, юк мин ошый алмам
Әнкәй киемнәрен киеп тә.

Ана булган хатын — бәхетле

Җирдә фәрештәләр була диләр.
Әйе, алар әни исемле!
Саклый, алар яклый балаларын,
Исемендә булса җисеме.
Хатын-кызлар булсын фәрештәләр.
Булмагызчы, аналар, күке!
Берни җитми, берни алмаштырмый
Ана булу — иң зур бәхетне!

Бәхет ул — ана булу

Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!
Шул исемгә, чын мәгънәдә, тугъры калу.
Сабыеңны биләүләргә биләп салу.
Белгән бишек җырларыңны көйләп алу.
Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!
Нәниеңнең бармакларын учта тою.
Иң соң ятып, кояштан да иртә тору.
Бала исе килә торган керләр юу.
Хатын-кызның төп бурычы — Ана булу!

Җылы мич башыннан ала әнкәй
Олтан салган киез итекне.
Үскән чакта шуннан да яхшырак
Аяк кием күргән идекме?

Кып иттереп кидерә дә куя
Ике кат оекбаш өстеннән.
Кадерләдең, әнкәй, биш балаңны,
Килә алган чаклы көчеңнән.

Әле булса аңлыйм, әнкәй, син бит
Тазалыкны безнең сакладың.
Эх, кая соң әткәй олтан салган
Киез итек кигән чакларым…

Әнкәй

Әнкәй укый догалар
Аллах сүзләре алар.
Тасбиг төймәсен тарта
Пышылдап зикер эйтэ.

Ишетелә ерактан
Сүзләр чыга йөрәктән.
Эйтерсең әнкәй ятлый
Һәр сүзен ул кабатлый.

Рәхәтлек бирә җанга
Җиңеллек бирә тәнгә
Укыган догалары
Теләгән теләкләре.

Сакласын сине АЛЛА
Диеп кабатлый ана.
Тәрәзәдә күзләре
Моңсу карый үзләре

Әнкәй баласын көтә
Кайтыр дип өмет итә
Туып ускән өенә
Әнкәсенең янына.

Әнкәй сагындым диеп
Башкаен аска иеп.
Кочып алыр әнкәсен
Иң кадерле кешесен.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

Ана көтә баласын

Чал чәчләрен тарап, тәрәзәгә карап
Ана көтә сагынып баласын,
Уена да кереп чыкмагандыр аның
Карт көнендә ялгыз каласын.

Иңнәрендә еллар, калтырана куллар,
Күзкәйләре моңсу, сагышлы,
Өмет итә ана, кайтыр, — диеп, бала,
Санаулы шул гомер агышы.

Догаларын кыла, ак хыяллар кора-
Имин, аман булсын баласы,
Ялгыз аналарга сабырлыклар биреп,
Тазалыклар теләп каласы.

Төшләремә бүген әнкәй керде.
Күргәнем юк иде байтактан.
Өстендәге килешле күлмәге
Күзләр камашырлык, ап-актан.
Шелтәле бер караш ташлады да,
Күрешергә теләп кул сузды.
Үреләмен генә, дигән мәлдә
Борылды да, китеп юк булды…
Әнкәй, әнкәй… һәрчак шат күңелле,
Елмаюлы,йөзе балкыган…
Күңелеңнең серен аңламауда
Гаепләрем һаман бар сыман…
Мин бит үзем… үзем синең төсле-
Йөрәгемдә ялкын йөретәм.
Бары үз җаныма яшем түгеп,
Таштай бәгыремне эретәм…
Мөлдерәмә тулы чагы була,
Гаҗиз калган чагы күңелнең…
Синең сүзләр: ”Беркем алдында да
Ахыргача бетмә түгелеп!
Читтә генә торма,курыкмыйча
Упкыннарның йөре эчендә!
Җанга иңгән тынлыкның да бары
Бөтен сере давыл көчендә.”
Мең кат өзеп,мең кат уем ялгыйм…
Ашыгулар була… уйланмый…
Ялгышулар… тормыш үзе һаман
Сынауларын бирә аямый….
Ак күлмәктән кердең төшләремә…
Шелтәләвең,әнкәй… беләм мин…
Юатмадың… дөрес сизенәсең,-
Яшем сыкмас өчен көләм мин…
Кул сузмадың… синең холык миндә-
Бары үз көчемә таянам.
Авырлыкны җиңә алып кына
Мин бәхетнең тәмен тоялам.
Борчылма син, әни, ни кылсам да
Үз җанымнан эзлим җавабын.
Үзе теләп алган… хата кылса
Йөрәк үзе татыр газабын….

Әнкәй ниләр уйлыйсың

Әнкәй ниләр уйлыйсың.
Җырлыйсың да елыйсың
Төштеме әллә искә
Әллә кердеме төшкә

Авыр сугыш еллары
Ачыгып йөрүләре
Әрнүле югалтулар
Йөрәктә калды алар.

Кеп-кечкенә кыз, узең
Ничек җиткәндер көчең
Алып кайтасың көндә
Чагырдан бәйләп көлтә.

Була ул безгә тамак
Кырып пешерсәң коймак.
Диеп эби мич яга
Бәрәңге куя аңа.

Күгәреп калган башак
Күп халык үлгән ашап.
Олысы да кечесе
Өендәге барысы.

Йөрәктә калды яра
Ул ярага юк дава.
Тетсенә шуңа күңел.
Үтеп китсә дә гомер.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

Похожие стихи

Мухтарова Нурфия Магруфовна

Место работы, должность:

учитель началҗных классов МОУ «Куянковская общеобразовательная полная средняя школа»

Республика Марий Эл Характеристики урока (занятия)

Источник

Видео

Зульфия Минхажева - Энием

Зульфия Минхажева - Энием

Флёра Сулейманова - "Эниемэ"

Флёра Сулейманова - "Эниемэ"

Красивая мелодичная песня 70-х годов "Эниемэ" в исполнении Флюры Сулеймановой !!!

Красивая мелодичная песня 70-х годов "Эниемэ" в исполнении Флюры Сулеймановой !!!

«Төшләремдә күрдем сине, әнием» - «Я видел тебя во сне, мама»

«Төшләремдә күрдем сине, әнием» - «Я видел тебя во сне, мама»

Энием минем матур, кузлэре якты, колэч. Стихи на татарском.

Энием минем матур, кузлэре якты, колэч. Стихи на татарском.

👩‍👧Татарский язык. Гузэлем - Эни (Мама). Мама —самая дорогая роскошь в мире! Татар теле

👩‍👧Татарский язык. Гузэлем - Эни (Мама). Мама —самая дорогая роскошь в мире! Татар теле

Эниемнен туган коне буген

Эниемнен туган коне буген

ВЫУЧИ ТАТАРСКИЙ ЗА 8 МИНУТ // TATAR LANGUAGE

ВЫУЧИ ТАТАРСКИЙ ЗА 8 МИНУТ // TATAR LANGUAGE

Базарбай Бикчәнтәев - Әниемә

Базарбай Бикчәнтәев - Әниемә

стихотворение про маму до слёз (на татарском языке) әни турында шигырь...

стихотворение про маму до слёз (на татарском языке) әни турында шигырь...
Поделиться или сохранить к себе:
Добавить комментарий

Нажимая на кнопку "Отправить комментарий", я даю согласие на обработку персональных данных, принимаю Политику конфиденциальности и условия Пользовательского соглашения.