Сан урок татарского языка + видео обзор

урок татарского языка «Сан төркемчәләре. Микъдар саны»
план-конспект урока (6 класс) на тему

сан сүз төркеме буенча белемнәрне тирәнәйтү,микъдар саны турында белем бирү, аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү, укучыларда төгәллек тәрбияләү

Скачать:

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы Укытучы: Яппарова Миләүшә Равил кызы

Тема –Сан төркемчәләре. Микъдар саны.

1. Эшчәнлеккә әзерлек

-Хәерле көн! Күтәренке кәеф телим сезгә. Укытучының сөйләме

<Ә>-әтәч,чәчәк, чәч; <ө>— көмеш,өлеш, унөч;< ү>-үрмәкүч,күлмәк, дүрт, <җ>— җиләк,җавап, җиде,< ң>-сиңа, яңак, аңлат; <һ>-һәйкәл, һәм.

Сыйныфны эшкә әзерләү. 1.Дәрескә әзерләнәләр.

Укучылар авазларны, сүзләрне кабатлыйлар

Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен белдерә.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен тикшерү.

1 Саннарны аерып әйтегез.

Яза, укый, биш, укыгыз, унике, рөхсәт итегез, сөйләде, ике мең.

2.Сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

3. Нинди сүз төркеме бу сорауга җавап бирә?

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

Укучьшарның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

-Укучылар, урамда сездән вакыт сорасалар, ничек җавап бирер идегез? (2 репликалы диалог төзергә)

-Кибеттән азык – төлек алуыгыз турында сөйләгез

-Кулланган саннарыгыз нинди сорауларга җавап бирде?

-Саннар безне нәрсәгә өйрәтә

-Ничә?, Күпме? Сорауларына җавап бирүче саннар, укучылар, микъдар саннары була.Дәрес темасы, шулай булгач, нинди?

Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.

— Син кибеттән ничә ипи алдың?

— Кибеттән 3 ипи алдым (2 пар чыга)

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

1. Иртәнге режимыгыз турында сөйләгез

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр (алгоритм, модель һ.б.)

Укучылар команда эчендә микъдар саны кертеп текст төзиләр.

Финк –райт –раунд робин

5. Беренче кат ныгыту

Аңлап кабул итүне тээмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

100бит, 2нче күнегү.

1.Җөмләләрдәге саннарны дөрес укырга

2.Саннарны саналмышлары белән аерып әйтергә

3. Кем күбрәк микъдар саннарын әйтә.

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Күнегүдәге саннарны русчага тәрҗемә итү

6. Эталон буенча үз- узеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру

1.100бит, 4нче күнегү (төшеп калган репликаны өстәргә)

2.Карточка буенча эш (микъдар санын куеп язарга)

Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адым/нарын чагыштыру. Дәфтәрләрдә эш (язарга тиеш )

Диалог төзелә. 2 кычкырып телдән укый

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

-Укучылар, без бүген нәрсә белдек?

-Микъдар саны нинди сорауларга җавап бирә?

Өй эше: әдәби әсәрдән микъдар саны белән 6 җөмлә язарга

Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Укучылар билгеле вакытка сорауларга җавап бирәләр

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обобщающий урок татарского языка для русскоязычной группы по теме «Татарстан».

В последние годы все чаще поднимается вопрос о применении новых технологий в средней школе. Это не только технические средства, но и методы преподавания, новый подход к процессу обучения.

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү.

Тема урока: Синтетик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Источник

Выбранный для просмотра документ Дәрес эшкәртмәсе.doc

Дәрес эшкәртмәсе. (татар теле 6 класс).

Тема: Сан турында гомүми төшенчә.

1).Сан турында белемнәрне актуальләштерү, гарәп һәм рим цифрлары турында белешмә бирү, аларның куллану үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

2). Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3). Саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру.

-“Сан” сүз төркеме турында билгеләмә бирү һәм аның грамматик үзенчәлекләрен ачыклау.

— саннарның язуда белдерелүе белән танышу.

1). Фәннилек, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, теориянең практикабелән бәйләнеше, предметара һәм бүлекара бәйләнеш.

Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, иҗади характерда.

Укыту алымнары; дәреслек белән эшләү, карточкалар белән эшләү, табышмакларга җавап табу, ребуслар чишү.

Дәрес төре: яңа материалны өйрәтү.

Җиһазлау: интерактив такта, биремле карточкалар, 6 ынчы сыйныфлар өчен дәреслек.

Хәерле көн барыгызга да!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә дә!

-Укучылар, әйдәгез бер – берегезне дә сәламләп китегез әле. Каршыда утырган иптәшләрегезгә бишне бирегез, яныгызда утырган иптәшләрегезгә елмаегыз.

Сүзләрне 2 баганага аерып язарга; 1 енчесенә сыйфатларны,ә калганнарын 2 енче баганага язарга ( 1 укучы тактада эшли):

Акыллы, ун, язгы, әдәби, җиделәп, уникешәр, баллы, илле биш, өченче, сусыл, җылы.

Сыйфатларны сүз төркеме буларак кабатлау.

Укучылар, сыйфатлардан кала башка сүзләргә игътибар итегез әле. Алра нинди сүзләр? (саннар). Димәк,укучылар, без бүгенге дәрестә “сан” дигән сүз төркеме белән танышачакбыз. Аның нәрсә белдерүен, ничек язылуын,сорауларын ачыкларбыз.

Теманы дәфтәрләргә язып кую.

ягез әле, укучылар тактадагы игътибар итик, 2енче баганадагы сүзләргә сораулар куйыйк һәм алар белән сүзтезмүләр төзик.

Саналмышлар тырында аңлатма бирү, аларның ни өчен берлек санда гына килүен аңлату.

Саннарның бирелеше ( слайд № 1)

Саннарның язылышын аңлату.

Рим цифрларын дәфтәрләргә күчереп язып куярга.

Кучымчаларның ничек ялгануын аңлату.

Уку җиңеләйсен өчен зур саннарны, меңнән соң, цифр һәм сүз белән дә язарга мөмкин.

Парлар белән эшләү. (карточкалар)

Бирем: нокталар урынына тиешле саннарны куеп, язарга.(бер- берсенекен тикшерү, бәяләү)

Тикшерәбез (слайд № 2).

Төркемдә эшләү. (карточкалар)

Бирем: бер сүз белән әйт.

(тактада берәмләп тикшерү).

Ребус чишү. (презента ция слайд № 3).

-Укучылар, күрәсез саннар безнең тормышта бик зур рол ь уйныйлар. Еллар,айлар, көннәр санала. Сәгать телләре дә саннарны күрсәтә. Кибеттә азык-төлек алганда да саннар ярдәмгә килә. Әйдәгез, математик башваткыч-табышмакны чишик әле.

Бер кешенең 6 улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы бар? (Җидәү).

Йомгаклау. (слайд № 4).

-Без буген дәрескә куйган максатларыбызны үтәдекме?

1). Кем дә кем “Мин бүген дәрестә бөтен нәрсәне аңладым”,- дисә, шул кулын күтәрә.

204 енче күнегү, 151 б.

Саннар кулланып, кечкенә хикәя язарга.

Сан урок татарского языка

Сан урок татарского языка

Сан урок татарского языка

Сан урок татарского языка

Сан урок татарского языка

Сан урок татарского языка

Номер материала: ДБ-068913

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

План-конспект урока татарского языка на тему «Сан» (3 класс)

3нче сыйныфта татар теленнән “ Сан ” темасы буенча дәрес

Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Дәрес тибы : Яңа белем үзләштерү дәресе

Максатлар : 1. Яңа сүз төркеме “Сан” белән танышу, аның үзенчәлекләрен ачу. Саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү.

2. Укучыларда теманы рус һәм татар телләрен бәйләп өйрәнү ихтыяҗын тудыру. Төркемнәрдә үзара киңәшләшеп эшләү нигезендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен арттыру, үз фикерләрен әйтергә һәм дәлилләргә өйрәтү.

3. Саннарның тормышта мөһимлеген, кулланылышын ачыклау.

Җиһазлау : ноутбук, проектор, документ-камера, экран, мэнэдж-мэт, карточкалар-билетлар

Дәреслек: Ф.Ф. Харисов, Г.Р.Шакирова, Р.К.Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова. Татар теле (рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек), Казан, “МӘГАРИФ-ВАКЫТ”, 2013.

I.Оештыру-мотивлаштыру этабы. (Укучылар төркемнәрдә утыралар (һәр өстәл артында 4әр укучы). Уңай психологик халәт тудыру;

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, яхшы кәефебезне бер-беребезгә бүләк итик әле! Йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә партнерлар белән “Биш” бирешеп сәламләшеп алыйк!

Ә хәзер экрандагы шигырьне барыбыз бергә укып алыйк. Слайд1.

Хәерле көн, агачлар!

Хәерле көн табигать!

Шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап бик тырышып эшләрбез дип уйлыйм.

II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлектә уңышсызлыкларны ачыклау.

Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар, менә минем кулымда билетлар. Сез нинди билетларны беләсез?

-Кинога, театрга, музейга кергәндә ала торган билет, экзамен билеты, лотерея билеты.

-Әйе, дөрес. Менә мин бүген дәресебезне дә сезгә билетлар биреп башлап җибәрәсем килә. Бу билетлар – гади билетлар түгел, аларның серләре бар.

Беренчедән, сез бу билетлардагы сорауларга төркемнәрегездә иптәшләрегезгә җавап бирерсез. Икенчедән, сез бу билетларның серен ачырсыз. Бу сорауларны нәрсә берләштерә икән? Сез бергәләп шуны ачыкларга тырышырсыз.

(Билетлардагы сораулар: 1. Быел без Бөек Җиңүнең ничә еллыгын бәйрәм иттек? 2. Сезнең сыйныфыгызда ничә укучы укый?

3. Су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда ничәнче елда үтте?

4. Бер елда ничә ай?)

-Яхшы, укучылар. Саннар белән сез күбрәк нинди дәресләрдә кулланасыз?

-Математика дәресендә. (Слайд 2)

-Математика дәрсендә саннарны сез нинди шартлы билге белән күрсәтәсез?

-Әйдәгез, уйлап карыйк әле, башка дәресләрдә сез саннар белән кулланасыз микән?

-Рус теле дәресендә көнне язабыз, текстларда кулланабыз, сыйныфта ничә укучы икәнен әйтү, билгеләр алганда кулланабыз. (Слайд 3)

— Әйләнә-тирә дәресендә тарихи вакыйгаларны өйрәнгәндә вакытны күрсәтү өчен, термометр күрсәткечләрен әйтү өчен кулланабыз. (Слайд 4)

— Технология дәресендә сызымнар сызганда, линейка белән үлчәгәндә кулланабыз. (Слайд 5)

-Ә менә татар теле дәресендә без саннар белән кулланабызмы соң?

(балаларның фикерләрен тыңлыйбыз)

Димәк, укучылар, без бүгенге дәресебездә нинди теманы өйрәнербез икән? (“Сан” темасын)

Ә саннарны белдерә торган сүзләр нинди сүз төркеменә керә соң?

Димәк, укучылар, безнең бүгенге дресебезне нинди сүзләрне өйрәнергә багышларбыз? (Сан)

Әйдәгез, максатыбызны ачыклыйк инде. (Саннар кергән сүз төркемен белергә, аларның үзенчәлекләре, язылышы, кулланылышы белән танышырга) (Слайд 6)

III. Уңышсызлыктан чыгу проектын төзү.

-Сез нинди сүз төркемнәрен беләсез? (Җавапны төркемнәрдә киңәшләшеп кәгазь битенә язабыз) Язылган кәгазьләребезне сәгать уңаена күчеп икенче төркемгә, аннан өченчегә һәм яңадан үз төркеменә тапшырабыз.(Шулай итеп һәрбер төркемдә утыручылар да башкаларның җаваплары белән танышып чыгалар, фикерләшеп алалар, дөрес җавапны ачыклыйлар, үзара бәя бирәләр)

-Дөрес җавапны тактага беркетеп куйыйк әле. (Исем, фигыль, сыйфат, алмашлык сүзләре тактага беркетелә)

-Ә хәзер һәр сүз төркеменә мисаллар китерик инде. Шулай ук эшне бүлешеп эшләсәк тизрәк булыр дип уйлыйм.(№1укучы – исемгә, №2-фигыльгә, №3-сыйфатка, №4-алмашлыкка мисаллар язалар) Эшне тикшергәндә КОНТИНИУС РАУНД РОБИН СТРУКТУРАСЫН кулланырбыз.

-Тактага да икешәр мисал яздырыла (алдан эшен бетергән төркем укучылары яза).

— Безнең тагын билетларыбыз бар әле. Әйдәгез, танышыйк.

Бу билетларда сүзләр язылган, аларны сүз төркемнәре буенча аерып язарга кирәк. Булдыра алырбыз микән? (Укучылар сүзләрне сүз төркемнәре буенча аерып язалар, артык сүзләр барлыгын ачыклыйлар.)

Бу сүзләр яңа сүз төркеменә керәләр. Бу сүз төркемен ничек дип атарбыз икән? (Гипотеза)

— Ә калган сүзләрне нинди сүз төркеменә кертербез икән? (Балаларның җавапларын, тәкъдимнәрен тыңлыйбыз)

-Укучылар, димәк без бүген тагын бер сүз төркеме белән танышабыз. Аңа нинди исем бирер идегез? (Сан)

— Бу сүз төркеме нәрсәне белдерә соң? (предметның исәбен, микъдарын)

-Аңа нинди сораулар куеп була? (Ничә? Ничәнче?)

Ә хәзер дәреслекләребезне ачып андагы аңлатма белән танышыйк. (Балалар үзләренең “ачышын” дәреслектәге төшенчә белән чагыштыралар)

I V. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту.

Дәфтәрләрдә эш. Көнне язу өчен нинди сүзләр кулланырбыз икән? (сан)

Ә саннарны язу өчен нинди тамгалар кулланырга була соң? (цифрлар, хәрефләр)

-Әйдәгез, бүгеннән башлап көнне белдергән саннарны хәрефләр белән яза башлыйбыз?!

Теманы язу. (Экранда язылган. Слайд 7 )

Слайд 4. Безнең сыйныфыбызда (ун ике, унике) укучы укый.

(Бу җөмләне дәфтәрләргә дөрес итеп күчереп язарга). Ничек дөрес язарга?

Бу сүзгә нинди сорау куела? (ничә укучы?)

Ул кайсы сүзне ачыклап килә? (укучы) Бу сүзгә нинди исем бирер идегез? (балаларның җавапларын тыңлыйбыз, аннан соң дәреслектән кагыйдәне табып укырга тәкъдим итәбез)

Дәреслек буенча 178 нче күнегүне эшләү. “Өч аю” әкиятеннән өзекне уку, саннарны һәм саналмышларны табу, сан белән саналмышны язып алу.

176нчы күнегү. Русча бирелгән сүзтезмәләрне уку, аларны татарчага тәрҗемә итү.

177нче күнегү. Татар телендәге сүзтезмәләрне русчага тәрҗемә итү.

Нәтиҗә ясау. Рус телендә саналмышта кушымча була, ә татар телендә булмый. (Слайд 8)

МИКС-ПЭА-ШЭА. Музыка астында барлык укучылар хәрәкәт итәләр. Музыка туктауга укучылар үзләренә якынрак торган укучы белән парлашалар, “биш” биреп сәламлиләр дә кара-каршы басалар. Укытучы бирем бирә.

Кемнең буе озынрак, шул башлап сан кергән җөмлә уйлап әйтә, ә партнеры сан белән саналмышны табып әйтеп бара. Сигнал булгач, биремне алышынып дәвам итәсез. Яңадан музыка астында хәрәкәт итәләр, укытучы икенче биремне бирә. (Хәзер мин сезгә чиратлап бер-берегезгә мактанып сан кергән җөмлә төзеп әйтергә кушам. Кемнең чәче озынрак, шул укучы башлый).

V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Парлы эш. Сезгә табышмаклар язылган битләр бирелә. Сез саннар кергән табышмакларны табарга һәм аларның җавапларын да табарга тиеш буласыз. Саннар һәм саналмышлар астына сызарга.

Ребуслар чишеп алабыз. (Слайд 9)

5ек к3 3 100ә 100ек

Нинди сан исем дә, фигыль дә була ала? (100)

Төркемнәрдә эшләү. Сан турында А-4 битенә плакат(постер) ясарга. Һәр төркемнән бер укучы эшләрен яклый.

Документ-камера ярдәмендә плакатларны экранда карау.

Тормышта безгә саннар ни өчен кирәк соң? (Башта баларның фикерләрен тыңлау, соңыннан презентация буенча әңгәмә кору) (Слайд 10, 11)

Саннар кергән шигырь, җыр, табышмак яки мәкальләр табарга яки үзең уйлап килергә.

Уңыш агачы” яки “Болытка яки кояшка стикерыңны беркет!”

Көн, тәмле, йөгерә, мин, Шүрәле, алма, саргайды, син, киң, куян, мәктәп, уйный, беренче, эссе, мең, ул, кызыклы, без, җиде, өйрәнде, унике, эшли, алтынчы, матур, алар

Көн, тәмле, йөгерә, мин, Шүрәле, алма, саргайды, син, киң, куян, мәктәп, уйный, беренче, эссе, мең, ул, кызыклы, без, җиде, өйрәнде, унике, эшли, алтынчы, матур, алар

Көн, тәмле, йөгерә, мин, Шүрәле, алма, саргайды, син, киң, куян, мәктәп, уйный, беренче, эссе, мең, ул, кызыклы, без, җиде, өйрәнде, унике, эшли, алтынчы, матур, алар

Көн, тәмле, йөгерә, мин, Шүрәле, алма, саргайды, син, киң, куян, мәктәп, уйный, беренче, эссе, мең, ул, кызыклы, без, җиде, өйрәнде, унике, эшли, алтынчы, матур, алар

Источник

Урок «Сан

Халикова Дания Юнусовна

1. Сан турында мәгълүмат булдыру, саннарны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру, саналмыш турында белемнәр булдыру;

2. Санны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү, укучыларның сөйләм телен үстерү;

3. Туган телдә аралашуга омтылыш тәрбияләү.

шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

Укытучы укыганны һәм сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белә; табигатькә сакчыл карый;

регулятив универсаль уку гамәлләре

күнегүләрне бирелгән үрнәк һәм кагыйдә буенча планлаштыра ала, тикшерә, башкара;

танып-белү универсаль уку гамәлләре

ничә?, күпме?, никадәр?, ничәнче? соравына җавап булган сүзләрне аера һәм таный; сан сүз төркеме дип аңлый; санны сөйләмдә куллана ала;

коммуникатив универсаль уку гамәлләре

укучыларның сүзлек хәзинәсе арта, үз фикерләрен төгәл һәм ачык итеп белдерә алалар, кара-каршы әдәпле сөйләшә һәм кеше хезмәтенә хөрмәт уяна.

Сан, саннарны сөйләмдә дөрес куллану, саналмыш

Әдәби уку, рус теле, математика.

Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле. 4 класс. Мөстәкыйль эш өчен биремнәр. Тест. Эш дәфтәрләре.

Компьютер, карточкалар, “Татар теленнән презентацияләр” диск

Фронталь, парларда, төркемнәрдә

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Дәрес этабының максаты

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы ууг

РУУГ— регулятив ууг

ТБУУГ-танып белү ууг

КУУГ— коммуникатив ууг

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле көн, балалар!

— Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар бер – берсенә теләкләр тели

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сүз төркемнәрен, аларның сорауларын искә төшерү

Бер колагыннан керде,

Икенче колагыннан чыкты.

-Укучылар, тактага язылган җөмләгә игътибар итәбез, монда нәрсә язылган?

Игътибарлылык турында тәрбия моменты.

-Укучылар, без сезнең белән нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?

-сорауларын әйтегез әле.

Матур язуны башкаралар.

Бер укучы мәкальне кычкырып укый. (мәгънәсен аңлату)

Тулы итеп җавап бирәләр

(исем, сыйфат, фигыль һәм аларның сорауларын әйтәләр)

ТБУУГ: сан турында кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

Бу җөмләдә без өйрәнгән сүз төркемнәре бармы икән?

-Әйдәгез, табыйк әле.

-Сүзләргә сорау куябыз.

-Бу сүз нинди сүз төркеме? Кайсы килештә?

-Тагын нинди сүз төркеме бар?

-Укучылар, тагын без өйрәнмәгән сүзләр бармы икән? Нинди сүз?

-Укучылар, бу сүзләргә сорау куйыйк әле.

-Бик дөрес. Димәк, бу сүзләр нинди сүзләр була?

Без дәрестә нәрсә турында өйрәнербез? Нинди максат белән эшлибез?

Саннар нинди сорауларга җавап бирә икән?

(колагыннан, керде, чыкты)

(Исем, чыгыш килешендә)

Әйе, бар. (бер, икенче)

(Ничә? Ничәнче? Ничәшәр? Ничәләп? Ничәү?).

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Сан турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

Саннарны тормышта куллану

Нәтиҗә ясыйк. Кагыйдә чыгару. Сан нәрсә белдерә?

Без чыгарган кагыйдә белән дәреслектәге кагыйдә туры киләме?

Әйтегез әле, саннарны тормышта кайларда кулланабыз?

Саннар безнең тормышта нинди роль уйный?

Сан предметның санын, исәбен белдерә, ничә? ничәү? күпме? Сорауларына җавап бирә.

(Дәреслектәге кагыйдәне уку, 28нче бит)

(сәгать, математика дәресендә, кибеттә)

Еллар, айлар, көннәр санала. Сәгать телләре дә саннарны күрсәтә. Кибеттә азык-төлек, кием алганда да саннар ярдәмгә килә, математика дәресендә саннар белән эшлибез. Без саннардан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз.

ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Яңа белемнәрне беренчел ныгыту

Укытучы өчен максат:

Башка сүз төркемнәренншн санны аеруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

саннарны аера белү

Баганаларга бүлеп язабыз.

Алмагач, коңгырт, хакыйкать, тозсыз, кайтты, өченче, шәфкатьле, унбиш, һәйкәл, борынгы, күзәтә, егерме алты, ташбака, зәңгәр, йөз.

Сүз төркемнәрен язып куялар һәм әйткән сүзне тиешле баганага язып баралар.

(Дәфтәрләрне алыштырып тикшерү)

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау

Музыкага бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып калалар.Сорау бирелә. Бер кеше дә җавапны кычкырып әйтми, ә эченнән генә уйлый. Шул сан белән төркем барлыкка килә.

— Бүген атнаның ничәнче көне?

— Бер атнада ничә көн?

— Кышның ничә ае бар?

— Сез класста ничә укучы?

Менә шулай бердәм булып дәресебезне дәвам итәбез.

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне камилләштерү

Инде хәзер тактага карагыз. Презентация.

Игътибар итегез, укучылар, саннар нинди сүзләрне ачыклап килгәннәр?

Ул ничек аталыр икән, әйтә алмыйсызмы?

Сан ачыклаган исемнәрне саналмыш дип атарбыз. Саналмыш санау, саналу сүзеннән ясала. Димәк, сан ачыклаган предмет санала. Һәрвакыт саналмыштан чыгып, санга сорау куярбыз. Ничә укучы? Һ.б.

Укучылар, саналмышларга игътибар белән карагыз әле, алар турында нәрсә әйтә аласыз?

Ни өчен икән? Ничек уйлыйсыз?

Сыйныфыбызда биш укучы укый. Сыйныф бүлмәсендә бер ишек, ике тәрәзә, бер өстәл, биш парта, сигез урындык бар.

(бер укучы укый, саннарны табу)

Язу, парларда тикшерү.

биш укучы, бер ишек, ике тәрәзә, бер өстәл, биш парта, сигез урындык.

Сан ачыклаган исем саналмыш була.

Слайдны карау, дәреслектән кагыйдәне уку.

Алар берлек санда килгәннәр.

(балалар бу сорауга җавапны бергәләп эзли һәм әйтә: чөнки сан (бердән кала) предметның күп булуын белдерә)

Сан ачыклаган саналмыш һәрвакыт берлек санда гына килә дигән нәтиңә ясала.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда дәреслекне куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: белемнәрне практик куллана белү

1.Карточкалар өстендә эш.

Нокталар урынына тиешле саннарны куеп, җөмләләрне тулыландырыгыз.

Двадцать девять учеников, две школы, сорок пять минут, три стола, шесть уроков, двенадцать книг, пятьдесят три года, семь окон, девять тетрадей.

3. Ребус чишү. (Слайд)

6н, к3, 5ек, 100ек, 5мәт, б6рган, 1дәм, 1лек, т10, 100ә.

1. Сан нәрсәне белдерә?

А) предметның билгесен;

Б) предметның санын;

В) предметның хәрәкәтен.

2. Сан белән ачыкланган исем:

А) сыйфатланмыш дип атала;

Ә) саналмыш дип атала;

Б) микъдар саны дип атала;

В) тәртип саны дип атала.

3. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

Б) ничә? күпме? никадәр?

4. Сан янында килгән исем һәрвакыт:

А) берлек санда була;

Ә) күплек санда була;

В) берлек һәм күплек санда була.

5. Нәрсә ул саналмыш?

А) исем ачыклап килгән сүз;

Ә) сыйфат ачыклап килгән сүз;

Б) фигыль ачыклап килгән сүз.

В) сан ачыклап килгән сүз

Карточкаларга язып эшлиләр.

(Парларда тикшерү) Үзбәя

(тәрҗемә эше, дәфтәрләрдә эшлиләр)

рус телендә саналмыш берлек санда да, күплек санда да була, ә татар телендә берлек санда гына була, кушымчалар булмый.

(ребусны чишү, дәфтәргә язып кую.)

Слайдтан тикшереп укучылар үзләренә билге куялар. (хатасыз эшкә “5”, бер хата булса “4”, ике хата “3”)

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү, киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

-Бу дәрестә син нәрсә белдең?

-Син нәрсә эшләргә өйрәндең?

Модель буенча бүген белгәннәреңне иптәшеңә сөйләп чык.

а) Иҗади эш. Саннар кергән мәкальләр язарга.

б) карточка, санны сүзгә әйләндереп яз

-Бер-берегезгә матур сүзләр, рәхмәт әйтегез, уңышлар теләгез!

Парларда укучылыр бер – берсенә сөйлиләр

Бәяләү карталарындагы билгеләрне туплыйлар

ШУУГ: үз уңышлары/ уңышсызлыклары сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Сан урок татарского языкаСан урок татарского языка

Сан урок татарского языкаСан урок татарского языка

Сан урок татарского языка

Источник

Видео

Уроки татарского языка Урок 14 Сан

Уроки татарского языка  Урок 14  Сан

Уроки татарского языка (Татар теле дәресләре) 1 - 10

Уроки татарского языка (Татар теле дәресләре) 1 - 10

Татарский с Дмитрием Петровым. Урок 1 | ТНВ

Татарский с Дмитрием Петровым. Урок 1 | ТНВ

Татарский с Дмитрием Петровым. Урок 2 | ТНВ

Татарский с Дмитрием Петровым. Урок 2 | ТНВ

ВЫУЧИ ТАТАРСКИЙ ЗА 8 МИНУТ // TATAR LANGUAGE

ВЫУЧИ ТАТАРСКИЙ ЗА 8 МИНУТ // TATAR LANGUAGE

Уроки татарского языка Урок 6 Падежи

Уроки татарского языка  Урок 6  Падежи

Открытый урок татарского языка

Открытый урок татарского языка

Уроки татарского языка Урок 1 Алфавит

Уроки татарского языка Урок 1 Алфавит

1 урок татарского с полиглотом Петровым

1 урок татарского с полиглотом Петровым

Уроки татарского языка Урок 18 Рәвешләр

Уроки татарского языка  Урок 18  Рәвешләр
Поделиться или сохранить к себе:
Добавить комментарий

Нажимая на кнопку "Отправить комментарий", я даю согласие на обработку персональных данных, принимаю Политику конфиденциальности и условия Пользовательского соглашения.