Сертотмас урдэк на татарском языке + видео обзор

А.Алиш. «Сертотмас үрдәк»
материал (5 класс) по теме

Сертотмас урдэк на татарском языке

5нче сыйныф укучылары өчен сценарий.

Скачать:

Предварительный просмотр:

(АБДУЛЛА АЛИШ әкияте буенча )

Катнашалар: Сертотмас үрдәк, Хуҗа, Әтәч, Тавык, Каз, Күркә, Чеби, Керпе, Куян, Төлке,Төлке балалары, Аю, Бүре.

Автор. Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән.

Сертотмас үрдәк ( Һәр кош янына килеп). Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим! (Залга төшә һәм бер тамашачы янына килеп).

Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим!

Хуҗа (керә, кош-кортларга карап ). Мин урманга утын кисәргә китәм. Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз! (китә)

Сертотмас үрдәк ( кош-кортлар янына килеп). Нигә белдермәскә кушты икән?

Тын гына музыка. Караңгы төшә. Ай калка. Кош-кортлар йоклыйлар. Таң ата.

Каз. Ка-ка-кайчан кайтыр икән ул?

Чеби ( елый ). Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!

Күркә. Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!

Музыка. Сертотмас үрдәк елга буйлап йөзә.Менә ул куе урманга барып җитә. Күбәләк куып йөри. Каршысына Керпе килеп чыга.

Керпе. Кая барасың болай?

Сертотмас үрдәк. Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Сертотмас үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!

Үрдәк аның киңәшенә колак салмый, ашыгы-ашыга урман эченә атлый. Бара-бара озын колаклы бер куян очрый.

Куян ( эченнән генә). Алай булгач, Хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән. ( Үрдәккә карап ). Хуҗаңны күргәнем юк.( югала)

Сертотмас үрдәк бара-бара бер аланлыкка барып җитә.Анда бер зур соры аю йоклап ята.

Сертотмас үрдәк. Әй, тор әле, йокы бәлеше! Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю. ( ачуы килеп уяна ). Күрмәдем.

( Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланып). Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың! ( Үрдәк китә).

Аю ( эченнән генә) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән! ( китә).

Сертотмас үрдәк каршына Бүре килеп чыга.

Бүре. Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләүне дәвам итә. Каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыга.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә, алып барам!

Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта. Анда төлке балалары уйнап йөриләр.

Төлке. Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите.( балаларына бүлеп бирә)

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуңалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән.

Автор. Хайваннар эшнең нидәлеген Хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

Менә шуның белән әкият тә тәмам. Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез!

Әлмәт шәһәре 21 нче урта мәктәбе укытучысы Алексеева Миләүшә Роберт кызы.

Источник

«Сертотмас үрдәк» әкиятен сәхнәләштерү
план-конспект занятия на тему

Сертотмас урдэк на татарском языке

«Сертотмас үрдәк» әкиятен сәхнәләштерү.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Максат. 1. А.Алишның тормышы һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү. Әкият аша балаларда әхлакый сыйфатлар (серне саклый белү, иптәшләреңне авыр хәлдә калдырмау сыйфатларын) тәрбияләү.

2. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту, авазларны, сүзләрне ачык, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Балаларда әкиятнең төп идеясен аңларга, әкия геройларының кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә һәм диалогларны эмоциональ җиткерүгә ирешү, интонация, гәүдә позициясенә игътибар итү.

4. Әкият геройларының эчке кичерешләрен, үз-үзләрен тотышларын тасвирлап уйнау, башка персонажлар белән рольгә керә белү күнекмәләре бирү.

5 Балаларда театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү, иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачу.

Музыка: “ Урман тавышы”

Автор: Бу дөньяда бер серле ил бар,

Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. Әллә ышанмыйсыз инде, ышанмасагыз, үзегез карап китегез.

Әтәч булып киенгән бала чыгып “Кикирикүк” дип кычкыра, чебиләр һәм үрдәк булып киенгән балалар чыгып басалар, “Чебиләр” биюен башкаралар. (“Чебиләр” көе ).

Хуҗа (Адель) (мылтык аскан, кошларга карап). Мин урманга барып кайтам. Акбайны да үзем белән алам. Безнең өйдә юклыкны берәүгә дә әйтмәгез! (Китә).

Үрдәк (Лилиана)(кош-кортларга). Нигә беркемгә дә әйтмәскә кушты икән?

Әтәч (Илдар) ( кычкыра ). Кикрикүк! Кикрикүк! Кикрикүк!

Әтәч. Нишләптер безнең хуҗабыз күренми әле.

Чеби 1. (Радель) Кайчан кайтыр икән ул?

Әтәч. Үрдәк, кил әле. Кара әле сиңа әйтәм. Хуҗабыз һаман күренми. Аны эзләп кайтырга кирәк.

Чеби 1. Син очасың да, йөзәсең дә, йөгерәсең дә, син бар!

Әтәч. Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә әйтмә!

Үрдәк. Ярар, барсам барырмын. ( Таякка төенчеген асып китә).

Музыка “Мин урманга барам” (Җырлый-җырлый бара).

Табам хуҗамны анда.

Курыкмыйм мин һичкайчан.

Хуҗабыз этен ияртеп,

Ләкин мин аны табам

(Каршысына Керпе чыга).

Керпе. Кая барасың болай?

Үрдәк. Хуҗабызны эзлим. Акбай да аның белән китте. Хәзер йортыбызны саклаучы да юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.

Керпе. Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Керпе. Мин андый усаллардан түгел, сереңне белсәм дә, сиңа зыян салмам. Шулай да син саграк бул! Очраган берәүгә дә серләреңне сөйләмә! Серең эчеңдә торса йортың тыныч булыр, җимерелмәс, нык булыр!

(Үрдәк бара, аңа Куян очрый).

Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, зур күл булганда нишләп урманда йөрисең?

Үрдәк. Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аның белән киткән иде. Хәзер өебезне саклаучы да юк.

Куян. Синең өең еракмы соң?

Үрдәк. Менә шушы сукмак туп-туры безнең өйгә алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Куян (икенче якка карап). Алай булгач Хуҗаның алмагачларын кимерергә бик җайлы вакыт икән! (Үрдәккә). Хуҗаңны күргәнем юк. (Китә).

(Үрдәк бара-бара аланлыкта йоклап яткан аю янына килеп чыга).

Үрдәк ( аюны тарткалап). Әй, йокы бәлеше, тор әле! Кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

(Үрдәк каршына Бүре килеп чыга)

Бүре. У-у-у, ашыйсы килә. Әллә үрдәк исе килә, инде Әй бүрекле баш, шушындый куе урманда берүзең курыкмыйча ничек йөрисең?

Үрдәк. Урманда Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, Акбай да аның белән киткән иде.Хәзер йортыбызны саклаучы да юк.

Бүре. Синең өең еракмы соң?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Бүре (тешләрен шыгырдытып). Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән! ( Үрдәккә ) Андый кешене күргәнем юк! ( Китә)

(Үрдәк каршына Төлке чыга).

Үрдәк. И-и, матур апакаем, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте дә бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, матурларның матуры, күрдем мин аны! Янында кәкре ккойрыклы эте дә бар иде. Әйдә, алып барам! (Үрдәкне оясына кертеп яба).

Төлке. Ә үзем авылга барып, тавык ите белән сыйланып кайтйм, әле.

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам таркалган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына карша һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, аларны дус булып яшәргә күндергән.

Залга Хуҗа артыннан тезелеп кош-кортлар, җәнлекләр тезелеп керәләр.

Автор. Менә шуның белән әкият тә тәмам. Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез! Таныш булмаган кешеләргә өйдәге хәлләрне сөйләмәгез. Берүк игътибарлы булыгыз.

Источник

Сценарий сказки А.Алиша «Сертотмас үрдәк» (для инсценировки в детском саду)
план-конспект занятия по теме

Сертотмас урдэк на татарском языке

Сценарий на сказку А.Алиша «Болтливая утка» на татарском языке с изменённым концом.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Катнашалар: Сертотмас урдэк, Хужа, Этэч, Тавык1, Тавык2, эт, песи, Чеби,

Керпе, Куян, Толке балалары, Аю, Буре.

Автор. Борын заманда башы бурекле, аягы токле Бер урдэк булган. Ул узе,

сайрый белмэсэ дэ, кургэн бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп

яна хэбэрлэр сойлэргэ ярата икэн. Тегелэр анын сузен тынлый-тынлый арып

бетэлэр, йэ ботенлэй тынламый ташлап китэлэр икэн.

Музыка. Ишегалдында кош-кортлар: этэч, тавык, чеби, каз, куркэ тавышлары ишетелэ.

Сертотмас урдэк (Хэр кош янына килеп). Ишеттенме бер яна хэбэр? Сина

гына сер итеп сойлим! (Залга тошэ хэм бер тамашачы янына килеп).

Ишеттенме бер яна хэбэр? Сина гына сер итеп сойлим!

Хужа. (керэ, кош-кортларга карап).

Мин урманга утын кисэргэ китэм. Ойдэ юклыгымны берэугэ дэ белдерэсе булмагыз! (китэ).

Эт. Мин дә хуҗам синең белән! Ау-ау-ау!

С. урдэк (кош-кортлар янына килеп). Нигэ белдермэскэ кушты икэн? Бак-бак!

Тын гына музыка. Карангы тошэ. Ай калка. Кош-кортлар йоклыйлар. Тан ата.

Тавык2. Нишлэптер безнен хужабыз куренми эле.

Песи. Кайчан кайтыр икэн ул? Мяу-у-у!

Сыер. Му-у-у-у белмим шул.

Чеби (елый). Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!

Бәрән. Бә-ә-ә! Мин дә куркам.

Ат. Кара эле, тынла эле! Сина эйтэбез.

Кәҗә. Кайтмый да кайтмый Хужабыз. Мә-ә-ә! Аны эзлэп кайтырга кирэк.Мә-ә-ә!

Әтәч. Син очасын да, син йозэсен дэ, син йогерэсен дэ, син бар!.

Тавык1. Лэкин берук нишлэп йоруенне берэугэ дэ белгертэсе булма!

С. урдэк (кунеп). Ярар, сезнен хакыгыз очен генэ барсам барырмын инде. (китэ)

Музыка. Сертотмас урдэк елга буйлап йозэ. Менэ ул куе урманга барып житэ. Кубэлэк куып йори. Каршысына Керпе килеп чыга.

Керпе. Кая барасын болай?

С. урдэк. Урманда утын кисуче Хажабызны эзлим. Житмэсэ, этебез дэ ана ияреп киткэн иде. Хэзер йорт-жирне саклаучы берэу дэ юк.Аларны чакырып кайтырга иптэшлэрем мине жибэрделэр.

Керпе. Синен оен еракмы сон?

Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

С. урдэк. Менэ шушы сукмак безнен ойгэ туп-туры алып бара, бер кешегэ дэ

Керпе. Мин инде андый усалларнын берсе дэ тугел, синен серлэренне белсэм

дэ, каян килуенне курсэм дэ, сина зарарлы эш эшлэмэм. Шулай да син саграк

бул. Очраган берэугэ серлэренне сойлэмэ. Серен эчендэ торса, йортын тыныч

булыр. Жимерелмэслек нык булыр. (китэ).

Урдэк анын кинэшенэ колак салмый, ашыга-ашыга урман эченэ атлый. Бара-

бара озын колаклы бер куян очрый.

Куян. Эй, бурекле Урдэк, козге тосле матур, кыр тосле зур кул булганда,

ни эшлэп урманда буталып йорисен?

С. урдэк. Хужабыз белэн этебез урманга утын кисэргэ киткэннэр иде, оебез

Куян (эченнэн генэ). Алай булгач, Хужанын алмагачларын кимерергэ барырга

бик жайлы вакыт икэн! (Урдэккэ карап). Хужанны кургэнем юк. (югала).

Сертотмас урдэк бара-бара бер аланлыкка барып житэ. Анда зур ссоры

С. урдэк. Эй, тор эле, йокы бэлеше! Эт иярткэн, кулына балта тоткан кешене курмэденме?

Аю. (ачуы килеп уяна). Курмэдем. (Урдэкнен кайгысын уртаклашкандай

кыланып). Урман эченэрэк керсэн, хичшиксез табарсын! (Урдэк китэ).

Аю. (узалдына) Хужанын умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик жайлы

вакыт икэн! (китэ). Сертотмас урдэк каршына Буре килеп чыга.

Буре. Эй, бурекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызын гына курыкмыйча батырланып ничек йорисен?

С. урдэк. Эт иярткэн, кулына балта тоткан кешене курмэденме?

Буре. (тешлэрен шыгырдатып, уз-узенэ).Боларнын сарыкларын барып ашап кайтырга бик жайлы чак икэн! (Урдэккэ карап) Андый кешене кургэнем юк. (китэ).

Сертотмас урдэк Хужаны эзлэуне дэвам итэ. Каршысына колтэдэй койрыклы

бер Толке килеп чыга.

С. урдэк. Багалмакай, матур апакай, минем Хужамны курмэденме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.

Толке. Чибэрлэрнен чибэре, гэухэрлэрнен гэухэре, курдем мин аны! Янында

кэкре койрыклы эте дэ, билендэ корыч балтасы да бар иде. Эйдэ, алып барам!

Толке Сертотмас урдэкне уз оясы янына алып кайта. Анда толке балалары

Толке балалары. Эни, безгэ азык алып кайттынмы?

Толке. Менэ, бэбкэлэрем, сезгэ тэмле урдэк ите.

Толке балалары. Ура! Ура! Ура!

Толке. Хэзер бэбкэлэрем, авылга барам, берьюлы берничэ урдэк алып кайтам!.

Төлке шулай дип китә, ә үрдәк бераз төлке балалары белән тарткалашканнан соң,

Автор. Бер Сертотмас урдэк аркасында бу хужалык тэмам туздырылган булыр

иде, лэкин Хужа уяу кеше булган, дошманнарына каршы хэр жирдэ киртэ куйган.

Куян рэшэткэ арасыннан утэ алмаган, кире борылган. Аю бэрэнге базына тошкэн. Бурегэ дэ сарыклар элэкмэгэн, хужанын абзарына ул ботенлэй керэ алмаган. Толке хэйлэкэр булса да, сыза алмый калган, урдэк ите ашыйм дигэндэ генэ, капкынга

элэккэн, э Хужа кайткач инде, анын кирэген биргэн…

( Хуҗа кайтып кергәндә урман җәнлекләре капкында була, хуҗа кайтып аларга

Автор. Хайваннар эшнен нидэлеген Хужага сойлэп биргэннэр. Сертотмасны шундый зур эшкэ кушуларына алар да бик нык укенгэннэр.

С.Үрдәк. Гафу итегез мине! Мин бүтән бер вакытта да серне башкаларга сөйләп йөрмәсмен! Бак-бак!

Менэ шунын белэн экият тэ тэмам. Э сезгэ кинэшем шул: Сертотмас урдэк кебек булмагыз, серлэрегезне саклый белегез!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий осеннего праздника с видеоматериалом (ВХОД НА ПРАЗДНИК-в разделе ВИДЕОМАТЕРИАЛЫ).

Сказка воспитывает у детей семейные ценности: теплоту отношений, взаимопонимние, поддержку друг друга в трудных обстоятельствах.

В картотеки собраны содержание сказок на разную тематику для инсценировки с детьми старшего дошкольного возраста.

В данной публикации представлен материал, который поможет педагогам и родителям организовать процесс развития активной речи младших дошкольников посредством инсценировки литературных произведени.

Театрализация детей 4-5 лет.

Картотека сказок для инсценировки в детском саду.

Источник

Презентация по татарской литературе «Абдулла Алиш «Сертотмас үрдәк»»

Сертотмас урдэк на татарском языке

Описание презентации по отдельным слайдам:

«Сертотмас үрдәк» (Болтливая утка) әкияте.

Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

Фаҗига- трагедия Хуҗалык- хозяйство Дәрәҗә- авторитет Сер итеп- по секрету Аркасында- из-за Җаваплылык- ответственность Ышанычлы- надежный Киңәш- совет Ау- охота

Әкияттә сүз нәрсә турында бара? Күп сөйләшүче үрдәк турында Ялганчы үрдәк турында Ялкау үрдәк турында

Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәргәннәр?

Тубәндә бирелгән җаваплардан дөрес вариантны сайлап алыгыз. Үрдәк, бөтен серен бурегә сөйләп биргәч, бүренең уена нәрсә килә? а) үрдәккә булышырга б) үрдәкне тотып ашарга в) сарыкларын барып ашап кайтырга г) йортка барып хуҗа булырга?

Үрдәккә, хуҗаларыңны күрдем дип кем ялганлый? Моны белер өчен түбәндә бирелгән рәсемнәрнең баш хэрефләрен шакмакка тутырып языгыз.

Төлке үрдәкне алдап кая алып китә? 2. Төлке белән үрдәкне “Әни, безгә азык алып кайттынмы?” дип кемнәр каршы ала? 3. Төлке үрдәкне нишләтшә? 4. Аю умарта балын ашый алмыйча кая төшә? 5. Хуҗа төлке тиресеннән нәрсә тектерергә була?

Өй эше: әкият буенча план төзеп килергә.

Сертотмас урдэк на татарском языке

Сертотмас урдэк на татарском языке

Сертотмас урдэк на татарском языке

Сертотмас урдэк на татарском языке

Сертотмас урдэк на татарском языке

Сертотмас урдэк на татарском языке

Номер материала: ДВ-029783

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Сертотмас үрдәк

Сертотмас урдэк на татарском языке

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк бул­ган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайваны­на, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,—дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына: «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!»— дигән.

«Нигә белдермәскә кушты икән?»— дип, үрдәк йөдәп чык­кан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.

Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу»,—дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!»— дигәннәр алар үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!»—дигәннәр. Үрдәк күнгән: «Ярар, сез­нең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде»,—дигән. Иртә торгач та үрдәк, уйлап-нитеп тормаган, тамагын туй­дырган да юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре — тәпиләре— үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән.

Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән.

Үрдек күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер кер­пе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан:

— Кая барасың болай?— дигән.

Үрдәккә инде шул гына кирәк тә. Юл буе берәү дә очрама­ганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган:

— Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, эте­без дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр,— дигән.

— Синең өең эракмы соң?—дигән керпе.—Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сораган. Аның үз хәле хәл, бик нык ашыйсы килә икән.

— Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — дигән үрдәк. Өйләрендә елан­нарның бөтенләй юклыгын, тычканнарга көн бирмәүче мәче­нең шуклыгын да сөйләп биргән.

— Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарар­лы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч бу­лыр, җимерелмәслек нык булыр,— дигән.

Керпенең бу акыл­лы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган.

Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган, һәм ул да аңардан сораган:

— Өй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

— Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды,— дигән үрдәк, керпегә сөйләгәнне моңа да сөйләп биргән.— Куян эченнән генә: «Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән»,— дигән. Үрдәктән өйләренең кайдалыгын сораш­кан, теге юләр моңа да серен ачкан.

— Хуҗаңны күргәнем юк,— дигән дә куян куаклык эченә кереп югалган.

Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән куянга сөйләгән сүзне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында аюдан сораган:

— Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме? Аю:

— Күрмәдем,— дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын ур­таклашкандай булып кыланган.— Урман эченәрәк керсәң, һич­шиксез табарсың,— дип, юл өйрәтеп җибәргән. Ә үзе эченнән генә: «Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән»,—дип, ашыга-ашыга китеп тә барган.

Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан:

— Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең? — дигән. Те­ге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен бүрегә дә әйткән. Усал бүре тешләрен шыгырдаткан, үз-үзенә: «Боларның са­рыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән», — дигән, ә үрдәккә: «Андый кешене күргәнем юк!»—дигән дә үзе куаклар арасына кереп югалган.

Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән.

Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер төлке килеп чыккан. Теге дә ахмак бит, моңа да сүз кушкан:

— Багалмакай, матур апакай, минем хуҗамны күрмә­деңме?—дигән.—Янында эте, кулында балтасы бар иде,— дип өстәгән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның ты­нычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән.

— Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! — дигән төлке.— Янында кәкре койрыклы эте дә, би­лендә корыч балтасы да бар иде,—дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда төлкенең оясы буенда балалары уйнап йөриләр икән.

— Әни, безгә азык алып кайттыңмы? — дип, аның тирә-юнен сырып алганнар, ә ул, авызын ерган килеш, үрдәккә күрсәткән.

— Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите,— дигән һәм шул минут, үрдәкне буып, балаларына бүлеп тә биргән. «Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән!» — дип, алар, авызларын ялый-ялый, аны ашап та ташлаганнар, ләкин туймаганнар, анала­рыннан тагын да сораганнар.

— Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам,— дигән төлке. Балаларын калдырып, авылга киткән.

Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам тузды­рылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманна­рына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасын­нан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән. «Тагын берничәне тот­кач, толып тектерермен»,— дигән һәм тиресен киптерергә ам­барга элгән.

Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

Источник

Видео

сертотмас урдэк

сертотмас урдэк

Детский театр / Татарская сказка / Сертотмас урдәк / Абдулла Алиш

Детский театр / Татарская сказка / Сертотмас урдәк / Абдулла Алиш

АУДИОКНИГА Абдулла Алиш Сертотмас урдэк.

АУДИОКНИГА Абдулла Алиш  Сертотмас урдэк.

"Сертотмас урдэк" по мотивам сказки А. Алиша

"Сертотмас урдэк" по мотивам сказки А. Алиша

Мультфильм Койрыклар («Хвосты»). На татарском языке. Абдулла Алиш.

Мультфильм Койрыклар («Хвосты»). На татарском языке. Абдулла Алиш.

Мультфильм на татарском языке «Чукмар белән Тукмар» («Два петуха») Абдуллы Алиша.

Мультфильм на татарском языке «Чукмар белән Тукмар» («Два петуха») Абдуллы Алиша.

Мультфильм - Сказка «Бал корты белән Шөпшә» («Пчела и Оса») На Татарском Языке. Абдулла Алиш.

Мультфильм - Сказка «Бал корты белән Шөпшә» («Пчела и Оса») На Татарском Языке. Абдулла Алиш.

Постановка детского татарского театра "Нур" по мотивам сказки Абдуллы Алиша "Сертотмас урдэк"

Постановка детского татарского театра "Нур" по мотивам сказки Абдуллы Алиша "Сертотмас урдэк"

"Сертотмас урдэк "(А.Алиш)

"Сертотмас урдэк "(А.Алиш)

РТ г Набережные Челны Д С №21 Сертотмас Урдэк

РТ  г Набережные Челны Д С №21  Сертотмас Урдэк
Поделиться или сохранить к себе:
Добавить комментарий

Нажимая на кнопку "Отправить комментарий", я даю согласие на обработку персональных данных, принимаю Политику конфиденциальности и условия Пользовательского соглашения.