Семейный праздник на татарском языке + видео обзор

Гаилэ бэйрэме (Праздник семьи)
материал (старшая группа) по теме

Семейный праздник на татарском языке

Здесь размещен сценарий праздника на татарском языке «Гаилэ бэйрэме» (праздник семьи), целью которого является знакомство и сплочение семей друг с другом и с детским садом.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Тәрбияче: Губайдуллина С. А.

Алып баручы : Хәерле кич (көн) нәниләребез – безнең кадерлеләребез, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хөрмәтле кунакларыбыз! Сезне бүгенге «Гаилә бәйрәме» белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Бәйрәмнәр күңелле үтсен.

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Нигә шулхәтле кадерле, якын сүз ул?

1б: Шатлыклар күңелебездә

Килегез дуслар, кунака

Гаилә бәйрәме бездә!

2б: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәм кирәк миңа да!

Алып баручы: Көннең яктылыгы – кояшта,

Күкнең матурлыгы – йолдызларда,

Җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда! – дип язган шагырьләребез әниләребез турында. Чыннан да, безнең әниләр – тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң хөрмәтле газиз кешеләр.

Бала: Әни сүзе – иң бөек сүз.

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек була алмас!

Бала: 1 Әниләрне – иң кадерле дибез,

Әтиләрсез яшәп буламы?

Таба алмам алмаштырыр кеше

Әйләнсәм дә бөтен доньяны.

2 «Балам»,- диеп дәшүе дә бит,

Җылы сала җанга, күңелгә.

Кайгыртуың өчен рәхмәт әти,

Шулай булсын иде гөмергә.

Алып баручы : Безнең барыбыз өчен дә бик кадерле булган әбиләребез-дәү әниләребез бар. Алар – олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле.

Бала: 1. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң сөйкемле, иң кадерле.

Алар безнең әбиләр!

2. Иң кадерле, иң хөрмәтле –

Булсын җирдә әбиләр!

ШИГЫРЬ: Ә. БИКЧӘНТӘЕВА «ДӘҮ ӘНИ»

Алып баручы: Без бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен бигрәк тә яраткан бабаларыбызга бурычлы. Сабыйларыбызның тыныч йокысы өчен, илебез тынычлыгы өчен, күгебез аяз булган өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә.

Бала: Бабай янымда булганда –

Аның сүзе – миңа закон.

Бабамны гел тыңлыйм мин.

Алып баручы: Димәк, безнең өчен әти-әниләр, әби-бабайларыбыз, иң кадерле, иң газиз кешеләр. Без алар белән чын күңелдән горурланабыз, алар ярдәмен һәрвакыт тоябыз, бер гаилә булып яшибез. Гаиләдә кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга, һәркем үз урынын, үз бурычын-вазифасын үтәргә тиеш.

ҖЫР «МИНЕМ КАДЕРЛӘРЕМ», М. ГЫЙЛАҖЫВА КӨЕ ҺӘМ СҮЗЛӘРЕ.

Алып баручы: Әйдәгез, хәзер бүгенге бәйрәмебездә катнашучы гаиләләрне сәхнә түренә чакырыйк, алар белән якыннан танышыйк (гаиләләр белән танышу).

Ә хәзер гаиләләр белән уеннар уйнап алыйк.

— Тырышкан табар – ташка кадак кагар;

4. Педагогик биремнәр:

А) Сезнең улыгыз урамнан елап кергән. Сез хәлне аңларга теләп:

— Улым! Нәрсә булды? – дип сорыйсыз.

Ә менә алга таба сүз сезгә, малаегызга ни әйтерсез? («тик торган агачка берәү дә килеп бәрми»).

Б) Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын (букчасын) бер почмакка куйды. Әнисенә:

Роза өстәл кырына чыгып утырды, әкрен генә ашый башлады.

— Балам, бүген нинди билгеләр алдың?

Роза елап җибәрде. Ул «2»-ле алган иде.

Бу очракта ни әйтерсез? («тырышкан табар, ташка кадак кагар»).

В) 1нче сыйныф укычысы Рамилгә әнисе фатир ачкычы бирде.

— Улым, мәктәптән кайикач ишекне үзең ачырсың – диде.

Рамил шундый зур үскән малай икәнен раслау өчен:

— Бауны үзем тагам – диде дә ачкычка бау такты һәм муенына элеп карамакчы булды.

II) Әниләр өчен уеннар:

III) Әтиләр өчен уеннар:

Алып баручы: Рәхмәт сезгә! Күргәнебезчә, безгә бүген берсеннән-берсе дус, тату, яхшы күңелле, тәрбияле гаиләләр җыелган. Сезне тыңлау үзе бер рәхәт, рухи байлык иңә күңелләребезгә. Әгәр каршы килмәсәгез, тапкырлыгыгызны да сынап карау маасытыннан сезгә кроссворд чишәргә тәкъдим итәбез.

Әйе, гаилә дигән сүз чыкты.

Татарстан президенты Указы нигезендә 2008нче ел «Гаилә елы» дип игълан ителде. Гаилә үзе бер кечкенә дәүләт ул. Гаилә дәүләттән тыш, дәүләт исә гаиләдән башка булла алмый. Гаилә нык булса, дәүләт тә көчле була. Нык ахләклы гаиләләрдә Туган җирен, туган халкын, туган телен сөя торган шәхесләр тәрбияләнә.

Алып баручы: Сезгә булган безнең хөрмәтебез.

Урын алсын йөрәк түрендә.

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен!

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньдагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен!

ҖЫР: ОЗЫН БУЛСЫН ГОМЕРЛӘР

Чын күңелдән теләкләрне

Бездән кабул итегез!

Үтсен гомер юлларыгыз

2. Салкыннарда һич шиңмәсен

Таң нурыдай аяз булсын

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

Источник

«День Семьи» классный час с родителями на татарском языке
методическая разработка (8 класс) по теме

«День Семьи» музыкально-поэтический вечер на татарском языке для 8 класса. Конкурсы, песни, стихи для родителей и вместе с родителями.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Гаилә – бәхет ачкычы.

( Әдәби музыкаль кичә)

Факиһә: Уф! Туйдым бу дөньядан.Мин дә ир белән торам дип яшим инде.

Ходаем, кара әле, Торна Касыйм да узенең Разиясе белән мәктәпкә гаилә бәйрәменә китте. Безнекенә бер нәрсә дә кирәкми. Хабибрахман, дим, Хабибрахман!

Хабибрахман : Куркыттын бит! Нигә шул кадәр кычкырасың.

Факиһә : Хабибрахман,Хабабрахманчик,җаным.Әйдә без дә барыйк әле гаилә бәйрәменә.

Хабибрахман: Ничә ел йөрдеҗ бит шле бер узең. Буген дә бер узең бар. Берни дә булмас. Юк-юк, бармыйм.Беренчедән, буген хоккей, аннан футбол. Юк кыстама, юк. Бармыйм.

Факиһә : Хабибрахманчик, дим, барыйк әле. Узебезне кешегә курсәтик, кешеләрне курербез. Без кешедән ким мени, вллаһи? Әтәч Шәфиләр дә хатыны белән шунда киттелэр.

Хабибрахман : Хабибрахманчик имеш. Ә оскә ничек? Нәрсә киябез?

Факиһә : Барабыз яме, йөрәк маем. Киенә тор, хәзер.

Хабибрахман : Белмим шул ничек булыр икән. Минем уземнең дә бик барасы килә иде. Бер курәсем килә – килүен, мәктәбендә,мактыйлар, директоры да әйбәт диләр, малаема да мәктәп бик ошый..

Алып баручы : Исәнмесез! Узыгыз, Рәхим итегез! Ягез, кунаклар, җыелып беттек, ахрысы. Бәйрәмебезне башлыйбыз. Хәерле көн!

Яшь әни : Уф! Слава богу, җитештек. Ә син переживал, всё не хотел.

Яшь әти : Чё, чё, мин не переживал. Просто татарча плохо знаю.

Яшь әни : Әйе шул. Менә узебез на половину татарча,на половину русча сөйләшәбез, татар телен бөтенләй оныта яздык. Менә бәбиебезне дә кечкенәдән ук татарчага ойрәнеп уссен дип йөрү.

Яшь әти : Әйе, әйе. Сезнең бәйрәмдә катнашырга мөмкинме?

Алып баручы : Момкин, рәхим итеп утырыгыз. Шулай итеп бәйрәмне башлыйбыз. Хшерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар.Хәерле көн укучылар.

2 укучы : Бәйрәмсез бик куңелсез бит,

Куңелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Кирәк барыбызга да.

Алып баручы : Туганнар! Без буген, укучылар һәм әти-әниләр белән бергәләп, ял кичәсенә ңыелдык. Укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр бер гаилә булып яши башладык. Бугенге кичәбездә бу дуслык тагын да тирәнәеп, ныгыр дип өметләнәбез. Залдагы кунакларны бәйдәмдә актив катнашуларын сорыйм.

Укучы: Һәркөн диярлек күрешәбез без,

Һәрбер шатлыкны бүүүлееешәбез без.

Мәңгегә шулай дуслык татулык

Торсын яктырып, диешәбез без.

2 укучы : Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам әнкәй күңелдә,

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә.

3 укучы : Ярый әле, мине әнкәй

Сак булсынга тапмаган

Туган җиргә гашыйк иткән мине

Ялан тәпи йөргән чаклардан.

2 укучы :Бар тагын иң матур суз

Һәрвакыт гел әйткәнең

Ул матур сүз,ул якын сүз – Әткәем.

4 укучы : Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң – иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Кем дисеңме? Ул кеше –

Алып баручы : Әйе балалар, сез бик дөрес әйттегез.

Ә хәзер әти – әниләрегезнең сезгә кечкенә чагыгыздагы бишек җырын тыңлап китик.

Әниләр бишек җыры башкаралар.

Алып баручы : Әниләр кебек ук, әтиләрегез дә сезне яраталар. Әтиләр сезне уйнатып кына калмаганнар, әниегез өйдә юкта, башка вазифаларны да башкарганнар. Ә хәзер тикшереп карыйк әле. Бәләкәй чакта әтиләр сезне ничек иттереп киендерделәр икән?

Ике әти курчак төреп ярышалар.

Алып баручы: Менә булды, күрдек. Рәхмәт. Ә хәзер, балалар һәм олылар, бер – беребезгә нинди тәрбияле, назлы, матур сузләр әйтәбез икән, искә төшереп, ярышып алыйк әле!

Матур сүзләр бәйгесе.

Алып баручы : Рәхмәт., матур сүзләрдән соң тагын бер матур бию дә күреп китик.

Индия кызлары биюе.

Алып баручы : Ә менә балалар һәм әти – әниләр бер – берләрен аңлыйлармы икән? Тормыш куйган мәсьәләләрне ничек итеп чишәсез икән?

Алып баручы : Дуслар, сөйли – сөйли армадыгызмы әле? Бәлки җырлап алыйк.

Чиратлашып җыр бәйгесе.

Алып баручы : Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Әти – әниләр, хәзер мин сезгә аның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.

Кайвакыт корыч кебек каты

Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче,

Кайвакыт кылыч кебек үткен дә

Елан кебек чага да белә.

Туган тел җыры караоке.

Әти – әниләр, ә сез гаилә, балалар турында нинди мәкальләр, табышмаклар беләсез? КОНКУРС – табышмак, мәкаль.

Сез уйлаган чакта, татар халык биюе карап китик.

Алып баручы : Рәхмәт биедек тә, җырладык та.Әгәрдә буген сезнең кәефезез яхшырак, күңелегез күтәрелә икән, иртәгә эшегездә җиңелерәк булыр. Бүген кабынган елмаю өйләрегезгә зата кайтсын, өйләрегезне нурландырсын.

Шулай итеп, бәйрәм ахырына якынлашты. Якынлашып килүче “ Мәхәббәт көне” белән сезне тәбрик итәм. Гаиләгездә мәхәббәт булсын. “Яратыгыз” караоке. Саубулыгыз, рәхмәт.

Кичә өчен эпиграфлар:

Источник

Разработка праздника семьи на татарском языке

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТУКАЙ РАЙОНЫ

МБГББУ « Кузкəй урта гомуми белем бирү мəктəбе»

Гаиләләр белән үткәрелгән бәйге

Тема: « Замана гаиләсе»

Төзеде : I класс җитәкчесе

Галеева Рəфилə Рəкыйп кызы,

Максат: Әти-әниләргә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү

Гаиләңне хөрмәтләү хисен үстерү

Минтимер Шәймиев указы белән 2008 нче ел гаилә елы дип игълан ителде. Безнең мәктәптә дә бу ел уңаеннан бик күп чаралар үткәрү каралды. Менә шул чараларның берсе булган « Замана гиләсе» дигән бәйгене бүген без сезгә тәкъдим итәбез.

Жырсыз җирнең яме юк

Жырсыз тормыш тәме юк

Жыр яши, җыр- мәңгелек.

Бер утыру үзе бер гомер дип,

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү,

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Гаиләләр мәктәпкә җыелган,

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матурын,

Әйтмичә мөмкин түгел.

Күңелләр шатлыклы булганга,

Без җыелдык бу залга.

Ничек без бергәләп күңел ачабыз.

I б әйгебез « Минем гаиләм» гаиләләр белән таныштыру

Нигә бүген мәктәптә

Бик к ү ңелле, бик ямьле.

Чөнки бүген кунакка

Җырлар булса, шундый булсын-

Җиргә шатлык сибәрлек.

Күңелләргә бәйрәм булып,

Язлар булып килерлек.

II бәйгебез мәкал ь ләрне дәвам итегез:

Гаилә-. ( гомер чишмәсе)

Гаилә-. ( бәхет ачкычы)

Кошлар- оясыз булмый,——( кеше гаиләсез булмый)

Ата- аналы бала-. ( алтын канатлы бала)

Ата беләк-. ( ана йөрәк)

Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

-Әти өйдә юк, капка ватылган. Кем кадаклар икән аны?

Димәк, бу конкурсыбыз безнең әтиләр бәрәңге әрчи, әниләр кадак кага дип атала.

Биючегә сүз әйтмәгез

( концерт номеры бию)

VI. Сүзләр төзе дип атала.( бер сүздә бер хәрефне бер генә мәртәбә кулланырга мөмкин)

Һ, М,К, А, Н, Л, И, Е, Б, Р, Ы, С, У.

Җырла дисәләр, җырлыйбыз

Бер дә каршы килмибез

Карап торыгыз безне

Җырлый, җырлый биибез.

Балагыз белән өй эшен ничек хәзерлисез микән? Шуны тикшерергә булдык әле без, шуның өчен һәрберегез балагыз белән ятлаган соңгы шигырегезне сөйләп күрсәтегез әле.

Илебездә, җиребез дә

Дус һәм тату яшибез.

VI. Ә хәзер сәхнәбез түренә үз һөнәрләрен күрсәтү өчен иң кечкенә гаилә кешеләрен чакырабыз. Аларны без бию осталыгында сынарга булдык.

Кем тапкыр, кем зирәк

Әйтеп бирсен тизрәк

Сездән җавап көтәмен.

Борынгы заман сәгате( әтәч)

Уйларны еракка тапшыру җайланмасы. ( хат)

Кешегә иң якын әйбер ( күлмәк)

Тапларны юкка чыгара торган химик препарат ( сабын)

Кара мәче нинди ишектән керә?( ачык)

Өй эчендә базым бар,

Баз эчендә бозым бар,

Керер идем сыялмыйм,

Минем ялгызымны ашамыйлар, әмма минән башка татарга ашта булмый.( токмач)

Тешләре бар авызы юк, үзе чәйни, үзе йотмый. Ашаганы агач он.( пычкы)

Димәк, сез, гаиләләр хикәяне язып бетерегә тиеш буласыз, чөнки хикәянең беренче һәм соңгы юлы гына билгеле.

Аяк астында кар шыгырдый иде. Табада май чыҗлый иде.

Тукран агач куышыннан башын чыгарды. Самолёт аэродромга утырды.

Яңгыр бөтен эзләрне юып бетерде. Идәндә шахтёр каскасы ята иде.

Учак инде күптән сүнде. Балконны яшел төскә буядылар.

IX. Ә хәзер сәхнәбез түренә әниләрне чакырабыз. Алар безнең уң кулларыбыз. Безгә даими ярдәм итеп торалар үз һөнәрләрен күрсәтсеннәр әле.. Берә куплет җыр башкарсыннар.

Гомуми нәтиҗә чыгару өчен сүзне җюрига бирик.

Источник

Праздник семьи (на татарском языке)

Гаилә бәйрәме (2017 ел)

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, бала бәхетле була.

Дөньяларда яшәү рәхәт,

Туганнар бергә булса;

Гаилә учагы hәрвакыт

Безне җылытып торса.

Тормыш җиңел бергәләшеп,

Шулай итеп х өрмәтле кунакларыбыз, гаилә бәйрәмебезне башлап җибәрәбез һәм сүзне балаларның үзләренэ бирәбез.

Котлы булсын, әтиләр,

Без барыбыз шул теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Тормышта сез ныклы терәксез,

Безнең өчен һәрчак кирәксез.

Яңа һөнәр өйрәнгәндә

Акыллы киңәш бирергә.

Эшне эшләргә бергәләп,

Алтын куллы әти кирәк.

Нәни кулларым белән мин,

Тик сиңа диеп кенә,

Бик зур көч куеп менә.

Бик зур рәхмәт, әтием,

Олыгайгач, сине мин

Тик шул гына теләгем.

Әтиләр узган җирдә

Әтиләр йөргән җирдә

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз үсә төшкәч тә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.

Бүген бәйрәм көнендә,

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

Үсеп тизрәк шофер булсам

Нишләргә белер идем.

Урамдагы бөтен кызны

Утыртып йөрер идем.

Жыр «Солдатта булган дилэр»

(музыка янгырый, бии-бии, кулына кэрзин белэн чэчэклэр тоткан ЯЗ белэн янгыр керэ)

Яз: Боз хэм кар эреде, сулар йогерде.

Елап елгалар, яшьлэр тугелде.

Коннэр озая, тоннэр кыскара,

Бу кайсы вакыт: йэ, эйтеп кара!

Яз: Исэнмесез, нэни дусларым! Сез мине таныдыгызмы? Эйе, мин – Яз булам.Э минем дустымны таныдыгызмы сон?

Янгыр: Елтыр – елтыр елтырыйм,

Челтер – челтер челтерим.

Ерганак мин – кар суы,

А.б. Исэнме, Яз! Хуш килден, янгыр! Сине куптэн без сагынып котэбез.

Яз: Яз бэйрэме белэн дуслар,

Тамчы: Куп шатлыклар алып килсен

Март аенда, кар өстендә,

Яз килә каршы алыгыз –

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Кояш ныграк җылыта

Күңеле шат булачак.

Бүген бездә хатын-кыз бәйрәме,

Шатлык җыры илем күгендә.

Әниләрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә.

Өй түрендә гөлбакчада

Җырчы кошлар сайраша

Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген – зур бер тамаша.

Кояш көлә, мин елмаям,

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын

Әти дә көлеп торсын!

Алып баручы: Э хәзер балалар, әйдэгез, яланга барып чәчәкләр җыеп кайтабыз.

Уен «Чэчэклэр жыябыз» ( балалар белэн)

Иртүк торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган

Тузаннарны сөртеп чыктым

Коедан су китердем.

Әни эштән кайтуына

Бөтен эшне бетердем.

Бар җир ялт итсен әле.

Үзенең бәйрәмендә бер,

Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

“ Әни” сүзен таптарга.

Әни генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның сезгә булган рәхмәтен, җылы хисләрен бию аша кабул итеп алыгыз.

Бию «Чэчэклэр болында».

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый безә,

Нигә кояш балкып карый –

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген- әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк,

Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк,

Дөнья якты булсын өчен әни кирәк!

Алып баручы: Әйдәгез әле әти-әниләр, сез дә бераз уен уйнап ял итеп алыгыз.

Сигезенче март бүген

Безнең өйдә зур бәйрәм

Әти чәчәк бүләк итте

Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

Тагы гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җиргә.

Әниләр! Кояш гомере

Телибез бүген сезгә!

Йөзең синең һәрвакытта

Аш-суыңнан тәмле исләр

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Әйтәсебез килә бүген

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Бу бәйрәмдәге җылылык

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Күрәсезме, бүген кояш

Ул да бит көтеп ала.

Безне назлап үстергәнгә

Әниләр рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт эшчән булганга

Әниләр рәхмәт сезгә!

Җырла дисәгез, җырлыйбыз

Бер дә каршы килмибез.

Карап торыгыз әниләр,

Җыр “Без яулыклар юабыз”.

Әни, син минем җирдәге

Әни, син минем күктәге

Таң йолдызын хәтерләтә

Балдан да татлы тоела

Үләннәрдән дә йомшактыр

Сиңа булсын кулым дагы

Алып баручы : Кадерле әниләребез, балаларыгызның сезгә дип ясаган бәйрәм бүләген кабул итеп алыгыз.

Сәламәт hәм шат булып

Иң кадерле кешеләр сез,

Әти ләр hәм әни ләр.

Сез булганга, балалар да

Тыныч, рәхәт яшәрләр.

Без телибез имин көннәр,

Гел шатланып типсен йөрәкләр,

Гаиләдә бәхет, муллык, сәламәтлек булсын,

Кабул булсын әйткән теләкләр.

Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, шушының белән әзерләгән чыгышыбыз тәмам. Балаларыбыз әти-әниләренең пар канаты астында сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үссеннәр. Үрнәк гаилә булып, балаларыгызның игелеген күреп, шатланып яшәвегезне телибез.

Семейный праздник на татарском языке

Семейный праздник на татарском языке

Семейный праздник на татарском языке

Семейный праздник на татарском языке

Семейный праздник на татарском языке

Семейный праздник на татарском языке

Номер материала: ДБ-1271471

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Внеклассное мероприятие к Году Семьи (на татарском языке)

2018 год в Республике Башкортостан объявлен Годом Семьи.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие к Году Семьи (на татарском языке)»

Семейный праздник на татарском языке

Ахметова Эльза Фидарисовна

башлангыч сыйныф укытучысы

Җиһазлау: рәсемнәр, плакат, магнитофон, дипломнар, шарлар,бантиклар, йомгаклар, шкатулка.

1. Хәерле көн сезгә, хәерле көн,

Хәерле көн, дуслар, туганнар!

Хәерле көн сезгә, дөнья йөген

Йөкләп барган ирләр, оланнар!

Хәерле көн сезгә, үткер хатыннар –

Дөнья күрке – изге әниләр!

Хәерле көн сезгә, эшчән кызлар,

Җир бизәге – алсу чәчәкләр.

Хәерле көн! Күңел күзкәегез

Көн кояштай якты, саф булсын

Хәйлә, мәкер, яла-ялганнардан

Җаныгыз пакъ, азат, шат булсын!

Хәерле көн сезгә, һәрвакытта.

Кеше булып калган кешеләр!

Сезнең кулда барлык ил язмышы,

Сезгә таянып тора кешелек!

Вильданова Гөлнара җырлый “Тылсымлы сүзләр”

Укытучы: Исәнмесез! Саумы әле?

Шундый җылы сүз икән.

Һәр күңелне эретерлек

Һәр кемгә дә үз икән.

Берәү әйтте танышына;

Җылы сүздән туган шатлык

Саумысыз килгән тату гаиләләр, кунаклар, укытучылар, укучылар!

“ Ата-ана теләге – утта-суга батырмас”

“ Алтын канат – атаң бар, көмеш садан – анаң бар”

Синең кешең булсын ул.

Канатны канатка куеп,

Яшәр кешең булсын ул.

Бар яктан да килеп беткән

Булыр фәрештә генә

Бу тормышны аңлап яши,

Һәр җәмгыятынең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә ныкъ булыр.

Бүген бездә, бәйрәмдә пар канатлы бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта.

Әйдәгез әле, аларны алкышлар белән сәламлик. Барлык гаиләләрне бәйгегә чакырабыз. Менә алар: Гумеровлар, Вильдановлар һәм Галимяновлар гаиләләре. Бу бәйрәмдәге бәйге 3 номинацияда билгеләнәчәк : Иң тату гаилә,

Тамашачылар иң сөйкемле гаиләне билгеләячәк.

Беренче бәйгене башлыйбыз. Ул бәйге “ Танышу ” булыр. Бу бәйрәмнең төп сәбәпчеләре һәр гаиләнең шатлыклары, балаларга сүзне бирәбез.

Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм. Ә сез исә, барыгыз да җавабын уйлагыз.

Кайвакыт корыч кебек каты,

Кайчакта баллы, татлы,

Ә кайчакта әремнән дә әче,

Кайвакытта кылыч кебек үткен,

Нәрсә икән ул? ( тел )

Үз ана телем – минем өчен

Матур, иң тәмле тел

Үз телем – үз әйберем булган өчен

Туган телем – минем өчен

Сандугачлар теле бит ул.

Аһәңле һәм моңлы бер тел.

Йөрәгеңә саклый бу халык.

Таралган ул. Әгәр син булмасаң

Бетер иде күптән югалып.

Халык исән калган син барга

Бу дөньяга күзебезне ачтың,

Вакытыбыз юк кабат йомарга.

Укытучы: Яраткан шагыйребез Г. Тукай безгә зур бүләк калдырган. Минемчә

“ Туган тел ” җырын белмәгән җырламаган гаилә юктыр. Әйдәгез,

барыбызда бергә “ Туган тел ”не җырлыйбыз.

Тел турында, татар халык мәкальләрен искә тәшереп үтик әле. Икенче бәйгебез тел турында мәкальләр. Мәкальнең башын әйтәм, ә сез азагын:

Теле барның – ( иле бар)

Сөйдергән дә тел ( биздергән дә тел )

Тәмле тел – ( җан азыгы).

Өченче бәйге әниләргә булачак.

Укытучы: Кем куллары өйне,җирне ямьли

Изгелеге – үлчәү тапкысыз!

Тормыш коты – ана, хатын кыз.

Ана күңеле кояш диләр,

Ул кояштай якты гел.

Кайгылар туңдырган чакта

Җылыта бит бу күңел.

Ана күңеле иркен диләр,

Илем сыман иркен ул.

Шушы күңелдән башлана

Дөньяда бәхеткә юл!

теле ачыла. Һәм ул бөтен телләрдә дә бердәй назлы яңгырый.

Ә хәзер балалар әниләр турында ни әйтергә телиләр.

Менә өченче бәйгегә дә вакыт җитте. Ир кешеннең йөрәгенә юл аның аш казаны аша дигән әйтемгә таянып, хәзер аш-су серләрен тикшереп алабыз. Бер минут эчендә милли ашларыбызны искә төшерәчәкбез. Һәм гаиләбезнең иң яраткан ризыгының рецептын сөйләргә.

Әтиләр сез, безнең газиз әтиләр сез –

Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы.

Именлеге илнең, гайлә куанычы.

Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның –тынычлыгын әниләрнең

Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

Ә хәзер балалар әтиләренә багышланган үзләренең шигырләрен сөйләрләр.

Галимянова Лена җырлый “Бәйрәм белән”.

Һәм дүртенче бәйгебез әтиләргә: нәкъ бүген әти-әниләр кызлары белән килделәр. Акыллы, чибәр һәм дә озын толымлы кызлар. Әтиләрнең көчен, батырлыгын түгел, ә аларның матур итеп кызларының чәчен үреп бантик куя беләләр микән? Әниләр бит гел генә өйдә тормыйлар. Конкурс “ Кызларга тасма бәйләү.”

Һәр гаиләнең үз традицияларе, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “ әннә ”, “ әттә”- дип эндәшүе, тәпи басып китүе мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс – төкәнмәс бәхет, шатлык, китерә.

Буыннарың барыр киләчәк.

Бала – ачылачак ут чәчәк.

Бала – татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә,

Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт

Күз яшьләре була күпләргә.

Гасырларга барыр тавышы

Бишенче бәйге балаларга: йомгакны сүтәргә, кәгазьне ачып мәкальләрне истә калдырырга һәм йомгакны кире урагач, мәкальне әйтергә.

— Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан.

— Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.

— Башлый белсәң – бетерә бел, эшеңне җиренә җиткерә бел.

— Карама кешенең сүзенә, кара эшенә.

Вальмиева Элина бии. Башкорт халык биюе “Бөрлегән”

Кануннар яшәп калсын.

Гаиләләр һичкайчан да

Ир – беләк, хатын – терәк

Тату гаиләдә һәрчак

Ачык йөз, тыны йөрәк

Бар нәрсә дә табыла

Галимзянова Айгөл җырлый “ Минем кадерлеләрем”.

Алтынчы бәйгебез гаиләләргә. Әти- әниләрнең кулларын бәйлибез. Алар шарны кабарталар, бәйлиләр. Аннан соң кызлар шарга бантик куялар һәм йөзен эшләргә кирәк.

Гумерова Ильвина белән Ирина бии “Шәл бәйләдем”

Җиденче бәйге “Блиц- турнир”. Бер- берегезне беләсез микән әти- әниләр?

Сорауларга җавап язырга.

Ирләргә сораулар: (хатыннар җавап яза)

Хатыныгыз нинди төс ярата?

Хатыныгызның аяк киеме үлчәме нинди?

Хатыныгыз йолдызнамә буенча кайсы йолдызлык астында туган?

Хатыныгызның туган көне кайчан?

Хатыннарга сораулар: ( ирләр җавап яза)

Ирегезнең буе күпме?

Ирегез нәрсә елында туган?

Ирегезнең яраткан мизгеле?

Ирегезнең яраткан шөгеле?

Сигезенче бәйге “Серле шкатулка” дип атала. Аның эчендә сүзләр бар.

Шкатулкадан сүзне алып бер- берегезгә әйтергә: матурым, алтыным, бердән- берем, кояшым, күбәләгем, сандугачым, акыллым, пешкән алмам.

Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Источник

Видео

Винни Пух кунакка бара мультфильм на татарском языке

Винни Пух кунакка бара мультфильм на татарском языке

ВЫУЧИ ТАТАРСКИЙ ЗА 8 МИНУТ // TATAR LANGUAGE

ВЫУЧИ ТАТАРСКИЙ ЗА 8 МИНУТ // TATAR LANGUAGE

Какие фразы татарского нужно выучить в первую очередь?

Какие фразы татарского нужно выучить в первую очередь?

ВЫУЧИМ ТАТАРСКИЙ ЗА 8 ЧАСОВ. ПОЛИГЛОТ ДМИТРИЙ ПЕТРОВ. КАК БЫСТРО ВЫУЧИТЬ ЯЗЫК? 1 СЕРИЯ

ВЫУЧИМ ТАТАРСКИЙ ЗА 8 ЧАСОВ. ПОЛИГЛОТ ДМИТРИЙ ПЕТРОВ. КАК БЫСТРО ВЫУЧИТЬ ЯЗЫК? 1 СЕРИЯ

Мультфильм - Шурале (Шүрәле) на татарском языке

Мультфильм - Шурале (Шүрәле) на татарском языке

ТАТАРЧА СОЛЯНКА| Татар радиосының "Җанлы концерты - 2017"

ТАТАРЧА СОЛЯНКА| Татар радиосының "Җанлы концерты - 2017"

Татарский язык

Татарский язык

ДУА ДЛЯ ВСЕЙ СЕМЬИ, СЧАСТЬЯ ЗДОРОВЬЯ, Ин ша АЛЛАХ!!!

ДУА ДЛЯ ВСЕЙ СЕМЬИ, СЧАСТЬЯ ЗДОРОВЬЯ, Ин ша АЛЛАХ!!!

Гузель Нугуманова (переделка на татарском языке) - Любимому на новый год.

Гузель Нугуманова (переделка на татарском языке) - Любимому на новый год.

Маша и Медведь - Самые смешные серии! 😂 Большой сборник мультфильмов! 😜 1 час

Маша и Медведь - Самые смешные серии! 😂  Большой сборник мультфильмов! 😜   1 час
Поделиться или сохранить к себе:
Добавить комментарий

Нажимая на кнопку "Отправить комментарий", я даю согласие на обработку персональных данных, принимаю Политику конфиденциальности и условия Пользовательского соглашения.