- «>Инсур Мусанниф
- Официальный сайт писателя-сатирика
- Мир глазами писателя
- Вы здесь
- Рассказы на татарском языке (16+)
- Татар әкиятләре (Резеда Вәлиева) – Татарские сказки
- Слова и выражения
- Слова и выражения
- Слова и выражения
- Слова и выражения
- Габдулла Тукай – әкиятләр (сказки)
- Сөткә төшкән тычкан (Мышь, упавшая в молоко)
- Слова и выражения
- Бала белән күбәләк (Ребёнок и бабочка)
- Слова и выражения
- Фатыйма белән Сандугач (Фатима и соловей)
- Слова и выражения
- Кызыклы шәкерт (Забавный ученик)
- Слова и выражения
- Эш беткәч уйнарга ярый (Закончив работу можно играть)
- Слова и выражения
- Татарские сказки
- Татарские народные сказки | Татар халык әкиятләре
- «Төлке белән торна» рус халык әкияте
- «Өч аю» рус халык әкияте
- «Чуар тавык» рус халык әкияте
- «Казлар-аккошлар» рус халык әкияте
- «Төлке белән Алёнушка» рус халык әкияте
- «Балта остасы һәм чөй» рус халык әкияте
- «Теремкәй» рус халык әкияте
- «Йомры икмәк» рус халык әкияте
- Бедняк и два бая
- Школе NET
- Register
- Login
- Newsletter
- Васян Коваль
- татарские рассказы короткие на татарском
- Лучший ответ:
- Зачетный Опарыш
- Видео
«>Инсур Мусанниф
Официальный сайт писателя-сатирика
Мир глазами писателя
Вы здесь
Рассказы на татарском языке (16+)
Инсур Мөсәнниф
Урмания фаҗигасы
Хикәя
Инсур Мөсәнниф
Самавыр чәе
Күңелле хикәя
Инсур Мөсәнниф
Йокы даруы
Инсур Мөсәнниф
Газ
Юмореска
Инсур Мөсәнниф
Сихердән котылдым
Монолог
Инсур Мөсәнниф
Хатынлыкка кандидат эзлим
Инсур Мөсәнниф
Калдыксыз җитештерү
Инсур Мөсәнниф
“Ичмасам, чирләп булса да торырлар. ”
Марсианнарның Җирдә күргәннәре
Рапорт
. Әйбәт кенә килеп җиттек. Хәер. Җир малайлары лазер яктырткычлары белән теңкәгә тиде тиюен. Бераз “өлеш төшереп” алырга туры килде. Әмма берничә самолет шулай да җиргә мәтәлергә өлгерде.
Инсур Мөсәнниф
Рәхмәт яугыры тузан җыйгыч
Хикәя
Инсур Мөсәнниф
Янга калдыр-калдырма.
Хикәя
Инсур Мөсәнниф
Кемнең “өе яна”?
Хикәя
Инсур Мөсәнниф
Канатланган кәҗә
Хикәя-бикәя
Инсур Мөсәнниф
Идеал
Хикәя-бикәя
Инсур Мөсәнниф
Хәлләр ничек?
Уймак хикәя
Инсур Мөсәнниф
Парадокслар
Миниатюра
Инсур Мөсәнниф
Утлы еллар истәлеге
Хикәя
Инсур МӨСӘННИФ
Таба эзлим
Юмореска
Инсур Мөсәнниф
Дуслык
Хикәя
Представляю вашему вниманию серию рассказов «Алтын балык», которая вошла в состав рукописной книги.
Баеп булмады, егетләр. Әнә, кешеләргә карап торам да, шаккатам. Бер елны йорт сала, икенче елны машина ала, ә өченче елны яшь хатынлы була. Болай үзем төшеп калганнардан да түгелмен кебек. Юк, булмагач, булмый икән.
Яңа оештырылган җәмгыятьнең башлангыч оешмасы рәисен сайлап кую өчен билгеләнгән җыелыш күп вакытны алмады, чөнки эш көне тәмамланган иде инде. Алып баручы башта ике сүз белән генә яңа оешманың барлыкка килү сәбәпләрен, әгъза булып керү кагыйдәләрен аңлатты. Шуннан нинди тәкъдимнәр булыр дигән сорау куйды да, үзе өч кешене күрсәтте.
Инсур Мөсәнниф
Кыш бабай күчтәнәче
Хикәя
Бүген безнең авылда туй. Кайсы якта ничектер, ә бездә туйга бар авыл белән йөриләр. Шуңа, чакырганда, өй борынча чакыралар. Теләгең бар икән — рәхим ит. Бүләгең булмаса да, сиңа сүз әйтүче дә, кырын күз белән караучы да булмаячак. Монысы чит-ят кешегә инде. Ә туганнарга таләп икенче. Алар йөзләренә кызыллык китермәскә тиеш.
Инсур Мөсәнниф
Рәхмәт, энем!
Детектив хикәя
Ниһаять, безнең колхоз да баш инженерлы булды. Яшь кенә бер егет җибәргәннәр. Институт бетергән диме шунда. Әй, институт түгел, чурт бетерсен, тик безгә инженер булсын. Читтән килгән инде килүлеккә. Колхоз үзебезнең егетләрне укырга жибәрә лә ул. Кире кайтучы гына юк.
Ниһаять, мин дә институтны тәмамлап, авылга кайттым. Иң авыр һәм, нәрсәсен яшереп торасың, — иң күңелле вакыт артта калды.
Очраган бер авылдаш котлый, укыганыңның игелеген күр инде, дип яхшы теләк тели.
Татар әкиятләре (Резеда Вәлиева) – Татарские сказки
Читаем татарские сказки! Сегодня предлагаем почитать и послушать несколько сказок писательницы Резеды Валиевой. Текст сказок адаптирован для изучающих язык, мы записали аудио, подготовили перевод ключевых фраз и тест. Приятного прочтения!
Татар әкиятләре (Резедә Вәлиева)
No media source currently available
ТАМГАЛЫ КУЯН
Борын-борын заманда бер урман булган. Бу урман бик куе, бик караңгы булган. Бер көнне зур урманда бер куян туган. Озын колаклы, йомшак йонлы, тиз аяклы шәп куян булган. Аны әтисе дә, әнисе дә, әбисе дә бик яраткан. Тәмле ашатканнар, сыйпап йоклатканнар. Әниләре җир сөргәннәр, кишер үстергәннәр, куянга чык сулары эчергәннәр. Авырмасын дип, Куянны бер эшкә дә дәшмәгәннәр. Малай уйнап кына, саф һавалар сулап кына, эш тәмен белмичә генә үскән.
Бервакыт Куян үскән, дөньяга чыгар вакыт, белем алыр вакыт җиткән. Тик Куян мәктәпкә йөрергә теләмәгән, кишер кимереп кенә яткан. Әтисе, әнисе, әбисе аңа ялынганнар:
– Белем ал! Урманда кемнәр торганын, нинди җәнлекләр булганын, кем дус, кем дошман икәнен өйрән, – дигәннәр.
– Юк,юк. Мин мәктәпкә бармыйм, Мин бернинди белем алмыйм. Мин болай да барын да бик яхшы беләм: кишер кимерәм, оста йөгерәм, ак карда кача беләм, – дигән Куян.
Слова и выражения
Малайның әнисе белән әбисе бик елаганнар. Ә әтисе чыбык алган һәм Куянны кыйнаган. Куян мондыйга күнмәгән. Кызгануларын теләп, ятып елаган. Тик аны беркем дә жәлләмәгән.
Куян елый-елый урманга чапкан. Каршысына керпе очраган. «Ник елыйсың?» – дип сораган ул. Куян: «Энәле бу!» – дип,керпе янына якын килмәгән. Аннары болан очраган. Ул да куяннан «ник елыйсың?» дип сораган. «Боты озын!» – дигән куян һәм боланга җавап бирмәгән. Саескан да күргән куянны һәм: «Әниең кайда?» – дип сораган. «Тавышы ямьсез», – дигән Куян һәм аның белән дә сөйләшмәгән. Шулай беркем белән сөйләшмичә, уңны-сулны күрмичә, урман эченә кергән Куян.
Озак баргач, йомшак тәпиләре арыгач, яшел бер үзәнлектә ял итәргә туктаган. Анда куак төбендә ул бик матур бер җәнлек күргән. Өстендә алтын сыман тун киеп, койрыгын болгап, иренен ялап, төлке йөргән икән. Куян якынрак барган, күзен ала алмый карап торган. Шунда теге матур тавыш белән, сузып кына сүзен башлаган.
– Кил, үскәнем, кил яныма. Мин сине күптән сагынам, балаларым да көтәләр. Күз нурым, назлым, йомшагым, матурым, мин сине бүген алар янына кунакка алып барам. Карышма, ике-өч көн бездә торырсың. Сагынсалар, әти-әниең дә килерләр.
Куян моңа бик куанган, төлке янына барган.
– Кем соң син шундый кунакчыл? – дигән.
– Белмисеңме әллә, мәктәпкә йөрмисеңме әллә? Мин бит төлке, – дип әйткән теге, көлеп, һәм колагыннан тартып алган.
Куян, бичара, куркудан чак үлми калган. Җитез тәпиләре ярдәмендә генә төлкедән кача алган. Тик колагы гына бераз яраланган.
Менә шулай акылсыз, надан Куян, сүз тыңламаган өчен җәзасын алган.
Слова и выражения
МЫРАУҖАН
Гаишә әби бер көнне никтер бик ачулы булган. Кулына чыбык алган һәм келәттә Мырауҗанны кыйнаган. Сәбәбе шунда булган икән. Әбинең яраткан мәчесе, батыр Мырауҗаны тычкан тотмый башлаган. Идән астындагы тычканнар бик азынганнар. Ә мәче мыегын да бормаган, өстенә сикергән тычканны да кумаган. Мәче тәмам ялкауланган, шуңа әби аңа Мырауҗан-матурым дими башлаган.
Кич буе ялаган Мырауҗан мыегын. Шуннан, иңенә капчык салып, өйдән китәргә булган.
– Китәм мин моннан. Беркемнән дә курыкмыйм, төлкенең колагын йолкыйм. Кирәк икән, эшли беләм. Мин, Мырауҗан, әбисез дә яши беләм.
Авыл буйлап йөргән мәче, күршеләреннән сөт сораган. Тик аңа бик коры җавап биргәннәр: «Башта эшлә, аннан сора», – дигәннәр.
Арыган һәм ачыккан Мырауҗан юлга чыккан һәм шофёрлар каршысына килгән.
– Әйдә, утыр, – дигән шофёр Мырауҗанга. – Мин сине шәһәргә алып китәм.
Мырауҗан машинага утырып киткән. Шофёрның рульне оста борганына кызыккан ул, үзе дә шофёр булырга хыялланган.
Мәче эшкә кергән, ди. Шофёр булып киткән, ди. Тик озак эшли алмаган. Биле авырта башлаган. Мырауҗанның машинасы ярдан төшкән һәм ватылган. Текә ярдан чыгарга теләгәндә, Мырауҗан да маңгаен ярган. Чак кына үлми калган, хәтта штраф та түләгән.
Мәче кире гаражга барган һәм моннан соң тракторчы булам, дигән.
Мырауҗанга яңа трактор биргәннәр, бәрәңге утырт, иген үстер, дигәннәр. Ләкин Мырауҗан эшли белмәгән. Тракторның рулен борган, борган, тик трактор урыныннан кузгалмаган.
Трактордан качкан Мырауҗан. Кибеткә эшкә кереп, сату белн шөгыльләнәм, дип карар кылган.
– Акчамны җыям да бик яхшы бер машина сатып алам, – дип уйлаган.
Менә Мырауҗан кибеттә сата башлаган. Чират шундый зур булган, халык: «Тизрәк, эшлә! Май үлчә. Тик алдама, алдасаң, төрмәгә утыртабыз!»- дип кычкырган. Көне буе йөгергән Мырауҗан, тәмам билсез калган. Уйлап-уйлап караган да Мырауҗан, халатын салып таптаган да кибеттән киткән.
– Юк, акча да, машина да кирәкми миңа. Космонавт булам, галәмгә очам, айга менәм, – дигән.
Башта Мырауҗанны табиблар әйбәтләп караганнар. Саулыгы җитәме икән, укудан качмаган микән, китап-дәфтәрләр ертмаганмы, вакытында йоклаганмы – барысын да тикшергәннәр. Бәлки, ул әйткән сүзне тыңламагандыр, пычракка кергәндер, физзарядка ясамагандыр – Мырауҗаннан табиблар барысын да сорашканнар.
– Син әбидән каймак урладыңмы?
– Төннәр буе мич башында гырладыңмы?
– Гырладым. Җир сөрә белмәдем, сату итә дә белмәдем.
– Шуның өчен синең кебек карак мәчегә, эшләмичә ашаучыга ракета да бирмибез. Ялкаулык начар әйбер ул. Башта белем алырга кирәк.
Уңышсыз сәяхәтеннән соң Мырауҗан өенә кайткан. Әбидән гафу үтенгән, зарларын сөйләгән.
– Каймакны урламам, сакта чакта йокламам, гел тыңлаучан булырмын, эшләп кенә ашармын, – дигән.
Слова и выражения
ТУГРЫ ДУС
Борын-борын заманда Йокы, Кар һәм Җил бик дус яшиләр иде, бергә кырда уйныйлар иде. Бер көн өч дус юлдан бер малай барганын күрделәр. Малай кулына китат тоткан иде. Йокы авызын зур ачты, иснәде һәм дусларына уен мондый тәкъдим итте:
– Әйдәгез, дусларым, бер кызык ясап карыйк. Бу малайның кулыннан китабын тартып алыйк. Кем көчлерәк, китапны шул алсын! – диде.
Җил каты итеп сызгырды да бик көчле итеп исә башлады. Шундый каты исте җил, малай елый башлады. Тик китабын төшермәде, тагын да ныграк тотты. Шуннан Кар сүзгә килде, Җилгә:
– Көчсез икән син. Менә мин китапны бер мәлдә тартып алам,- диде һәм җиргә чиләк-чиләк кар сибә башлады. Җир өсте бик суынды. Малай бик туңды. Хәзер инде китапны ташлар, дип уйлады дуслар. Юк, ул аны ташламады, тагын да катырак итеп кысты.
Йокы Җил һәм Кардан көлде.
– Усал булды бу малай, – диде. – Күрәм, аны көч белән җиңеп булмый. Үзем йомшак булсам да, сүзсез булып тусам да, мине барысы да ярата, һәркем алдымда башын ия.
Җил әкрен генә бала янына килде һәм колагына пышылдады:
– Я, балакай, җил тынды. Йокла, күзләреңне йом,- диде.
Ә бала аңа җавап бирде:
– Ә китабым югалса? Әгәр берәрсе урласа? Юк, йокламыйм! Кит, Йокы! – диде.
Йокы чак кына үлми калды, бик оялды – шунда ук каядыр югалды.
Дуслар тагын күрештеләр. Малайдан бик гаҗәпләнделәр.
– Үзе шундый кечкенә, ә барыбыздан да көчле. Каян алган икән ул шундый көчне?
Шулчак Йокы аңлатты:
–- Гаҗәпләнмәгез, дусларым. Малай бит үзенә тугры дус тапкан, китап белән дуслашкан. Көчне ул шуннан ала, диде.
Слова и выражения
Ну и как вам, понравилось? Также советуем вам почитать и послушать следующие татарские сказки:
Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Габдулла Тукай – әкиятләр (сказки)
В день рождения самого известного татарского поэта Габдуллы Тукая мы подготовили его самые известные детские сказки. Впервые мы перевели их в прозу и адаптировали для изучающих татарский. Прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию.
Тукай әкиятләре
No media source currently available
Сөткә төшкән тычкан
(Мышь, упавшая в молоко)
Бер көнне идән астында яшәүче тычкан бер табак сөткә егылган. Йөзә, чыгарга тели тычкан, әмма һич булмый. Йөри тычкан, йөзә, күңеле бер дә тыныч түгел. Шулай да ул өметен өзми. Тырышу бушка китми шул. Бик озак йөзгәннән соң, сөт куерган, майга әйләнгән. Ә Тычкан майга баскан һәм табактан сикереп чыккан.
Син дә, дустым, шулай бул. Кирәк булса, суга бат, кирәк булса, майга бат. Сабыр бул, тырыш.
Слова и выражения
Бала белән күбәләк
(Ребёнок и бабочка)
– Әйт әле, күбәләк! Сөйләшик синең белән. Син шундый күп очасың. Ничек армыйсың? Ничек яшисең? Ничек ризык табасың?
– Мин кырларда, болында, урманда яшим. Көн яктысында уйныйм, очам.
Тик гомерем бик кыска. Бер генә көн яшим. Шуңа да син миңа тимә, мине рәнҗетмә!
Слова и выражения
Фатыйма белән Сандугач
(Фатима и соловей)
Син нигә сайрамыйсың, Сандугач? Син сайрасаң, минем күңелем шатлана. Читлегең әйбәт, ризыгың бар. Нигә син болай күңелсез?
Аһ, мин урманда сайрый идем. Анда төрле-төрле ризык күп иде. Мин бу җирдә шатлана алмыйм. Урманда өч балам ятим калды бит! Һәм мине анда дустым да көтә. Ул сагына, ут йота. Беләсеңме, тоткынлык газап ул, алтын булса да, барыбер читлек ул.
Алайса, мин сиңа ишек ачам. Бар, ирекле бул. Минем өчен дога кыл. Бар, яшел урманга оч. Ятим балаларың белән кавыш.
Слова и выражения
Кызыклы шәкерт
(Забавный ученик)
Әйдәле, Акбай, өйрән! Арт аягыңда тор. Аума, аума! Туры утыр, төз утыр.
– Ник син болай мине газаплыйсың? Мин әле бик кечкенә. Мин ике я өч кенә ай элек тудым. Юк, теләмим, мин өйрәнмим! Мин уйнарга гына телим. Минем болында ятасым, ауныйсым килә.
– Аһ, юләр Маэмай! Яшь вакытта тырышырга кирәк. Зурайгач, җайсыз ул. Картайгач буыннар катачак. Эшләве җиңел булмаячак!
Слова и выражения
Эш беткәч уйнарга ярый
(Закончив работу можно играть)
Бик матур бер җәйге көн иде. Бер бала өстәл янында тәрәзә каршында дәресен хәзерли. Бик тырышып, бик озак итеп укыды ул.
Шулвакыт бу баланы Кояш чакырды: «И Сабый, әйдә урамга. Калдыр дәресеңне, күңел ач! Җитте, инде күп тырыштың. Урамда нинди якты, уйнарга шундый рәхәт вакыт!»
Бала Кояшка болай дип җавап бирде: «Тукта, сабыр ит, уйнамыйм мин. Уйнасам, дәресләрем кала. Көн бит озын. Уенга вакыт табып була. Дәресемне тәмамламыйча, урамга чыкмыйм».
Малай тагын дәресенә утырды.
Шулвакыт өй янында Сандугач сайрый башлады. Ул да малайны урамга чакырды. Әмма малай барыбер чыкмады. «Тукта, дәрес бетсен. Аннары уйнармын. Син дә матур итеп сайрарсың. Ә мин сине тыңлармын!»
Тиздән Бала дәресен тәмамлады. Дәфтәр, китапны алып куйды. Бакчага йөгереп чыкты да:
– Я, кем чакырды мине? Дәресем бетте!» – диде.
Шулвакыт матур итеп кояш елмайды, Алмагач малайга кып-кызыл зур алма бирде. Шулвакыт шатланып Сандугач сайрады. Шулвакыт аңа бакчадагы һәр агач баш иде.
Слова и выражения
Ну как, интересные сказки? Если вы хотите почитать и послушать другие сказки Тукая, то у нас есть для вас небольшая подборка адаптированных текстов с аудио:
Также предлагаем посмотреть мультфильм по мотивам стихотворения «Сөткә төшкән тычкан» производства Татармультфильм:
А сейчас предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Татарские сказки
Татарские народные сказки | Татар халык әкиятләре
Татарские сказки для детей по произведениям известных татарских писателей,классиков татарской литературы: Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Муса Джалиль, Шаукат Галиев позволят погрузиться в увлекательный сказочный мир!
Лучшие татарские народные сказки,произведения Республики Татарстан для детей, малышей,родителей о любви и дружбе, о родной земле, природе, животных.
Татарские народные сказки (татар халык әкиятләре) на татарском языке,на русском языке, читать и смотреть онлайн.
«Төлке белән торна» рус халык әкияте
Төлке белән торна | Лиса и Журавль русская народная сказка (на татарском и русском). Төлке белән торна дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле төлке дәште ди. Тары буткасы пешерде, ди.Тары буткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди.… Далее
«Өч аю» рус халык әкияте
Өч аю | Три медведя русская народная сказка (на татарском и русском). Бер Кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан. Өйнең ишеге ачык… Далее
«Чуар тавык» рус халык әкияте
Чуар тавык | Курочка Ряба русская народная сказка (на татарском и русском) Бер Бабай белән Әби яшәгән, ди. Аларның Чуар тавыклары бар икән. Беркөнне Тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка. Бабай йомырканы ватып караган —… Далее
«Казлар-аккошлар» рус халык әкияте
Казлар-аккошлар | Гуси-лебеди русская народная сказка (на татарском и русском) Бер карт белән бер карчык торганнар, ди. Аларның бер кызы белән бер бәләкәй малайлары булган, ди. Бервакыт карт белән карчык базарга барырга җыенганнар. — Кызым, кызым! Без базарга барабыз, син… Далее
«Төлке белән Алёнушка» рус халык әкияте
Төлке белән Алёнушка| Алёнушка и лиса русская народная сказка (на татарском и русском). Борын-борын заманда бер карт белән бер карчык яшәгән. Аларның Алёнушка исемле оныклары булган. Күрше кызлар урманга җиләк җыярга барырга уйлаганнар һәм үзләре белән Алёнушканы да алырга кергәннәр.… Далее
«Балта остасы һәм чөй» рус халык әкияте
Балта остасы һәм чөй | Плотник и клин русская народная сказка(на татарском и русском) Борын-борын заманда бер хуҗаның балта остасы булган, ди. Ул Иван исемле булган. Бервакыт аның янына хуҗа килгән дә болай ди икән: — Иван, син бөтенләй начар… Далее
«Теремкәй» рус халык әкияте
Теремкәй | Теремок русская народная сказка.(на татарском и русском) Басуда терем-теремкәй урнашкан була. Бер тычкан-Чыелдык теремкәй янына чабып килгән дә: — Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? — дип сораган. Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.… Далее
«Йомры икмәк» рус халык әкияте
Йомры икмәк | Колобок русская народная сказка(на татарском и русском) Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә карап: — Карчык, икмәк пешерер идең? — дигән. — Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит. — Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып,… Далее
Когда–то очень давно, жила на свете девушка по имени Зухра. Была она пригожей, умной, слыла большой мастерицей. Все вокруг восхищались ее умением, расторопностью и уважительностью. Любили Зухру и за то, что она не возгордилась своей красотой и трудолюбием. Зухра жила… Далее
Бедняк и два бая
В давние времена одному бедняку пришлось выехать в дальнюю дорогу вместе с двумя жадными баями. Ехали они, ехали и доехали до постоялого двора. Заехали на постоялый двор, сварили на ужин кашу. Когда каша поспела, сели ужинать. Выложили кашу на блюдо,… Далее
«Ак чәчәкләр»(Белые цветы) татарский сериал снят по одноименному роману.
Су анасы/водяная татарская сказка Г.Тукай (Бер авыл малае авызыннан).
Төлке белән торна | Лиса и Журавль русская народная сказка (на татарско.
Коймак (татарские оладьи из пшеничной муки) традиционное татарское блюд.
Асаф Асгатович Валиев (Асаф Вәлиев) известный татарский певец (баритон).
Киямов Альфис Ахнафович(Әлфис Кыямов) (1960-2004) татарский певец,баянист.
Беренче театр/Первый театр (1961) по пьесе Галиасгара Камала. Сюж.
Фаттяхутдинов Хафиз Фаттяхутдинович(1921-1943)(Р.Ф.Ибрагимов,Нижегородс.
Чуар тавык | Курочка Ряба русская народная сказка (на татарском и русск.
Школе NET
Register
Do you already have an account? Login
Login
Don’t you have an account yet? Register
Newsletter
Submit to our newsletter to receive exclusive stories delivered to you inbox!
Васян Коваль
татарские рассказы короткие на татарском
Лучший ответ:
Зачетный Опарыш
Баеп булмадыДата написания: 01.06.1999
Баеп булмады, егетләр. Әнә, кешеләргә карап торам да, шаккатам. Бер елны йорт сала, икенче елны машина ала, ә өченче елны яшь хатынлы була. Болай үзем төшеп калганнардан да түгелмен кебек. Юк, булмагач, булмый икән.
Иске гадәт буенчаДата написания: 01.06.1999
Яңа оештырылган җәмгыятьнең башлангыч оешмасы рәисен сайлап кую өчен билгеләнгән җыелыш күп вакытны алмады, чөнки эш көне тәмамланган иде инде. Алып баручы башта ике сүз белән генә яңа оешманың барлыкка килү сәбәпләрен, әгъза булып керү кагыйдәләрен аңлатты. Шуннан нинди тәкъдимнәр булыр дигән сорау куйды да, үзе өч кешене күрсәтте.
Кыш бабай күчтәнәчеДата написания: 01.06.1999
«Бер рәхәтнең бер михнәте була», дип әйтә торган иде минем дәү әти. Дөрес әйткән ул. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмен алыйк. Аның михнәте билгеле инде — чыршы табу. Михнәт кенә түгел, үзе зур мәсьәлә. Ярый ла, кибеттә булып, этешә-төртешә, сугыша-талаша бер-ике ылыс ботагы булган, шулай да чыршы дип аталган сагызлы таяк эләктерә алсаң.
Иң шәп бүләкДата написания: 01.06.1999
Бүген безнең авылда туй. Кайсы якта ничектер, ә бездә туйга бар авыл белән йөриләр. Шуңа, чакырганда, өй борынча чакыралар. Теләгең бар икән — рәхим ит. Бүләгең булмаса да, сиңа сүз әйтүче дә, кырын күз белән караучы да булмаячак. Монысы чит-ят кешегә инде. Ә туганнарга таләп икенче. Алар йөзләренә кызыллык китермәскә тиеш.
Рәхмәт, энем!Дата написания: 01.06.1999
Хасбулат урамга йөгереп, атылып диярлек килеп чыкты. Җитәр, болай күпме җәфа чигеп йөрергә була?! Куркып күпме яшәргә мөмкин?! Кеше күзенә күренерлеге калмады бит хәзер. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Табиблар өнәп бетермәсә дә, халык медицинасына мөрәҗәгать итми чарасы юк. Шифаханәгә барсаң, чират ел буена да җитмәячәк.
Куян шулпасының шулпасыДата написания: 01.06.1999
Ниһаять, безнең колхоз да баш инженерлы булды. Яшь кенә бер егет җибәргәннәр. Институт бетергән диме шунда. Әй, институт түгел, чурт бетерсен, тик безгә инженер булсын. Читтән килгән инде килүлеккә. Колхоз үзебезнең егетләрне укырга жибәрә лә ул. Кире кайтучы гына юк.
Видео
Рассказы на татарском языке | Сулар үргә акса да... | #12Скачать
Рассказы на татарском языке | Гаеп | #10Скачать
Рассказы на татарском языке | Шундый язмыш | #15Скачать
Рассказы на татарском языке | Бары уземә ышанам | #11Скачать
Ана һәм кыз (Мать и дочь) – Әмирхан Еники (аудиокнига)Скачать
Рассказы на татарском языка | Анын голе | #6Скачать