Сингармонизм в татарском языке примеры + видео обзор

ФОНЕТИКА.

1.Татар теленең төп фонетик законы – сингармонизм законының 2 төре бар:

1) рәт гармониясе – татар телендә а, о, у, ы сузык авазлары килсә, сүзләр калын әйтеләләр (укытучы, авыл, борын); ә, и, ө, ү, э сузык авазлары булса, сүзләр нечкә әйтеләләр (сиксән, дәрес, күзлек);

искәрмәләр: алынма сүзләр (студент, университет, китап); кайбер грамматик формалар (миңа, сиңа); кушма сүзләр (көнбатыш, өчпочмак);

2) ирен гармониясетөлке [төлкө], борын [борон].

Основной фонетический закон татарского языка – закон сингармонизма имеет 2 разновидности:

1) нёбная гармония – если в татарских словах имеются гласные звуки а, о, у, ы, то слова произносятся твёрдо (укытучы, авыл, борын); если имеются звуки ә, и, ө, ү, э, то слова произносятся мягко (сиксән, дәрес, күзлек);

Исключения составляют: заимствования (студент, университет, китап); отдельные грамматические формы (миңа, сиңа); сложные слова(көнбатыш, өчпочмак);

The main phonetic law of the Tatar language is vowel harmony. There are 2 types of vowel harmony:

1) row harmony – in the Tatar language, words containing back row vowels а, о, у, ы are pronounced as hard words (укытучы, авыл, борын); words with front row vowels ә, и, ө, ү, э are pronounced as soft words (сиксән, дәрес, күзлек).

exceptions: loanwords (студент, университет, китап); certain grammatical forms (миңа, сиңа); compound words (көнбатыш, өчпочмак);

2) lip harmony – the labial vowels о and ө influence pronunciation of the following vowels е, ы: төлке [төлкө], борын [борон].

Ударение. В татарском языке ударение падает в основном на последний слог слова. Исключения составляют заимствованные слова, сложные слова, глаголы повелительного наклонения, отрицательная форма глагола, вопросительные местоимения.

Stress. The stress in Tatar words is often on the last syllable. Loanwords (парта, компьютер, әмма), the negative form of verbs (бармыйбыз, килми), imperative verbs (тыңлагыз, кабатла), compound words (урынбасар, ташбака), interrogative pronouns (ничәнче, кайчан) are exceptions from the rule.

ГРАММАТИКА.

Исем. Имя существительное. Noun.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

Склонение имён существительных.

Declension of nouns.

Баш килеш (кем? Нәрсә?)основной падеж (кто?что?)-Nominative case (who? What?): шәһәр авыл кибет банк бәйрәм урам

Дата добавления: 2014-11-13 ; просмотров: 27 ; Нарушение авторских прав

Источник

Сингармонизм законы турында төшенчә.

Просмотр содержимого документа
«Сингармонизм законы турында төшенчә.»

5нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Сингармонизм законы турында төшенчә.

Максат: сингармонизм законы һәм аныӊ ике төре турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек), сүзлек дәфтәре, кагыйдә китабы, карточкалар, экран, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.

1. а) психологик уңай халәт тудыру:

— Хәерле көн, кадерле укучылар, килгән кунакларыбыз. Кәефләрегез ничек?

Укучылар мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә җанлы, актив эшләвегезне телим.

ә) белемнәрне актуальләштерү:

— Әйдәгез, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшереп китик.

— Һәр өстәлдә карточкалар ята, сезнең белән ДЖОТ ТОТС үтибез.

Бирем: сузык авазлар язарга. (а, ә, у, ү, о, ө, и, ы, э)

— Бу авазлар белән Сорт Картс эшлибез.

1) рәт гармониясе – татар телендә а, о, у, ы сузык авазлары килсә, сүзләр калын әйтеләләр (укытучы, авыл, борын); ә, и, ө, ү, э сузык авазлары булса, сүзләр нечкә әйтеләләр (сиксән, дәрес, күзлек);

искәрмәләр: алынма сүзләр (студент, университет, китап); кайбер грамматик формалар (миңа, сиңа); кушма сүзләр (көнбатыш, өчпочмак);

2) ирен гармониясетөлке [төлкө], борын [борон].

— Сез җавап бирергә әзерме? Һәр төркем эш нәтиҗәсе белән таныштыра.

(Һәр төркемнән бер бала җавап бирә)

5 нче слайд Бәяләү критерие: ( СОРТ КАРТС)

5” – 4 төркемгә аера алган (калын, нечкә сузык, иренләшкән, иренләшмәгән сузык).

4” – 3 төркемгә аера алган (калын сузык, нечкә сузык, иренләшкән сузык).

3” – 2 төркемгә аера алган (калын сузык, нечкә сузык).

Димәк, сузык авазлар. (балалар әйтә: калын,нечкә, иренләшкән, иренләшмәгән була)

6 нчы слайд. Сүзләргә кушымча ялгау.

Нәтиҗә. Калын әйтелешле сүзләргә калын кушымча, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымча ялгана.

Сингармонизм сүзе чыга)

Бу сүзне ишеткәнегез бармы? Аңлата аласызмы? (Юк.)

Нинди ярдәмлеккә таянып, сүзнең лексик мәгънәсен белә алабыз?

(Сүзлек, интернет, кагыйдә китабы)

Мин сездән бу җавапны көттем. Сүзлекләр әзерләп куйдым. Ә сез, егетләр, интернеттан эзләп карагыз.

(Кемдер интернеттан эзли, кемдер сүзлектән)

Кайсы өстәлгә сүз бирәбез? Игътибар белән тыңлагыз, исегездә калдырыгыз.

Димәк, укучылар сингармонизм сүзе нәрсәне аңлата? К.җ.: Сузыкларныӊ, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сингармонизм дип атала.

Бүгенге дәрескә нинди уку мәсьәләсе куябыз инде?

(сингармонизм турында өйрәнәбез)

8 нче слайдта сингармонизм сүзе тора.

II. УМ адымлап чишү.

Дәреслек белән эш. нче күнегү

(Таблица тактага сызып куелган.)

Биремне ике укучы тактада эшли, калганнары – дәфтәрдә.

Калын сузыклы Нечкә сузыклы

5 нче слайдта дөрес вариант чыгарыла.

Ә хәзер такта янындагылар бер-берсен тикшерә, бәяли, ә калганнар дәфтәрләрне күршегез белән алышып.

Үзара бәяләү (эшләрне алышынып бәяләү)

9 нчы слайдта күрсәтелә.

— Кем мин калын сузыкларны нечкә сузыклардан аера беләм ди, кул күтәрә.

— Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

К.җ.: Күнегүдә бирелгән сүзләрдә я калын сузыклар гына, я нечкә сузыклар гына бар.

2. 342 нче күнегү. (Карточкаларда эш. Релли Коуч.)

— Ә хәзер Релли Коуч, карточкаларда эшлибез. Бер карандаш кына эшли. А партнеры карандаш ала, беренче сүзнең тамыры һәм кушымчасына сыза. Карандашны В партнерына бирә. Ул эшне бәяли һәм икенче сүзне анализлый. Шул тәртиптә дәвам итә.

(Бакча-да, әни-ем, дус-лык, сак-ла, биш-енче, көл-ә-ләр, бәхет-сез, уй-чан)

— Тамыр һәм кушымчаларны карап чыгыгыз әле, нинди нәтиҗә ясап була? Парларда фикер алышыгыз.

(Укучылар фикерләшә, бер укучыдан нәтиҗәне әйттерәбез.)

— Раилә, сез нинди нәтиҗәгә килдегез.

— Килешәсезме? Башка төрлерәк фикергә килүчеләр юкмы?

К.җ.: Калын сузыклардан торган сүзләргә – калын сузыклы кушымчалар, нечкә сузыклардан торган сүзләргә – нечкә сузыклы кушымчалар ялгана икән. (Карточкаларны җыеп алабыз.)

— Әйе, балалар, менә шулай сузык авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы сингармонизмның беренче законы – рәт гармониясе дип атала.

— Ә нигә нәкъ менә рәт дигән сүз белән атаганар икән, нинди рәт булырга мөмкин бу?

(Алгы рәт сузыклары, арткы рәт сузыклары)

Дөрес, балалар, я алгы, я арткы рәт сузыклары гына булганга, рәт гармониясенә карый мондый сүзләр.

Ф и з м и н у т к а.

Матур итеп бастык, урындыкларны ипләп кенә этеп куйдык, такта янына чыгып, матур түгәрәк ясап басабыз. “Түбәтәй уены ” уйнап, ял итеп алабыз. Биреме җайлы: түбәтәйле кеше татар биюе элементы күрсәтә, ә башкалар кабатлый, шуннан соң гына түбәтәйне күршесенә тапшыра. Көй туктап, түбәтәй киеп калган укучы бирем үти.

Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар?(Алма)

Сузыкларда алгы һәм арткы була.(Рәт)

Болында бар, кырда юк, урманда бар, өйдә юк.( н хәрефе)

сөенеч −[сөйөнөч], болытлы –[болотло], гомерлек –[ғөмөрлөк].

слайдта дөрес җавап

— 7 нче слайд белән җавапларны тикшерәбез,

хатасыз эшкә – “5” ле

2 хатага – “3” ле куябыз.

— Әйдәгез бер нәтиҗәгә килик.

Беренче иҗектә килгән ирен сузыклары [о], [ө] калган иҗекләрдәге [ы], [э] авазларына тәэсир итәләр, һәм [ы], [э] авазлары да иренләшәләр.

Әйе, балалар, бу күренеш сингармонизмның икенче төреирен гармониясе дип атала. Ирен гармониясе. Ни өчен нәкъ менә ирен гармониясе?

(о, ө иренләшкән авазлар.)

Авыз апппараты иренләшкән авазны әйтергә җыенгач, үзеннән-үзе калган авазларны да үзенә яраклаштыра.

— Кем ирен гармониясен аңлады, кулын күтәрә.

Текст өстендә эш. Проблемалы уку.

Парларда эшлибез. Һәр укучы 101 нче биттәге кагыйдәне эчтән тулысынча укып чыга һәм күршесенә бик яхшылап аңлата, аннан рольләрне алышабыз.

Ә хәзер укыган кагыйдәне төркемнәрдә модельләштерәбез, якларга әзерләнәбез. (модель форматын тарата)

Һәр өстәлдән бер укучы эшне ( модельне) яклый.

Сингармонизм в татарском языке примеры Сингармонизм в татарском языке примерыСингармонизм

Сингармонизм в татарском языке примеры Сингармонизм в татарском языке примеры(рәт гармониясе) ( ирен гармониясе)

сузыкларныӊ калынлыкта- 1 нче иҗектәге [о], [ө] авазлары тәэсирендә

нечкәлектә ярашуы башка иҗектәге [ы], [э]авазлары иренләшү

Кунаклардан кул чаптырып бәяләтү.

4. 345 нче күнегү. Текстны укыгач кына биремгә күчәбез.

— Хәзер мин бер текст укыйм. Андагы Илгиз исемле малайның сыйныфташ кызына карата үз-үзен тотышын ничек бәяләрсез? Игътибар белән тыңлагыз.

Монда нәрсә турында сүз бара? (Укучылар бер-берсе белән сөйләшәләр, хәрәкәтләнәләр, ә Илгиз исемле малай Зөлфиянең чәчен тарта)

Ә Зөлфия аңа ничек җавап кайтара? (ул аңа борылып та карамый, дәресен ятлый иде)

Ә Илгиз? (Илгиз җавапсызрак малай, укуга күңелен бирми)

Илгизнең бу шуклыгын хуплаучылар-яклаучылар юкмы?!

Беренче 4 җөмләдән рәт һәм ирен гармониясенә берәр мисал языгыз.

Үзбәя. 10-11 нче слайдларда.

рәт һәм ирен гармониясенә 4-әр мисал булса – “5” ле;

рәт гармониясенә 4 мисал бар, ә ирен гармониясенә 3 кенә мисал – “4” ле;

рәт гармониясенә 4 мисал бар, ә ирен гармониясенә ике генә – “3” ле.

III. Рефлексия, бәяләү. (Аңлап җавап бирәләр. Үзара бәяне оештыралар, эшчәнлеккә дөрес бәя бирүгә ирешү.)

1. – Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?

— УМ чишә алдыкмы? ( Әйе)

— Нинди юллар белән чиштек? (Сүзлек кулландык, күнегүләр эшләдек, траскрипцияләдек. )

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 12 нче слайдта (346 – 348 нче күнегүләр. Өч вариантта.Аңлатып бирәбез. Өч төрле авырлыктагы күнегүләрне сайлап алу юлы белән башкарырга.)

— 346 нчы күнегүне сайлаган кеше – бирелгән сүзләрне сингармонизмның ике төренә аерып яза.

— 347 не сайлаганнар – сингармонизмның беренче һәм икенче төрләренә 8 әр мисал уйлап яза.

348 не сайлаучылар – “Төнбоеклар ник боек?” темасына шигырь яза, сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең астына сыза.

— Мин дәрестән нинди кәеф белән чыгам? (Смайликлар күтәрәләр)

Источник

Урок по татарскому языку «Сингармонизм законы, аның төрләре»

Тема: Сигармонизм законы, аның төрләре.

Сингармонизм законы турында мәгълүмат бирү, төрләрен аңлату.

Сөйләм телен үстерү.

Туган якка, илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Юсупов Р. А., Зиннәтуллина К. З., Гайфуллина Т. М.Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек /Р. А. Юсупов, К. З. Зиннәтуллина, Т. М. Гайфуллина. – Төзәт. Һәм тулыл. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 167 б.: рәс. б-н.

Дәреснең методы: аңлату- күрсәтү, әңгәмә.

Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату дәресе.

Исәнләшү. Дежур укучыны ачыклау, дәрескә килмәгән укучылырны билгеләү.

Яңа материалны аңлату.

Презентациягә нигезләнеп яңа тема аңлату.

Кагыйдәне дәфтәргә яздыру.

Дәреслектә бирелгән 64 күнегүне телдән эшләү.

65 нче күнегүне язмача тактада эшләү.

Карточкалар белән әшләү.

72 нче күнегүне язмача эшләү.

Укучыларга, теманы аңлаулары максатыннын сораулар бирү.

Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.

Укучылар белән саубуллашу.

45 нче биттәге 71 нче күнегүне язмача эшләү.

Укытучы: (У) Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: (у) Исәнмесез!

У : Ничек кәефләрегез?

У : Сыйныфта бүген кем дежур?

у: Дәрестә бүген мин дежур. Барыбыз да бар.

У : Рәхмәт, Гөлзидә, утыр.

Хәзер экранга күз салыгыз әле укучылар, сез анда нинди сүзләр күрәсез?

Зөһрә укып китсен әле безгә.

у: Туган, авыл, урам, озын, акыл.

Үрдәк, печән, түгәрәк, өлеш.

Зөһрә, менә бу сүзләрдә сузык авазларның калынмы- нечкәме икәнен әйтеп кит әле.

у: Туган үзендә, [у] да, [а] да калын сузык авазлар, ә үрдәк сүзендә [ү] дә, [ә] дә нечкә сузык авазлар.

Татар сүзләрендә сузык авазлар үзара калынлыкта- нечкәлектә ярашалар, ягъни, сүздә бар сузыклар да я калын гына, я нечкә генә булалар.

Сүзләрне төрләндергәндә һәм алардан яңа сүз ясаганда, аларга сүздәге сузык авазларның калынлыгына- нечкәлегенә бәйле рәвештә, я калын сузыклы, я нечкә сузыклы кушымча ялгана. ( презентациядә күрсәтелә)

Мәсәлән: Туганнар, авылдаш, урамда.

Сузыкларның, бер- берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала.

Укучылар, бу билгеләмәне дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз.

Сингармонизмның ике төре була:

Сузык авазларның үзара калынлыкта- нечкәлектә ярашуы.

Кушма һәм алынма сүзләрдә сузыклар ярашмаска да мөмкин. Мәсәлән: Гөлшат, төнбоек, телеграмма, турнир. Мондый сүзләргә кушымчалар соңгы иҗектәге сузыкның яки сүз ахырындагы тартыкның калынлыгына- нечкәлегенә карап ялгана.( презентациядэ күрсәтелә)

Мәсәлән: телеграммасы, турнирга, төнбоеклар.

( дәрьяда, дөньядан, әдәбиятта),

ә тәрбия, Галия, армия сүзләренә нечкә сузыклы кушымчалар ялгана (презентациядэ күрсәтелә)

( тәрбияне, Галиягә, армиядә).

Татар телендә сингармонизмның икенче төре дә күзәтелә.( презентациядэ күрсәтелә) Сүзнең беренче иҗегендә тар әйтелешле, кыска ирен сузыклары [о], [ө] килсә, калган иҗекләрдәге [ы],[е] авазлары алар йогынтысында иренләшәләр. Мәсәлән: [б] [о] [л] [о] [т] [л] [о] ( языла: болытлы),[ө] [м] [ө] [т] (языла: өмет). Сингармонизмның бу төре бары тик [о], [ө], [ы], [е] авазларына гына кагыла һәм язуда чагылыш тапмый.

У : Ә хәзер дәреслекнең 42 нче битен ачабыз, укучылар. 64 нче күнегүне телдән карап үтик әле. ( бирем укыла).

У : Рәхмәт, Миләүшә. Хәзер һәрберегез берешәр сүз укый һәм сузык авазларның калын сузыклымы, нечкә сузыклымы икәнен мина әйтеп бирәсез. тәрәз кырыеннан башлыйбыз. Әйдә, Гөлзидә.

у: Чиләк-чиләк. Бу нечкә сузыклы сүз.

у: эре. Бу нечкә сузыклы сүз.

у: яңгыр. Бу калын сузыклы сүз.

У : Ә хәзер 66 нче күнегүне язмача эшлибез. Дәфтәрләрегезгә 63 нче күнегү дип язып куегыз. Фәнис, биремен укы әле.

У : Зөһрә тактага чыга, ә калганнар урыннарда эшлиләр.

Барыгыз да эшләп бетердеме? Әйдәгез, тикшерик.

У : Ә хәзер ручкаларыбызны барыбыз да куябыз. Әз генә күзләребезне ял иттереп алабыз. ( менә шушы ук буенча кузләрегезне йөртәбез)

Укучылар эшләп бетердегезме?

У: әйдәгез тикшерәбез. Кайсыгызның укыйсы килә? Әйе, Әдилә.

у: Мин әниемә урманнан чәчәкләр җыеп кайттым. Чәчәкләр сүзе нечкә сузыклардан тора шуңа күрә нечкә кушымча ялгана.

У: әйдә, Фәннүр. Сиңа нинди сүз бирелгән иде?

У : укучылар бүген без сезнең белән сингармонизм законын карап киттек.

Сингармонизм законы дип без нәрсәгә әйтәбез, Ильнар?

у: Сузыкларның, бер- берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала.

У : әйе, дөрес, Ильнар.

Аның нинди ике төре бар? Әйдә, Айгөл.

у: 1)Сузык авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы.

Сүзнең беренче иҗегендә тар әйтелешле, кыска ирен сузыклары [о], [ө] килсә, калган иҗекләрдәге [ы],[е] авазлары алар йогынтысында иренләшәләр.

У : Молодцы укучылар. Дәресебез ахырына якынлаша, көндәлекләрегезне ачып өйгә эшне язып куегыз. 71нче күнегү, 45 бит.

У : бүгенге дәрестә катнашучыларга билгеләр куям, көндәлекләрегезне бирерсез. Шуның белән дәресебез тәмам. Саубулыгыз.

Источник

Конспект урока по татарскому языку «Сингармонизм законы»

Дәреснең темасы: Сингармонизм законы

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Максатлар: сингармонизм законын үзләштерү, сингармонизмга буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне танып белү. аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнү; бу сүзләргә дөрес кушымчалар ялгарга өйрәнү; туган телгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре:

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче: укучыларда дуслык, бердəмлек, игътибарлылык сыйфатлары тəрбиялəү.

Регулятив: үз алдыңа максат куя белү, максатка ирешү, проблеманы хәл итәргә омтылыш теләген үстерү.

Танып белү: сингармонизм законын үзләштерү, яңа сүзләр үзләштерү.

Коммуникатив: фикерне аңлата, биремне укый һәм кабул итә, иптәшләреңне тыңлап үзара килешеп эшли белү.

Бурычлар: сингармонизм законының кагыйдәсен үзләштерү, бу законга буйсынган сүзләрне аера белү, сүзләргә дөрес кушымча ялгау, сәнгатьле уку, укыган текстка үз мөнәсәбәтен белдерү.

Метапредмет: укыган текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белүе, үз-үзенə билге куярга өйрəнү.

Предмет: татар теленең сузык авазлардагы сингармонизм законын үзләштерүе.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче: туган телгә хөрмәт хисләренең үсүе.

Ноутбук, проектор, презентация: “Сузык авазларда сингармонизм законы”, төрле шагырьләрнең туган телгә багышланган шигырьләре, сюжетлы рәсем, катрочкалар: “Сингармонизм законына буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне аерып языгыз”, “Уңышлар баскычы” схемалары.

Универсаль уку гамәлләре

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнүне тәмамлыйлар. Исәнләшәләр.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр

II .Белемне актуальләштерү.

Сузык авазларны искә төшерү, аларның төркемнәрен кабатлау.

Сорауларга җавап бирәләр. Өй эшләрен укыйлар.

III .Уңыш ситуациясен тудыру.

Уку мәсьәләсен кую.

Берничә сүз әйтелә: болыт, бакча, укучы – бу сүзләрдә нинди сузыклар авазлар гына бар?

Мәктәп, дәрес, әти, әни – бу сүзләрдә нинди сузык авазлар гына бар? Дөрес.

Татар телендә сүзләрдә я калын сузыклар, я нечкә сузыклар гына килүе сингармонизм законы (яки сузыклар гармониясе) дип атала. Димәк, безнең дәреснең темасы нинди?

Дәрескә без нинди максатлар куябыз, бурычлар?

Сүзләрдә нечкә сузыклар булса, нинди кушымча ялгана, калын сузыклар булса, нинди кушымча ялгана? Мисаллар китерелә: укытучы сүзне әйтә, укучылар кушымча ялгый (телдән).

Укучылар дәрес темасын әйтәләр, максат, бурычлар билгелиләр.

Сузык авазларда сингармонизм законы.

С ингармонизм законын үзләштерү, сингармонизмга буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне сөйләмдә куллану; бу сүзләргә дөрес кушымчалар ялгарга өйрәнү.

Сүздә нечкә сузыклар булса, нечкә сузыклы кушымча, калын сузыклар булса, калын сузыклы кушымча ялгана.

танып-белү гамәлләре, регулятив гамәлләр,

IV .Уку мәсьәләсен чишү.

Кагыйдәне дәреслектән уку, мисаллар китерү.

Кайбер кушма сүзләр, башка телләрдән кергән сүзләр, юнәлеш килешендәге I һәм II зат алмашлыклары сингармонизм законынына буйсынмый: Илшат, китап, миңа, сиңа.

Проблемалы сорау: ә бу сүзләргә нинди кушымча ялгана соң?

Сораулар ярдәмендә нәтиҗә чыгару.

Сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән [о], [ө], сузыклары булса, икенче һәм башка иҗекләрдәге [ы], [э] авазлары урынына [о], [ө] сузыклары әйтелә: [болот], [төтөн]. Бу күренеш ирен гармониясе дип атала.

Презентация карыйлар. Сорауларга җавап бирәләр.

Укучылар үзләренең мисалларын әйтәләр, бу сүзләр белән җөмләләр төзиләр.

Аларда кушымчалар ахыргы иҗеккә яки авазга карап ялгана: Илшат-ка, китап-ны.

Тактада бирелгән сүзләрнең транскрипцияләрен язарга өйрәнәләр. Берничә укучы тактада эшли.

Эшкә нәтиҗә ясыйлар.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр, танып-белү гамәлләре, регулятив гамәлләр, коммуникатив гамәлләр.

1.Дәреслектән 44 нче күнегүне эшләү. Күнегүнең биремен уку, Х.Туфанның шигыреннән өзекне аңлату.

Туган тел турында тагын нинди шигырьләр беләсез? Туган тел турында берничә шигырь уку. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсыларына калын, кайсыларына нечкә кушымча ялганган? Йомгак.

2. 46 нчы күнегү. Укыгыз һәм күчереп языгыз. Калын һәм нечкә сузыкларның астына сызыгыз. Кайсы сүзләр сингармонизм законына буйсынмый? Шулар белән җөмләләр төзегез.

Сөйләм телен үстерү. Сюжетлы рәсем буенча эшләү.

Бу рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән? Сингармонизмга буйсынмаган сүзләр бармы? Кагыйдәне искә төшерү.

48 нче күнегүне эшләү. Укыгыз. Җәя эчендәге кушымчаларның тиешлесен куеп күчереп языгыз.

Ял минуты. Татарча бию көе яңгырый.

Сәнгатьле уку. Сүзлек өстендә эш: тактада бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен укыйлар.

Шигырьнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәләр. Мисаллар китерәләр.

Биремне эшлиләр. Сингармонизмга буйсынган, буйсынмаган сүзләрне әйтәләр.

Калын һәм нечкә сузыклар астына сызалар. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне әйтәләр һәм алар белән җөмләләр төзиләр.

Рәсемдә сурәтләнгән предметларны атыйлар. Аларның сингармонизм законына буйсынган яки буйсынмаган булуын әйтәләр. Бу сүзләр белән җөмләләр төзиләр.

Сәнгатьле укыйлар. Бирелгән кушымчалардан тиешлесен сайлап алалар. Ни өчен шулай сайлауларын аңлаталар. Нәтиҗә ясыйлар.

Экранда төрле бию хәрәкәтләре эшләгән малай артыннан кабатлыйлар.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр, танып-белү гамәлләре, регулятив, коммуникатив гамәлләр.

VI. Эталон буенча уҡучыларның эшләрен үзаллы тикшерүе.

-Укучылардан теманы ни дәрәҗәдә аңлауларын бәяләргә тәкъдим ителә.

-Индивидуаль эш. “Сингармонизмга буйсынган яки буйсынмаган сүзләрне ике баганага аерып языгыз”, дигән биремле карточкалар таратыла.

-Эшләп беткәч, экранда дөрес җаваплар күрсәтелә.

-“Уңышлар баскычын” кулланып укучыларга эшләгән биремгә үзбәя бирергә тәкъдим ителә.

-“Уңышлар баскычын”да эшләү, теманы ни дәрәҗәдә аңлауларына беренче баскычта үзбәя бирәләр.

-Карточкаларда индивидуаль эшлиләр.

-Экрандагы дөрес җавапларга карап укучылар үзләренең эшләрен тикшерәләр.

-“Уңышлар баскычы” ның икенче ягында эшләгән биремгә үзбәя бирәләр.

-Ике як басычтагы билгеләрен чагыштырып карыйлар, нәтиҗәләр чыгыралар.

регулятив гамәлләр, коммуникатив гамәлләр.

VIII. Дәресне йомгаклау.

Дәрестә өйрәнгән тема буенча сораулар бирелә. Калын һәм нечкә сузыкларны искә төшерегез. Сингармонизм законын аңлатыгыз.

Сорауларга җавап бирәләр, мисаллар китерәләр.

1. Укучылар, димәк без дәрес башында куйган максатыбызга ирештекме? Куелган бурычларны үтәдекме? 2.Укучыларга дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирергә тәкъдим ителә, шулардан чыгып, аңлатып, укытучы үз билгесен куя.

3.Өй эшен аңлату.а) 49нчы күнегү. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар өстәп, сүзтезмәләрне күчереп языгыз һәм шул сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез; б)туган телгә багышланган шигырьләр табып, язып алып килегез.

Дәрестә башкарган эшләренә нәтиҗә чыгаралар.

Укучыларның дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр, билгеләрен әйтәләр.

Көндәлекләргә өй эшен язып куялар.

Сингармонизм в татарском языке примеры

Сингармонизм в татарском языке примеры

Сингармонизм в татарском языке примеры

Сингармонизм в татарском языке примеры

Сингармонизм в татарском языке примеры

Сингармонизм в татарском языке примеры

Номер материала: ДБ-902619

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Видео

Мягкость и твёрдость звуков в татарском языке (сингармонизм)

Мягкость и твёрдость звуков в татарском языке (сингармонизм)

Уроки татарского языка Урок 3 закон сингармонизма. Өстәл-стол

Уроки татарского языка Урок 3 закон сингармонизма. Өстәл-стол

Татарский с Дмитрием Петровым. Урок 1 | ТНВ

Татарский с Дмитрием Петровым. Урок 1 | ТНВ

Уроки татарского языка (Татар теле дәресләре) 1 - 10

Уроки татарского языка (Татар теле дәресләре) 1 - 10

Числа в татарском языке – учим татарский с нуля (татарский для начинающих)

Числа в татарском языке – учим татарский с нуля (татарский для начинающих)

Уроки татарского языка Урок 13 тартым алмашлыклары

Уроки татарского языка  Урок 13  тартым алмашлыклары

Уроки татарского языка Урок 16 асыл сыйфатлар

Уроки татарского языка  Урок 16  асыл сыйфатлар

Приветствие в татарском языке – учим татарский с нуля (татарский для начинающих)

Приветствие в татарском языке – учим татарский с нуля (татарский для начинающих)

Уроки татарского языка Урок 8 Зат алмашлыклары

Уроки татарского языка  Урок 8  Зат алмашлыклары

Главное правило татарского языка (агглютинация)

Главное правило татарского языка (агглютинация)
Поделиться или сохранить к себе:
Добавить комментарий

Нажимая на кнопку "Отправить комментарий", я даю согласие на обработку персональных данных, принимаю Политику конфиденциальности и условия Пользовательского соглашения.