Сукмак изложение на татарском языке + видео обзор

Сукмак изложение на татарском языке

К?з (диктант)

Просмотр содержимого документа
«8Кл »

8 нче сыйныфларның татар группасы өчен контроль эшләр

Төрле буяулары белән алтын көз килә.Көндез җылы җәйдән аерма юк диярсең: кояш кыздыра,күк йөзе зәңгәрләнеп тора.Иртән һәм кичен көннәр салкынча.Агач яфраклары,аз гына кагылуга,төрле төстәге күбәләкләр кебек,җиргә сибелә башлыйлар.Бу чорны халыкта “Әбиләр чуагы”дип йөртәләр.Урманнар сирәгәя башлый.Бары тик чыршылар гына,яшел туннарын кигән килеш,кышка керергә җыеналар.Җәйнең тырыш эшчеләре-бал кортлары_ кышка әзерлекләрен тәмамлап киләләр.Җәнлекләр,хайванннар һәм кошлар өчен әле җирдә азык күп, шуңа күрәдер, аларның кәефләре яхшы.

Алтын көз үзенең муллыгы белән күңелгә якын.Өлгергән җиләк-җимеш,яшелчә,иген әле җыелып бетмәгән.Һәркем шул уңышны җыю белән мәшгуль.

Сәгать алты тулыр-тулмас иртәнге прогулкага чыгып барганда,күрше квартирага звонок биреп торучы карчыкка юлыктым.Звонок төймәсе шактый биектә,әбинең буе тәбәнәк кенә:ул,аяк очларына басып,өскә үрелгән.Язгы палто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән.Карчык,кулын звонок төймәсеннән алмый гына миңа текәлеп карап куйды.Йөзе борчулы,күз карашында ниндидер өметсезлек,аптыраш сизелә иде.Болай да ябык,җыйнак гәүдәсе борчудан куырылып калган кебек тоела.

Әбигә күршеләремнең бер генә атна элек ялга китүләрен әйттем.Ул,хәвефләнеп,ни әйтергә белми тотлыгып калды.Аның тәмам өметсезлеккә төшүен күреп,кызганып куйдым.”Бик кирәк идемени соң алар? “-дим.Карчык баскан җирендә таптанып алды,авыр сулады.”Кирәк иде шул,бәбкәм,бик кирәк иде.Өченче килүем инде.Мунчага барганда,акчамны онытып калдырып,Хәбирәдән 25 тиен акча алып торган идем.Шуны бирәсем бар иде,-ди. ”И әби,шул 25 тиен артыннан йөрмәсәң инде,-дим,-әллә ни зур акча түгел ич!”

Карчык миңа ялт кына карап алды.Сүзләремне ошатмавы шундук йөзенә чыкты.”Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның,бала.Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел.Үлеп-нитеп китсәм,өстемдә кала ич!”-диде.”Алайса,калдыр соң миңа 25 тиенеңне,алар кайткач,кертеп бирермен”-дим.

Әбинең өстеннән тау төштемени!Ул ашыга-кабалана ишектән чыгып китте. Бурычыннан арынган әбинең эчке бер нур белән балкыган йөзе,җете ак челтәр шәле күз алдымда озак торды.

Кышкы кичтә (диктант)

Атна буе инде буран котыра,Ишегаллары,урам коймалары тау-тау булып өелгән көрт астында калган.Буран исә һаман котырына,ак ялын уйнаклатып,тәрәзә пыялаларына сарыла,морҗага кереп,кемнедер тирги,үзе белән көч алышырга чакыра.

Бирем. Тексттагы фигыльләрне табып,төркемчәләрен билгеләргә.

Дуслыкның гүзәл хис икәнен аңлау өчен,философ булу кирәкми дә. Ышаныч,түземлелек,уртак сөенеч,күпмедер дәрәҗәдә көнләшү хисе-дуслыкка бар да сыя.

Дуслар серләрен яшерми. Балачактан без иң якын кешебезне дус-сердәш дип саныйбыз.Башкаларга кирәк тә булмаган нәрсәне арада олы бер сер итеп саклаган булабыз.Ул аерым гына кинога китсә дә, үпкәлибез.Әмма болар бар да вакытлыча гына бит.Еллар үтәр, карашлар үзгәрер,дусларыбыз артыр.Кем беләндер әдәбият-сәнгать турында гәпләшербез, кем беләндер яңа әйбер алганда киңәшләшербез, кемнәндер кыен чакта ярдәм сорарбыз.

Чын дуслык- гомерлек. Шөгыльләребез яңара,танышларыбыз алышына,үзебез дә үзгәрәбез. Яңа дуслар да табыла. Юк, иске дуслар онытылмый. Бары тик вакытлар үтү белән аралар ерагаерга, фикерләр туры килмәскә мөмкин. Якын дус та мәңгелек түгел-моның белән килешергә туры килә.

Бирем. Тиңдәш кисәкләрне табып, асларына сызарга.

Безнең татар халкы элек-электән игелекле булган,мохтаҗларга ярдәм итүдән тәм тапкан.Элек үк татар байлары ярлы балалары өчен мәктәп-мәдрәсәләр, больницалар салдырган.Шулай итеп,бергәләп тотынып, милләтне саклап калганнар. Менә хәзер йөз еллардан соң да без изгелек турында сүз кузгаттык.Әйе, безнең белән янәшәдә авыр тормышта яшәүче,бездән күпкә бәхетсезрәк кешеләр дә бар.Ә һәркемнең бәхетле буласы килә.Кемнедер бәхетле итү кулыңнан килә икән,нигә аны эшләмәскә! Моны фән дә, дин дә,халык та хуплый.Бабайлар да :”Юмарт кулга мал күбрәк керә”,-дигәннәр бит.

Бирем. Беренче-өченче җөмләләрдәге ия белән хәбәрнең асларына сызарга,нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләрен күрсәтергә.

Кешене тормыш төрле хәлләр белән сыный. Шатлыклары да, югалтулары да, ялгышулары да була. Менә шул ялгышлардан чыга белергә, аларны бик тиз һәм матур итеп төзәтергә кирәк.

Әгәр кеше үз ялгышын танырга теләми яки артык хәсрәтләнә, тормышын беткәнгә саный икән, моннан аның үзенә дә, башкаларга да кыенлык килә. Башкаларны ялгыш үзе түгел, ялгышканнан соң аны төзәтә белмәүченең хәле борчый.

Бирем. Беренче обзацтагы җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

Сүзтезмә һәм җөмлә (тест)

1. Җөмләне язып бирегез.

Зөлфиянең апасы ике ел элек.

а) яхшы укый б) кияүгә чыкты в) кунакка барачак.

2. Бу җөмләгә туры килгән сорауны сайлап языгыз.

Ул көндез эштә бит

а) әниең өйдә юкмыни? б) кунаклар кайчан килә? в) синең буш вакытың бармы?

3. Бу җөмләләр нинди темага карый?

Туган көн бәйрәменә аның барлык туганнары да килделәр. Олы кызы бәйрәмне видеотасмага төшерде.

а) “Мәктәп” б) “Гаилә” в) “Рәсми сөйләм”

4. Кайсы реплика шикләнүне белдерә?

а) Ярый, рәхмәт б) Могҗиза! в) Юк, булмас!

5. Сүзнең дөрес тәрҗимәсен табыгыз.

а) сомневаюсь б) верю в) люблю.

а) килен б) кияү в) буяу г) каенана д) каената.

7. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз.

а) бәхет – радость б) кайгы – горе в) терәк – опора.

8. Кирәкле алмашлыкны куеп языгыз.

. әниең белән шатлыкны да, кайгыны да уртаклашасың.

9. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Вам хотелось узнать.

а) сезнең беләсегез килде б) сезгә белергә кирәк в) сез белергә тиеш.

10. Җөмләгә кирәкле сүзне сайлап языгыз.

а) яхшылык б) зыян в) хөрмәт.

11. Җөмләне язып бетерегез.

Сеңелем балалар бакчасында сонарга.

а) йөзде б) көлде в) өйренде.

12. Кайсы раслау дөрес түгел?

а) Ия белән хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре

б) Татар телендә сыйфат төрләнә в) Фигыльләр барлыкта яки юклыкта була.

Карчык,кулына яңгырдан шактый чыланган шәлен тотып,бүлмәгә килеп керде. Кергәч тә ул, эзләнеп,бүлмә буйлап бик тиз генә күзләрен йөртеп чыкты.Аның күзләре аңа таба елмаеп, өзелеп карап торган яшь егеткә текәлде. Бер секунд. Шул секундта аның кашлары, иреннәре кинәт калтырый башлады, һәм ул, ашыгып, каушап, яшь егеткә таба китте. Эчтән, ерактан калтырап чыккан тавыш белән:

Бераздан соң егет, үзен кулга алып,һаман да әле беркадәр калтыраган, күз яшьле тавыш белән:

-Юк, балам. Юк,бәгырем.

Берничә минуттан соң инде алар,тынычланып,сөйләшеп утыра башладылар. Ана сестра кертеп куйган капчыкны чишеп җибәрде,аннан кызарып пешкән эре-эре алмалар чыгарды, берсен улына сузды һәм шунда урыныннан торып,яралыларга да өләшеп чыкты.

Егетнең курыккан һәм аннан сакланган нәрсәсе котылгысыз рәвештә туды. Ана капчык төбеннән бәрән йоныннан бәйләнгән йомшак,җылы,мамыклы оекбаш чыгарды.

Саттаров ялварулы тавыш белән кычкырып җибәрде:

-Әни! Аякларымны ачарга ярамый!

Ана кинәт туктады.Сорау тулы күзләре белән улына карады.

Егет җавап бирмәде. Аның күзләренә гаҗәпләнү чаткылары чыкты.

-Улым, бәгырем,-диде ана,-яшермә!Мин барысын да беләм. Фронтта нинди батырлыклар күрсәткәнеңне дә, сул аягыңның тездән киселгәнен дә беләм.Батырлыгыңны ишетеп шатландым мин,ә яралганыңны белгәч, бөтен җаным белән әрнедем. Хәзер, сине күргәч, шатлыгым гына калды.

Ул, одеялның бер читен ачып,сыңар оекбашны улының таза аягына кидерде. Аннары,бераз уйланып торганнан соң, улына тагын сорау тулы күзләре белән карап алды да аның яралы аягы өстендәге одеялны саклык белән генә ачты һәм аның тездән югары киселгән, марля белән уралган аягына,күзләрен йоммыйча,иреннәрен каты кысып,бераз карап торды. Сыңар оекбашны нишләтергә белмичә кулында әвәли-әвәли:

-Бусын,бәлки, сестра кигезер?-диде.

Улы,ярар дип, башын селкеде.

Ана, улының аякларын сакланып кына одеял белән томалап төреп, яңадан урынына утырды.

Изложение Кем җырлады?

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станиядә ике эшелон очрашып,янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон,икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде.

Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант-татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы тездән югары киселгән,ә санитар поезды юлга чыккач,аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә,шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача,янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа.Ләкин бу озакка бармый.

Бу кечкенә станиягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде.

Әллә шул чакта,әллә чак кына соңрак,егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр. Егет, өне катып,тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?

Искиткеч таныш,якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына-Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады.Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын, Татар җыры,Таһирә җыры, Туган ил җыры. Ах, моңардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме?

Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавышсыз-тынсыз гына кузгалып китте- егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады.

Поезд китте, ялгыз кабер торып калды.

Караңгы төндә каршы очраган эшелонның ишегенә сөялеп, ялгыз гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

Тестлар (Җөмлә кисәкләре.)

1.Сүзләр арасындагы тезүле бәйләнешне табарга:

1)язгы көн 2)уку башланды 3)конкурс булды 3)килдек һәм күрдек

2.Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табыгыз:

1) кичә кайту 2) кунаклар кайтты 3) абыең бездә 4) сабыр, акыллы

3.Ачыклаулы мөнәсәбәтне табыгыз:

1) әнинең яулыгы 2) китап дустымныкы 3) бала уйный 4) без,малайлар

4.Сүзтезмәнең төрен билгеләгез: безгә әйтү

1)алмашлык сүзтезмә 2)фигыль сүзтезмә 3)исем сүзтезмә

1) мәктәптән кайту 2) әтәч гөмбәсе 3) җир җиләге

6. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез: җиденче кат

1) сан сүзтезмә 2) сыйфат сүзтезмә 3) исем сүзтезмә

исемле фигыль сүзтезмә 2)сыйфатлы исем сүзтезмә 3)фигыльле фигыль сүзтезмә

8.Спорт белән шөгыльләнү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

1) янәшә тору 2) бәйлек 3) килеш кушымчасы 4) фигыль кушымчасы

9. Мактап сөйләү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

10. Матур йорт сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

1) янәшә тору 2) бәйлек 3) килеш кушымчасы 4) хәл фигыль кушымчасы

11. Авылга кайту сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

1) янәшә тору 2) бәйлек 3) юнәлеш килеш кушымчасы 4) сыйфат фигыль кушымчасы

12. Ияне тыбыгыз: Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү иде.

1 )исәбе 2) Рушадның 3) чиләк 4)су

13.Хәбәрне табыгыз: Хәлим аларның сүзләрен колагына җыеп торды.

1) сөйләгән 2) җыеп 3) торды 4 )колагына җыеп торды

14.Хәбәрнең төрен билгеләгез: Шомырт куагы тирәсендә бал кортлары очып йөри.

1) гади фигыль хәбәр 2) кушма фигыль хәбәр 3) тезмә фигыль хәбәр 4) тезмә исем хәбәр

16.Тәмамлыкны табыгыз. Габдулланы ике кеше чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр.

1) Габдулланы 2) чыбылдыклы 3) бүлмәгә 4) кеше

17. Тәмамлыкның төрен билгеләгез: Сине көтеп, күп вакытыбыз үтте.

1) туры тәмамлык 2) кыек тәмамлык

18.Урын хәлен табыгыз: Йорт алдына матур итеп яшел төстәге эскәмияләр тезеп куйганнар.

1) эскәмияләр 2) матур итеп 3) йорт алдына

19.Вакыт хәлен табыгыз: Төнлә коеп салкын яңгыр яуды.

1) төнлә 2) коеп 3 )яңгыр

20. Җөмлә кисәкләренең астына сызыгыз, нинди сүз төркеме белән бирелгәнлеген билгеләгез:

Карт имәннәр тыныч тормышның беренче кышына дан җырлыйлар.

Грамматик биремле диктант. “Кышкы урман”

Кышкы урманның үз нәфислеге бар.Кояшлы иртәләрдә ул аеруча матур, аеруча гүзәл. Чуклы ак шәл яябынган зифа каеннар бигрәк матур. Алар мәңге яшел наратлар янәшәсендә горур кыяфәт белән басып торалар.

Җилсез аяз көннәрдә урман бигрәк тә тын. Җитез песнәкнең берөзлексез сызгыруы, тырыш тукранның тукылдавы гына тынлыкны боза.

Яңа гына явып киткән ап-ак кар күзләрне чагылдыра. Аксыл-зәңгәр күктән елмаеп торган кояш нурында ак канатлы кар бөртекләре асыл ташлар кебек җемелдиләр.

Кайчан гына әле ямь-яшел киемнәргә төренеп, шаулап торган урман хәзер тирән уйга талган кебек тып-тын. Ул карасу-саргылт төскә чумып утыра. Тик ылыслы агачлар гына аңа урыны-урыны белән яшькелт төс биреп торалар. (103 сүз)

Бирем. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга.

Тест Иярчен кисәкләр

Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү иде.

1.исәбе 2.Рушадның 3.чиләк 4.су

Хәлим аның сөйләгән сүзләрен колагына җыеп торды.

1.сөйләгән 2.җыеп 3.торды 4.колагына җыеп торды

3.Хәбәрнең төрен билгеләгез:

Шомырт куагы тирәсендә бал кортлары очып йөри.

1.гади фигыль хәбәр 2.кушма фигыль хәбәр 3.тезмә фигыль хәбәр 4.тезмә исем хәбәр

А)Тизрәк уйлагыз да гариза языгыз. Б)Галинең безгә киләсе бар.

В)Чапан –ямь-яшел,чалма-чуп –чуар. Г)Җиденче яшемдә мине мәктәпкә бирделәр.

1.тизрәк 2.Галинең 3.ямь-яшел,чуп-чуар 4.бирделәр

А)Габдулланы чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр. Б)Ишектән юл кешесе килеп керде.

В)Теге вакыт әнисе килгән иде. Г)Таҗи шул уйлар белән чәй яныннан торып китте.

1.Габдулланы 2.ишектән 3.теге вакыт 4.әнисе

6.Тәмамлыкның төрен табыгыз:

Сине көтеп,күп вакытыбыз үтте. 1.туры тәмамлык 2.кыек тәмамлык

7.Урын хәлен табыгыз:

А)Абыйдан хат килде. Б)Синең бу эшең мактауга лаек.

1.абыйдан 2.мактауга 3.йорт алдына 4.кесәңдәге

8.Хәлнәң төрен билгеләгез:

9.Җөмләдә нинди хәл аерымланган:

Тагын мин,авылымны искә төшереп,ерактан балачагыма иеләм. 1.вакыт хәле 2.рәвеш хәле 3.сәбәп хәле 4.максат хәле

А)Ихтимал,минем бу вакыттагы дулкынлануым да шуны сизенүдән килә торгандыр.(Ә.Е)

Б)Зөһрә-бик матур исем.(Ә.Е) В)Аерата төпчек кызлар-игезәкләр сылу булып үсте. (А.Г)

Г)Син китәрсең безне базга бикләп, Д)Хуш,иске ел, көмеш сакаллы!(М.Җ)

1)ихтимал 2)матур исем 3)игезәкләр 4)көмеш сакаллы

11.Эндәш сүзне табыгыз:

А) Синең белән булышырга бала-чагамыни мин?(М.Ә) Б) Ипи салу. Дөньяда иңигелекле,мәгънәле,иҗади бер эш ул.(М.М)

В) Исәнмесез, керергә мөмкинме? Г) И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкәтдәс нәрсә-эш.(Г.Т)

1. Синең белән 2. Ипи салу 3. Исәнмесез 4. И сабыйлар

12.Кереш сүзне табыгыз:

А)Әйдә!-диде яшьти.(М.М) Б)Кара аны,начар укып, әтиеңнең йөзенә кызыллык китермә.(И.Г В)Игътибар белән карасаң,күрәсең. Г)Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага, әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш.(Г.Т)

1. Әйдә 2. Кара аны 3.Карасаң 4. Әйтерсең лә

13.Кайсы җөмләдә җөмлә кисәкләрен билгеләүдә хата бар?

14.Бу нинди иярчен җөмлә?

Минем киңәшем шундый:намусыңны яшьтән сакла.

1)иярчен аергыч 2)иярчен хәбәр 3)иярчен ия 4)иярчен сәбәп.

15.Яңа китап укыгач(9-10 җөмлә белән үз фикереңне язарга).

Урман! Урман! Сине ничә тапкыр иңләгәнем, матурлыгыңа сокланып арлы-бирле йөргәнем бар. Кайчан килсәм дә, син минем күңелемә илһам, ял бирәсең. Син җәй көне дә, көзен яфракларың алтынланганда да, кышын ак юрган ябынганда да, язын бө-реләрең уянганда да матур. Синең зифа каеннарың, мәһабәт имәннәрең, иркә юкәләрең, горур өрәңгеләрең, алан тирәли тезелгән умырзаяларың килгән саен миңа нидер сөйлиләр, күрми үтсәм, дәшеп калалар. Мин үземне һәрвакыт иң якын дусларым арасында кебек хис итәм. Менә бүген дә сиңа килдем. Синең уянуыңны, бөреләр ачылуын үз күзләрем белән күрү өчен килдем. Әйе, яз сине дә, кешеләрне дә яшәртә, минем дә күңел бөреләрем ачы-лалар, йөрәгемдә яңа хисләр уяна. Минем күңелем дә җилле көнне син шаулаган төсле шаулый.

Кояшның беренче нурлары агачларны кисеп үтте. Әкрен генә җил исеп куйды. Җил торган саен көчәя барып, агачларны чайкалдыра башлады. Урман язгы ташу кебек шау-ларга тотынды. Ул уянды.

Бирем.Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләгә тулы синтаксик анализ ясарга.

Гади җөмлә синтаксисы (тестлар):

а) җөмлә, б)сүзтезмэ в)синтагма, г)синтаксик бөтен

Аергыч ияреп килгән кисәк. була.

а) бер үк сорауга җавап бирәләр, б)бер үк сүз төркеменнән булалар, г) бер үк синтаксик вазифа башкаралар,

а) үтәүчене генә, б)билгене генә, в) объектны гына, г)сәбәп-максатны гына,

а) үтәлү вакытын, урынын; б)шартын, күләмен, билгенең билгесен, киресе буласын, рәвешен; в)сәбәбен-максатын;

г)алда күрсәтелгән мәгънәләрнең барысын да

б)эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсен, в)эш яки хәлнең күләмен, г)эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсен, күләмен

Сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш вакытында.

А)җөмлә кисәкләре тигез хокуклы була, бер-берсенә буйсынмый; б) Сүзләр үзара бер-берсенә буйсынып килә;

В) кисәкләре тигез хокуклы була, сүзләр үзара бер-берсенә буй­сынып килә; г)сүзләр үзара каршылык мөнәсәбәтендә.

Б)кыек объект, В)туры объект, кыек объект, г) үтәүчене,нинди дә булса хәлне кичерүче затны

Б)бәйлекләр, в) янәшәлек г) тезүче теркәгечләр

13.Кыек тәмамлык. формасын алган сүзләр белән бирелә.

а) төшем килеше, б) билгесез килеш, в) баш килеш, г)чыгыш килеш,

а) аныклагач белән аныкланмыш, б) ия белән хәбәр,

в) хәбәр белән хәл кисәкләр, г) ия белән аергыч,

14.Урын хәле эш яки хәлнең үтәлү. белдерә.

15.Аныклаулы мөнәсәбәт вакытында

а) иярүче сүз ияртүчедән һәрвакыт алдан килә, б) иярүче сүз ияртүчедән соң килә,

в) иярүче сүз ияртүчедән алдан да, соң да килә, г) иярүче сүз ияртүчедән соң килә алмый,

д) иярүче сүз ияртүчедән ерак урнаша.

а) максатын, б)сәбәбен, в)сәбәбен һәм максатын, г)күләмен,

а) теләсә нинди сүз төркеме, б) фигыль, фигыльдән башка сүз төркемнәре, в)исемнәр, г)рәвешләр

18.Атау җөмләләрнең баш кисәге… белән белдерелә. Фигыль,

А)фигыльдән башка сүз төркемнәре, б)теләсә нинди сүз төркемнәре, в)исемнәр, г)ымлыклар

19.Шарт хәле эш яки хәлнең… белдерә. Киресе булуын,

А)шартын, б)максаты, в)рәвешен, г) сәбәбен

А)төшенчәне, күренешне гомумиләштереп атый; б) төгәлләп бирә;

В)гомумиләштерә дә, төгәлли дә; г) аныклап бирә, яңалык хәбәр итә.

А)шартын, Б)күләм-дәрәҗәсен В)рәвешен, Г)максатын

22.Җөмләгә. а)модальлек кенә, б)хәбәрлек кенә в) модальлек һәм хәбәрлек хас; г) хәбәрлек,

модальлек һәм хәбәрлек хас түгел.

Б)аергыч аерылмыштан алда, В)тәмамлык, хәлләр ияртүчеләреннән алда, г)аныклагач аныкланмышыннан соң,

д)ия хәбәрдән, аергыч аерылмыштан, тәмамлык, хәлләр ияртүче­ләреннән соң

а) теләсә нинди сүз төркеменә, б) исемгә генә, в) сыйфатка гына, г) рәвешкә генә, д)фигыльгә генә

а) бер генә сүздән, б) баш кисәкләрдән генә, в)баш һәм иярчен кисәкләрдән г) иярчен кисәкләрдән, д)модаль кисәкләрдән генә

а) киресе булуын, б)шартын, в)сәбәбен, г) максатын, д)вакытын

а) баш килештә исем урынында килгән теләсә нинди сүз төркеме белән, в)баш килештәге сүз һәм бәйлек белән, г) иялек килешендәге исемнәр белән, д)төшем килешендәге сүзләр белән

а) гади генә, б) тезмә генә, в) гади һәм тезмә г)кушма, д)гади, тезмә, кушма

а) хикәя, б)сорау,. в)боерык, г)тойгылы җөмләләрне барлыкка китерүче чаралар белән д)боларның барысы белән дә

а) бер мөстәкыйль, бер ярдәмлек сүздән б)ике мөстәкыйль сүздән, в)ике тиңдәш кисәктән г)бер мөстәкыйль, ике ярдәмлек сүздән,

35.Хәлләрнең аерымлануы өчен. түбәндәге шартларның булуы кирәк:

а) ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булу, б) ияртүчесеннән ераклашкан булу,

в) аерымлану интонациясе белән әйтелү,

г) алда саналганнарның барысы да булу,

д) ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булу һәм аерымлану интонациясе белән әйтелү.

а) тәмамлык, б) ия, в) аергыч, г) урын хәле, д) сәбәп хәле

37 Татар телендә җөмлә кисәкләренең саны:

а) биш, б) алты, в) җиде, г) сигез, д) тугыз

Еллык контроль диктант

Туган җир. Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә. Берәүләр аны тоташ яктылыктан торган киңлекләр рәвешендә күрсә, икенчеләре, ирексездән, ямансу күкселлек, бушлык итеп хәтерлиләр. Балалык, яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән безнең буын кешеләре туган җир күренешләрен күз алдына иртәнге алсулык кыяфәтендә генә китерми торганнардыр. Кайда гына булмасын, кайчан гына булмасын, шул ерак хатирәләр, ничектер көзге җил сыман кагылып, күңелне өшетеп узалар. Моңсу да, шатлыклы да әллә нинди бер хис йөрәкне сулкылдата. Әрнүе дә, ләззәте дә бергә. Туган җир син, ах, туган җир.

Яз көне, сары яфраклар, былтыргы үләннәр түшәген аралап, ямь-яшел үлән шыта. Аксыл гына, көчсез генә. Аны йолкып алу өчен, шундый ук төстәге яшькелт-сары бибиләр дә әллә ни көч куймыйлар.

Табигать алардан курыкмый.

Алар җир матурлыгын арттыралар, тулыландыралар. (120 сүз)

Бирем. 1. Сезгә туган җир нәрсәсе белән якын? Берничә җөмлә белән язарга.

2. Кушма җөмләләрне табарга, гармматик нигезне билгеләргә. Схемаларын сызып, төрен язарга.

Источник

Татар теленнән контроль диктант һәм өйрәнү характерындагы изложение текстлары

Мөсәлләмова Айгөл Фәнзил кызы,

Тексты письменных работ по родному татарскому языку и чтению для 4

Чуар тавык чебешләренйөрергә чакырды.Чебешләр бәләкәй канатларын җилпеделәр.Алар йомшак үлән очларын нәни

томшыклары белән өзеп алдылар.

Алар янына усал песи килде.Аның яшел күзләре ут кебек ялтырый.Песи арт тәпиләренә басты.Аның очлы тырнаклары тырпайды.

Чуар тавык үткен томшыгы белән аның колак төбен чукып алды.

Песи качты.Чуар тавык шат җыр башлады.Туптай чебешләр әнкәләренең җылы канатлары астына җыелдылар.

Көз.Кояшлы аяз көн. Авылның очыннан ук башланган урманнар,сарыга манчылып, тыныч кына оеп утыра.Сирөк-мирәк кенә

куян куган этнең тавышы ишетелеп куя.

Күптән инде кыр эшләре тәмамланган.Басулар,билләрен бөгеп,иген үстереп биргәннән соң,батырларча күкрәу киереп ял итә.Күңелләрне тибрәтеп яткан яшел уҗымнан кемнеңдеразгын башмагы һаман кайта белми,әрсезләнеп утлап йөри.Печән эскертләренең

аркылы агачларына кунаклап,тирә-юньне чая бөркетләр күзәтә.Гүя,алар ялан сакчылары,әйтерсең,туган төякләренең иминлеген саклыйлар.

Әйе,алтын көз.Һәр җирдән муллык,бәрәкәт күзгә ташлана.Халык өйдә хуҗалык эшләре белән мәшгуль.Җәенкулы тимәгән абзар-сараен рәтли,бура бурый. Әукучы балалар,шау-гөр килеп,мәктәп яны бакчасында алмагачлар утырта,яшь үсентеләрне ашларга тирес ташый.

Икмәк-табын күрке.Кибеттә ипине кул белән тоткалап карарга ярамый.Йомшаклыгын чәнечке белән әкрен генә басып карыйлар.

Ипине бер-ике көнгә җиәрлек итеп сатып алыгыз.

Икмәк үзенә дымны бик тиз тарта.Ул ят исләрне тиз сеңдерә.Аңа тузан тиз куна.Шуңа күрә аны аерым савытка салалар.

Ипине ипи савытында саклыйлар.Савытны әледән-әле юып һәм җилләтеп торалар.

Арыш һәм бодай ипиен аерым саклыйлар.

Ипи телемнәрен тәлинкәдән кул белән алалар.Аларны чәнечке белән алырга ярамый.

Әдәпле кеше ипине бервакытта да әрәм-шәрәм итми.

Безнен якларда кайсыбер елларны кыш булмый йөдәтә. Быел алай булмады.Кыш кыска тотты.Карлы яңгырлардан соң туңдырып җибәрде һәм кар яуды.Бөтен дөнья яктырып киткәндәй булды.Ерактагы урман көрәнсу зәңгәр төс алды.Чана юлы тоште.Хәзер яланнарда моңсу да,тантаналы да,тын да булып калды.

Ләкин бу хәл дә күпкә бармады.Бүген кичкә табан көньяктагы офык томаланды. Аннан соң җил исеп куйды.Озак та үтми,җил тагы

Да көчәя төште.Буранлап кар ява башлады.Тагын бераздан күз ачкысызбуран күтәрелде.Улкар өермәләрен учлап-учлап,өйләрнең тәрәзәләренә сипте.Начар ябылган абзар-кураларны кар белән тутырырга кереште.Көчайгәннән-көчәя барып, буран әллә нинди шомлы тавышлар чыгарды,морҗаларга кереп улады.

Көртлекләр кар астында.

Җәйге таң.Чут-чут итеп сандугачлар сайрый.Ак каеннарның башларына,ак шәл ябынгандай,ак томан урала.Мәһабәттаулар,черем иткәндәй,тынып калганнар.Шундый искиткеч матур дөньяның гүзәллеген тик куна ятып ат көткән малайлар гына тьоя торгандыр.

Мин җәйге каникул вакытында Инзәр буенда ат көттем.

Ат көтү бик җаваплы эш ул.Сезгә бер вакыйга турында сөйлим әле.

Беркөнне таң атып килгәндә,бер колын кешни-кешни куыш янына чабып килде.Аның тиресе.киселгән кебек,чыелып киткән.Әнисе

Аның белән юк иде.Без аны ике көн эзләдек,шуннан гына атны аю екканын белдек.Аучылар аюның эзеннән барып,атып алдылар.

Колынны без,укучылар,тәрбиягә алдык.Ул бик әйбәт булып үсеп килә.

Бакчачы бабай Чулпанга Бер алма бирде.Ул алма бакчачы бабайның учына көчкә сыя.Шулкадәр тәмле-ашасаң,телеңнейотарсың.

Шулкадәр хуш исле-хушбуйлар бер якта торсын!

Чулпан алманы кояшка күтәреп карады.Аннан соң вазага салды.Соңыннан ул алманыөстәл өстендә тәгәрәтептәкарады.Бу зур һәм

Матур алманыЧулпан ашарга дакызганды.Ул алма турында озак уйланды.Алманың исеннәнавызына сулар килде.

Менә Чулпан дәресләрен әзерләп бетерде.Ул алманы кәгазьгә төрде дә мәктәпкә алып китте.

Бу зур алманыЧулпан класста иптәшләре белән бүлешеп ашады.Төшләрен мәктәп бакчасына утырттылар.Күп тә үтмәс,тагы да гаҗәбрәк алмалар үсәр.

Кич булып килә иде.Өй морҗасыннан.куе наратлар диңгезен түбән калдырып,күккә табан туп-туры. төтен баганасы күтәрелә.

Кичке кояш,ерактан. урман эченә төшеп йокларалдыннан,төтенбаганасын алтынга манды.Наратларның. канатлары ас

тына ышыкланып. кошлар йокыга талды.Озакламый йорт артындагы. ялан,тын гына сузылып яткан юл өстенә җиңел,күренер-күренмәс булып. томан пәрдәсе эленде.

Менә. аклан ягыннан җыр ишетелде.Әллә нинди көй иде бу.Мондый. көйне бу тирәдә беркемнең дә ишеткәне юк иде әле.

Дала җилләре кебек иркен сулышлы бу ерак илләр моңын Идел буеның. наратлары белән. кичке тынлык йотлыгып тыңлады.

Ишегалдында бер әтәч һәм тавыклар йөри.Алар янында бер малай вак ташлар җыя. Ул аларны кесәсенә тутыра.Малай урамга чыга.Аның бер кулында рогаткасы бар.Малай рогатканы тарта.Таш атылып китә.Ул трамвай тәрәзәсен ватып керә.Бер апаның ачы тавышы ишетелә. Трамвайны туктаталар.

Малай тиз генә кача.Тиздән әнисе эштән кайтып керә.Анын бер күзен бәйләгәннәр.Әнисенең йөзе ап-ак.Малай әнисенә куркып карый.Начар уены өчен бик үкенә.Тик инде соң була.

Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күптөрле.Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән,үзенә якын,

кадерле теле була.Шул телдә аның әти-әнисе,туганнарысөйләшә.Шуңа күрә дә ул телне туган тел –ана теле диләр.

Безнең туган телебез-татар теле.Илебез халыклары телләре арасында бай тарихлы телләрнең берсе.Бу телдә ел саен йөзләрчә исемдә китаплар басыла,дистәләгән газета-журналлар чыга.

Близкое к тексту изложение№15

Җиләк җыеп йөргәндә,алдыма бер кошчык килеп төште.Саргылт мамык беләнкапланган,җиңелчә калтыранып торган бу кошчыкны мин ипләп кенә тотып алдым.Ул сабан тургаеның баласы булып чыкты.

Тургай баласын өйгә алып кайттым.Кошчыкны идәнгә җибәрдем.Хәлсез аяклары белән бер-ике атлады да тынычсызланып тира-ягына карады.Алдына җим салдым,су куйдым.

Әни дә эштән кайтты.Әниемә сабан тургаеның баласы турында әйттем.Ул озакламый сайрый башлаячак,дидем.

Әнием,аны юкка алып кайткансың,сабан тургае иректә генә сайрый,читлектә яшәргә яратмый ул.Хәтта җирдә утырганда да сайрамыйча, тик һавага күтәрелгәч кенә сайрый,дип сөйләде.Мин бу хәбәрне беренче тапкыр ишеттем.Әнием кошчыкны җибәрергә кушты.

Мин аны яланга алып бардым да җиргә төшердем.Ул рәхмәтләр әйткән кебек карады да очып китте.Ялан киңлегендә югалды.

Бу вакыйгага берничә ел үтте.Җәй саен мин әнә шул кошчык белән саубуллашкан җиргә барам.Барган саен сабан тургаеның сайравын тыңлап кайтам.Ә ул миңа үзем очырып җибәргән тургай тавышы кебек тоела.

Менә озын кыш артыннан тагы да яз килде.Беренче көмеш тамчылар тамды.Кояш үзенең җылысын көннән-көн арттыра.Җиребезгә яз килә.Кар астында җир уяна.

Шушы язгы кояш нурлары астында туган республикабыз-сөекле Башкортстан җәйрәп ята.Таулар итәгендә кара урман шаулый.Далаларны нефть вышкалары каплаган.Анда бик күп могҗизалар башлана.Нефть тимер торбалар буйлап илебезнең төрле якларындагы заводларга озатыла. Нефтьне “кара алтын”дип йөртәләр.Безнең туган җиребез бик бай.

Источник

Видео

Рассказы на татарском языке | Сулар үргә акса да... | #12Скачать

Рассказы на татарском языке | Сулар үргә акса да... | #12

ВЫУЧИ ТАТАРСКИЙ ЗА 8 МИНУТ // TATAR LANGUAGEСкачать

ВЫУЧИ ТАТАРСКИЙ ЗА 8 МИНУТ // TATAR LANGUAGE

1 урок татарского с полиглотом ПетровымСкачать

1 урок татарского с полиглотом Петровым

Рассказы на татарском языке | Бары уземә ышанам | #11Скачать

Рассказы на татарском языке | Бары уземә ышанам | #11

Татарский с Дмитрием Петровым. Урок 1 | ТНВСкачать

Татарский с Дмитрием Петровым. Урок 1 | ТНВ

Уроки татарского языка (Татар теле дәресләре) 1 - 10Скачать

Уроки татарского языка (Татар теле дәресләре) 1 - 10

Способы согласиться на татарскомСкачать

Способы согласиться на татарском

Вкратце о татарском языкеСкачать

Вкратце о татарском языке

Татарский с Дмитрием Петровым. Урок 2 | ТНВСкачать

Татарский с Дмитрием Петровым. Урок 2 | ТНВ

Омонимы на татарскомСкачать

Омонимы на татарском
Поделиться или сохранить к себе:
Добавить комментарий

Нажимая на кнопку "Отправить комментарий", я даю согласие на обработку персональных данных, принимаю Политику конфиденциальности и условия Пользовательского соглашения.