Поздравление с Днем учителя на татарском языке
Укытучыбыз, рәхмәт сезгә,
Яхшылык, ярдәм өчен,
Җылы елмаюга, сүзләргә,
Ышаныч өчен, безгә өмет.
Сезне бәйрәм белән
Без барыбыз да котлыйбыз,
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Уңышлар, шатлык телибез.
Укучыларыгыз уңышлы булсын,
Тыңлаучан һәм яхшы,
Сезнең дәрес җиңел үтсен,
Барлык бала булсын итагатьле.
(перевод)
Учитель, вам спасибо,
За доброту, поддержку,
За теплые слова, улыбки,
За веру в нас, надежду.
Вас с праздником сегодня
Хотим мы все поздравить,
И пожелать всего вам:
Успехов, счастья, здравия.
Желаем вам учеников,
Послушных и хороших,
Пусть будет лёгким ваш урок
Для всех детей, пригожим.
Укытучы булу җиңел түгел чынлап та,
Моның өчен сәламәтлек һәм нервлар кирәк!
Дәфтәрләрне тикшереп, журналларны тутырып,
Өйгә бик соң кайталар алар.
Укытучылар балаларга күп белем бирәләр.
Сыйныф белән дус булырга, көнкүрештә дә иренмәскә.
Бер-берсен хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтәләр!
Авыр минутларда беркайчан да бирешмәскә.
Без барысы өчен дә укытучыларга «Зур рәхмәт!» дип әйтәбез.
Озак итеп, шатлыкны куреп һәм бәхетле яшәгез!
(перевод с татарского в стихах)
Учителем быть довольно непросто,
Для этого нужно здоровье и нервы!
Проверив тетради, заполнив журналы,
Возвращаются домой очень поздно.
Они помогают детям учиться,
С классом дружить, и в быту не лениться.
Они учат любить, они учат сражаться!
В трудностях никому не позволят сдаваться.
Скажем за всё мы учителям «Большое спасибо!»,
Долго живите, радостно и счастливо!
Укытучы, сезне котлыйбыз,
Теләкләрне сезгә сөйлибез,
Сәламәтлек, бәхет телибез,
Без барыбыз да рәхмәтлибез.
Укучылар сезнең булсын
Акыллылар һәм яхшылар,
Кешеләр каршыга килсен,
Күңелле, игелекле булсыннар.
(перевод)
Учитель, мы вас поздравляем,
Вам пожелания говорим,
Здоровья, счастья вам желаем,
За всё мы все благодарим.
Желаем вам учить детей,
Послушных, умных и хороших,
Желаем вам встречать людей
По жизни добрых и душевных.
Бала укыту җиңел түгел,
Безгә бу тоела димәк.
Белем бирү авыр, читен,
Авырлыклар да бар икән.
Сезне без котларга килдек,
Рәхмәт сезгә әйтәбез,
Сезне бәхет белән, шатлык,
Искә без төшерәбез.
(перевод с татарского)
Учить детей не так легко,
Как кажется нам всем.
Дать знанье, навык тяжело,
Не так уж без проблем.
И вот спешим мы вас поздравить,
И благодарность вам сказать,
Учитель вы нам всем на радость,
Мы будем все вас вспоминать.
Бүген Бөтендөнья укытучылар көне килеп җитте.
Менә беренче кыңгырау да яңгырады!
Контроль, өй эшләре яңадан башлана.
Әти-әниләр өчен бу чын сынау санала!
Тагын нервлары какшады, башында ак чәчләр.
Балалардан бертуктаусыз сораулар:
Ике тапкыр ничә була? Ни өчен кеше утын кисә?
Барлык укытучыларны да без котлыйбыз!
Алар бит безнең балаларга бик күп белем бирә!
Аларга бәхет, шатлык һәм нык сәламәтлек телибез!
Безнең балалар арасында азрак кабахәт кешелэрне белергэ!
(перевод с татарского в стихах)
Всемирный день учителя сегодня настал.
Вот и первый звонок для всех прозвучал!
Снова начнутся контрольные, домашние задания —
Для родителей это настоящее испытание!
Опять потраченные нервы, на голове седые волосы.
От детей бесконечные вопросы:
Сколько будет дважды два? Почему люди рубят дрова?
Поздравляем мы всех учителей!
Ведь так много знаний они вкладывают в наших детей!
Сколько они тратят своих нервов,
Чтобы добились наши дети успехов!
Желаем им счастья, радости и крепкого здоровья!
И как можно больше от наших детей им покоя!
Барлык мөгаллимнәрне
Котлыймын бәйрәм белән.
Шигырь аша юллыймын
Чәчкәләр бәйләм-бәйләм.
Бик авыр эшегездә
Сабырлык юлдаш булсын.
Тормышыгыз касәсенә
Бәхетләр тулып торсын.
(перевод с татарского)
С Днем учителя хочу
Учителей поздравить.
В этих строках я хочу
Вам цветочки отправить.
В ваших трудных работах
Терпения желаю.
Живите вы в радости,
Всех я поздравляю.
Укытучы коне белэн котларга,
Тагын мэктэпкэ ашыгабыз!
Мэдхия жырлап, зурларбыз.
Безне укырга ойрэткэч.
Язырга, чутларга, тапкырларга,
Бер-беренне хормэт итэргэ,
Грамоталыкка безне бергэлэшеп,
Ойрэттелэр бик нык тырышып!
Рэхмэтебезне бергэлэп эйтэбез.
Яхшылыклар узлэреннэ телибез.
Авыр хезмэтлэре жинел булсын,
Шатлыклар гына аларга юллыйбыз!
(перевод с татарского)
С днем учителя поздравлять
В школу мы спешим опять!
Будем оды петь и восхвалять,
Тех, кто выучил читать.
Нас писать, считать и умножать
И друг друга уважать,
Научили нас бесспорно,
Грамоте настойчиво, упорно!
Скажем дружно мы спасибо.
Пожелаем им добра.
Чтоб нелегкая работа,
Только в радость им была!
Безне тәрбияләп өйрәтәсез,
Безнең өчен сез мәктәптә ана,
Сезне бүген гаять телибез,
Укытучылар көне белән котларга.
Сез безне укытасыз,
Рәхмәт сезгә бик зур,
Безне әхлак итәсез,
Берни белән горур.
Мәктәп тәмам, китик,
Зур тормышка кереп,
Сезнең сүзне, әйтик,
Аңлап бик мәгънәсен.
(перевод с татарского в стихах)
Муштруете нас, учите,
Вы в школе, как родитель,
Хотим мы, вы послушайте,
Поздравить с днём учителя.
Вы нас нравоучаете,
Спасибо вам за все,
Во всем нас поучаете,
Не ждёте ничего.
Со школы как уйдем,
Вступив во взрослу жизнь,
Труд весь ваш мы поймём,
Поймём слов ваших смысл.
Поздравления с днем рождения на татарском языке своими словами в прозе
Хөрмәтле (исем — имя) әфәнде! …ханым! Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез! Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы сәүдәгәр (эшкуар, тәбиб, укытучы, иптәш). Сезнең туганыгыз (имя), туганнарыгыз (имена).
Уважаемый – ая (имя)! Позвольте от чистого сердца поздравить Вас с сегодняшним красивым праздником – днем Вашего рождения! Желаем Вам на будущее тысячи радостей и счастливых событий, стального здоровья, больших успехов в работе. Оставайтесь таким (такой) же здоровым, молодым, красивым, как сегодня! Пусть вас ждут только удачи в вашей ответственной работе – вы достойный всяческого уважения торговец (бизнесмен, врач, учитель, товарищ). Ваш (и) родственник (и )… Ученик(и)….
Смотрите еще.
Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми.Ул белә – һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы.«Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы.Кызык тоелса да, бу табигый. Табигать безне шулай яратакан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе.
Шулай, тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә.Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, нәниләр группасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана.Мин баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте шушы чорда нәкъ менә сезнең аша, тәрбияче аша формалаша дип уйлыйм.Һәм бу өлкәдә сезнең хезмәтегезгә, сабырлык-зирәклелегегзгә чиксез сокланам.Балалар белән тәрбия – үсешне үстерү максатында башкарган хезмәтләрегез өчен барлык ата-аналар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм туган көнегез – гомер бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез.
Кадерле дускай! Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым! Сине хөрмәт иткән (имя).
Дорогой мой дружок! С днем рождения тебя! Ближе и вернее тебя нет у меня друга, поэтому от всей души желаю тебе в будущем сберечь твои прекрасные качества. Пусть тебе сопутствует крепкое здоровье, впереди ждет светлое будущее, счастливые радостные дни, друзья и родственники пусть приносят тебе только радости, друг! Уважающий тебя …
«Чын күңелдән сине туган көнең белән тәбрик итәм! Һәрвакыт шундый ук чибәр, көләч йөзле, ачык күңелле булып кал! Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләреңне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын!”
“Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!”
“Сине туган көнең белән тәбрикләп, иң якты һәм ихлас теләкләр юллыйсы килә. Барлык хыялларың тормышка ашсын, һәр көнеңне елмаеп, сөенеп каршы алырга язсын! Тормышыңда сиңа бары тик сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм уңыш юлдаш булсын!”
Туган Конен Белэн
“Бүген без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәр өчен җыелдык. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын! Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!”
Тәбриклим сине туган көнең белән!
Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар.Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр.Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри.Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый.Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне. 50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Балаларың(имена)
Мама, самый дорогой и уважаемый для нас на свете человек! Сегодня твой день рождения – значит, и для нас это двойной праздник. Не родилась бы ты, не было бы и нас. Желаем тебе крепкого здоровья, хорошего настроения, благополучия. Ты самый лучший и благородный человек на свете, мы бесконечно уважаем тебя и любим всем сердцем. Твои дети……
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән.Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.Безнең әни [авыл] авылында яшәүче [исеме, әтисенең исеме (отчество)].Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.
Кадерле (имя)! Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой(ая)….!
По-дружески приветствую тебя в твой день рождения. Желаю тебе настоящего счастья, большой любви, благополучия и здоровья. Пусть на твоем жизненном пути встретятся только хорошие люди, будущее твое будет светлым, пусть провидение пошлет тебе множество неожиданных радостей! Твоя подруга… Твой(я) однокашник (однокашница, одногруппница и т.д.)
Мой (наш) уважаемый сосед …! Сегодня день твоего рождения, светлый красивый день. К нему ты подошел с большими успехами. Твой дом просторен, жизнь благополучна, супруга достойна любования. Тебе остается всего лишь держаться на этом уровне и наслаждаться плодами труда! Пусть дети приносят тебе одни только радости, живите с женой долго и счастливо, будьте здоровы! Твой сосед… Твои соседи…
Хатын-кызны 60 яше тулу уңаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.Ир-атны 60 яше тулу уңаеннан котлау.
… җаным, бәгърем, кояш нурым!
Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
Шул якты мизгелең белән котлыйм!
Май ае ул — шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!
Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз.Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел.Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор.Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!
Обладателям разных профессий
Видео:На татарскомСкачать
Укытучыга (учительнице)
Төшендердең фән серләрен,
Син белем бирдең безгә.
Шәфкатьлелек орлыкларын
Салдың күңелебезгә.
Син булдың минем сердәшем,
Киңәшчем булдың тагын.
Авыр чакта юатучым –
Әнием кебек якын!
Инде мәктәп бусагасы
Күптән чыксак таатлап,
син безнең бала чакларны
Яшисең кебек саклап.
И сөекле укытучым,
Син хәрвакыт исемдә!
Беркайчан да тап төшермәм
Синең горур исемгә!
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.
Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.
Ләкин миннән бик күп алдан килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.
Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен!
*****
Беренче укытучыма
Укытучым минем бердән берем,
Син бит шундый булдың ягымлы.
Сине һәрчак искә алган саен,
Сагынам мин бала чагымны.
Туган Ил дә берәү булган кебек,
Берәү безнең газиз әнкәйләр.
Шушы берләр эченә сыя алар,
Укытучы, изге кешеләр.
Өйрәттең син безне алдашмаска,
Урлашмаска,көчсез булмаска.
“Маяк” булып тордың һәрчак безгә,
Адашмаска барыр юлларда.
Бик зур рәхмәт сиңа укытучым,
Мәңге яшә һичтә картайма!
Мин калдырган эздә бардыр кебек,
Синең сырлар яткан маңгайда…
Әгәр Ходай шундый кодрәт бирсә,
Гел яшь тотар идем үзеңне.
Йөрәгемдә мәңге саклармын мин,
Сиңа булган олы хисемне!
Сатучыга
Син, минемчә, бик кирәкле
hөнәр иясе бит ул!
Бүген бары Сиңа карап
Күпләр көн күрә бит ул.
Сату-алу заманында
Кайный бүген халкыбыз
Син бүген заман “герое”
Синнән башка юк табыш.
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз.
Өмет тулы күпме күзләргә
Сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Мактаулы тормыш юлында
Намусыгыз йөрде алдан.
Кеше алдында йөзегез ак,
Сезгә хөрмәт, сезгә дан!
Тырыш хезмәтегез җимешләрен
Сөенечләр белән татыгыз.
Бүгенгедәй көләч йөзле булып,
hәрвакытта шулай балкыгыз.
Беренче укытучыга (первому учителю)
Өйрәттең хәреф танырга,
Сүзләр төзеп укырга.
Сабырлык белән өйрәттең
Санга санны кушарга.
Алып кердең безне шулай
Серле гыйлем иленә.
Без ул фәннәр дөньясында
Очратмадык ни генә?
Шаулы мәктәп елларыбыз
Үтте дә китте очып,
Ә Син хаман истә әле,
Беренче укытучым!
Рәхмәт Сиңа чын күңелдән,
Рәхмәт барысы өчен!
Мин бәхетләр телим Сиңа,
Беренче укытучым!
*****
Табибларга
Син ярдәм кулын сузасың
Авыру-сырхауларга.
Өмет утын кабызасың
Өметен җуйганнарга.
Иң яман чирдән дә гүя
Терелтә нурлы күзең.
Хәммә дарудан сихәтле
Синең ягымлы сүзең.
Шәфкатьле йөрәгең өчен,
Булганың өчен түзем,
Чын күңелдән рәхмәт Сиңа,
Сау-сәламәт бул Үзең!
*****
Хат ташучыга
Син йөрисең өйдән-өйгә,
Йөрәкләр илчесе Син.
Ерак аралар узасың
Бер изге хәбәр өчен.
Җиткерәсең кешеләрнең
Бер-берсенә сәламен.
Алып киләсең өйләргә
Бөтен дөнья хәлләрен.
Килгән өчен хәрбер өйгә
Яхшы хәбәрләр алып,
Үзеңне дә саулык теләп
Озатып калсын халык.
*****
Тегүчегә
Синең алтын кулларыңны
Хәйкәл итеп коярлык.
Синең теккән киемнәрне
Күргәзмәгә куярлык!
Патшалар киеп йөрерлек
Син теккән киемнәрне.
Синең хезмәт җимешләре
Сокландырмый кемнәрне!
Энә күзенә җебеңне
Күзең ипле апласын.
Яман күзле бәндәләрдән
Ходай Сине сакласын!
*****
Шоферга
Машинаңның төзеклеген
Тавышыннан таныйсың.
Машинаңда көннәр буе
Чакырымнар саныйсың.
Сиңа бүген чын күңелдән
Телибез хәерле юл!
Машинаң да төзек булсын,
Үзең дә сәламәт бул!
*****
Төзүчегә
Синнән изге кеше юктыр,
Уйлап баксаң әгәр дә, –
Сөенеп яшәп ятабыз
Син тәзегән шәхәрдә!
Хәрбер салган кирпечеңдә
Кушылган йөрәк җылың.
Син үзең дә рәхәт яшә,
Сызлаусыз булсын кулың!
*****
Сатучыга
Син, мөгаен, иң кирәкле
Хөннәр ияседер ул!
Бүген бары Сиңа гына
Башны ияседер ул!
Бөтен кешегә Син кирәк,
Кирәк Синең тырышлык.
Күз алдына да китереп
Булмый Синсез тормышны.
Сату-алу заманында
Яшәп яткан көнебез.
Безнең заман герое дип
Атар идек Сине без.
Мактаулы гына булса да,
Шактый авыр хөнәрең.
Аяк өстендә үтә ич
Синең озын көннәрең.
Кешеләр белән эшлисең,
Төрле холык кешедә.
Шуңа күрә түземлелек
Телим авыр эшеңдә.
Телим Сиңа ак бәхетләр,
Яшә исән-саулыкта.
Саулык-мөхим! Чөнки аны
Булмый сатып алып та!
*****
Балта остасына
Кулың алтын! Уйнап кына
Тора балта кулыңда.
Инде күпме өй буралап
Салдың гомер юлыңда.
Инде күпме йортка күчкән
Синең Синең кулның җылысы.
Сиңа рәхмәт әйтеп яши
Кечесе hәм олысы.
Өйләрнең, җир йөзен бизәп,
Гасырлар буе торсын.
Гомернең дә өйләрең күк
Нык булсын, озын булсын.
*****
Юбилей учителя на татарском языке
Мы созвали всех гостей
В этот день на юбилей.
По приличному одели!
И решили в этот час
Расспросить о нем у вас.
Должен знать и мал, и стар,
Кто сегодня юбиляр? ( Камиль абый-Музипович )
Кто отглажен, чисто брит,
Имеет президентский вид? (Имя.)
Кто обаятельный, нарядный,
Охотник кто, рыбак заядлый? (Имя.)
Конечно, все его узнали,
Улыбка Ваша ох как молода!
Над головою Вашей те же звезды,
Лишь мудрости прибавили года!
Улыбка Ваша ох как молода!
Над головою Вашей те же звезды,
Лишь мудрости прибавили года!
Две пятерки в юбилее!
Поздравлять спешим скорее.
Нам отличники нужны.
В жизни все у Вас на «пять».
Можем даже доказать:
За старанье и уменье ставим «пять».
За заботу и вниманье,
Дружбу, помощь, состраданье
Тоже ставим только «пять».
Даже целых «двадцать пять»!
За детей и за внучат,
Бу еллар никадәр язмышлар кичергән,
Бу еллар күпләрне теләккә җиткергән,
Бу еллар кемгәдер кайгы да китергән.
Бу еллар күпләрне бәхетле иттергән.
Гел исемдә килүем мәктәбемә,
Бишенчегә алып кердегез.
Шуннан бирле Сез 15 баланы
Үз иттегез, якын күрдегез.
Яшәрдегез һәр ел сентябрьдә
Агач яфрагы шикелле.
Ә балалар киткәч моңайдыгыз,
Шушыдыр, дип, гомер үтүе.
Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән бул са да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!
Хөрмәтле һәм сөекле класс җитәкчебез Гөлсәрия апабыз! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәсебез килә. Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез безне шундый якын күрдегез ки, әйтерсең лә, без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз идек. безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз. Безгә чын кешелә р булырга этәргеч бирдегез. Шук, шаян күзләре янып торган, уйлары уенда булган 15 баланы үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез, олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз, үзегез белгәннәрне өйрәтергә тырыштыгыз. Бик зур рәхмәт, сезгә, без сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!
Хөрмәтле Гөлсәрия апа һәм Камил абый! Сез физика һәм математика дигән катлаулы да, кызыклы да булган гыйлем дөньясына балаларны үзегез белән алып кереп китәсез.
Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр
Күзегезгә чыкмаса да күңелегез тулгандыр.
Рәнҗетк ән чаклар булгандыр, үпкәләгән минутлар,
Бер дә юкка, уйламыйча күңел калдырган чаклар.
Онытылыр әле, бар да онытылыр дидек
Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек.
Дөн ь яда тик ике кеше: укытучы, ана
Ялгышларны оныта һәм кичерә ала дидек.
“ ЕГЭ” дигәндә, Гөлсәрия апа, “Гөлсәрия апа” дигәндә, ЕГЭ күз алдына килә. Математика серләренә өйрәткәнегез өчен рәхмәт Сезгә.
Сезгә булган рәхмәт хисен әгәр
Бергә җыйсаң, нурлар бөркелер.
Сез торасыз безнең күз алдында
Сезнең дәрес – үзе бер гомер.
Бар белемен һәм дә көчен
Гөлсәрия апа дәресе
Истә калыр гомергә.
Тигезләмәләр бер-ике ел
Төшкә кереп йөдәтер, сез биргән чиксез мәгълүмат
Шуңа күр ә яратабыз
Физика егет кешегә
Һәркөн кирәк, ди апа.
Бигрәк күп, башта калмый.
Сезнең кебек сабыр кеше
Уңган Гөлсәрия апага
Һәйкәл куярга кирәк!
Камил абый укытты, дип
Ир-егетнең асыл сыйфатлары
Күркәм эштә генә күренә.
Кыю бөркет кебек армый-талмый
Менегез Сез гомер үренә.
“ Камил абый булганда бернинди стилист та кирәкми. Чәч һәм киемнең нинди булырга тиешлеген аннан да әй бәт белүче юк”,- дип әйтә малайлар.
Мылтык сүтеп җыйдыртты,
Өйрәтте кыен хәлләрне
Рәхмәт сезгә, киңәшегез
Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган.
Чәчләрдәге көмеш картлык тү гел,
Шаулап узган тормыш билгесе,
Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,
Яшьлек калган, истәлекләр калган,
Яза-яза тулган көндәлек.
Кайсы елның кайсы көне генә,
Түгел микән сагынып сөйләрлек.
Бу тормышның озын юлларыннан
Кеше дигән, укытучы дигән
Исемеңне горур сакладың.
Хезмәткәрләр күңелендә сезгә
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;
Гомере гез нең зая узмаганын
Укытучылык эше – иң кыен эшләрнең берсе. Минем фикеремчә, укытучы булып туарга кирәк. Педа гог – кешеләр рухының инжене ры ул, ди Камиль абый.
Аз белгән кеше бик аз нәрсәгә өйрәтә ала, ди Гөлсәрия апа.
Яхшы укытучы булу өчен, үзенең укыта торган фәнне дә, укучыларны да яратырга кирәк, ди Гөлсәрия апа.
Үз укучыларын хезмәттән тәм табарга
Адәм баласы үзен- үзе тәрбияләргә һәм камилләшергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен- үзе тәрбияли ала.
Уку кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер.
Алга чыгып, бер-берсенә артлары белән басалар. Сораулар:
Аның күзләре ни нди?
Нинди кием кияргә ярата?
Тырнагы нинди төскә буялган?
Нинди дәресне ярата?
Еш дәрес калдыра идеме?
Аның белән иң истә калган вакыйга.
Когда и при каких обстоятельствах вы познакомились с юбиляром?
2. Что вам больше всего нравится в юбиляре?
3. С каким деревом можно сравнить юбиляра и почему?
4. За что вы бы вручили орден юбиляру?
5. Какие большие радостные события вам известны из жизни юбиляра?
6. Попробуйте угадать мечту юбиляра.
7. Какой вопрос вы всю жизнь хотели задать юбиляру?
8. Расскажите интересный случай, который произошел с вами и юбиляром.
9. Сколько раз юбиляр менял место жительства?
10. Сколько лет юбиляр носит почетное звание «дед»?
11. Признайтесь в любви юбиляру, используя современный жаргон.
Мин сораулар бирәм, сез чиратлап җавап бирегез.
Бу класс сезгә кайсы яклары белән кунелегезгә якын?
Иң ошамаган яклары?
Иң иртә килүче укучы кем иде?
Иң еш дәрес калдыручы?
Озак йокларга яратучы?
Дәрестә иң тыңламыйча утырган укучы.
Истә калган иң кызык вакыйга.
Нәкъ Минзәлә районында бардыр бер авыл – Иркәнәш, диләр.
Бу авылның уртасында шәп бер мәктәп бар, диләр.
Ул мәктәпнең һич онытмам рәхәт тәнәфесләрен,
Ащханәсен, бәйрәмнәрен һэм авыр дәресләрен.
Зурмы?дисәң, зур түгелдер, бу мәктәп бик кечкенә.
Әмма белем чыганагы кечкенә түгелдер һич кенә.
Монда һ эр ел белем ала бик с ә л ә тле балалар.
һ эр яз саен олы юлга кузгала бу балалар.
М ә кт ә п бик салкын в ә бик эссе т ү гелдер, р ә х ә т анда.
М ә гъриф ә т кояшы балкый х ә р к ө н саен бу бина да.
Бик хозур: р ә т-р ә т тора гаск ә р кеби дежурныйлар.
Беркемг ә т ә ртип бозарга һ ич чара калдырмыйлар.
Бервакыт чы ң лый кы ң гырау д ә ресл ә рг ә чакырып.
Коридорлар бушап кала, м ә кт ә п т ә кала тынып.
Без бик к үң елле яшибез, б ә йрэмн ә р яратабыз.
Барлык к үң елсез уйларн ы без җ ырлап таратабыз.
1 Камил абый, буй-сыныңа,
Күзләр генә тимәсен.
Эшкә оста, сүзгә кыска,
Ничек кызлар сөймәсен?
2 Гөлсәрия апа, туры сүзле,
Белсәң иде бу чибәр кыз
3 Гөлсәрия апа, җилдән җитез
4 Камил абый, коңгырт күзле
Кемнәргә син карыйсың?
Пенсиягә вакыт җиткән
Кай якларга сайлыйсың?
5 Гөлсәрия апа, ай кызы күк,
Ягымлы, тыйнак кына.
Чөнки безнең мәктәптә ул
Вакытлы кунак кына.
6 Икегез дә нинди матур
Нур уйный йөзегездә.
Чынга ашсын хыялыгыз,
Ак юл телибез сезгә.
7 Безгә дә ямансу бүген,
Тигез гомер итегез,
Сезгә ак юл телибез.
8 Китәбез дип җебемәгез,
Елап тора күрмәгез.
Зур булсагыз, зур булыгыз,
9 Никадәрле тырышсак та
Ак юллар телибез сезгә,
10 Сезне нинди сүзләр белән,
Мактарга да белмибез.
Зур уңышлар телибез.
11 Эшләрегез гел уң булсын,
Мәктәпкә дә керегез.
Онытмагыз мәктәп юлын,
Гел хәл белеп йөрегез.
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Кулларына якты йолдыз тотып,
Карурманнар аша үткәннәр
Һәм үзләрен алар гади генә
“ Мөгаллимнәр” – диеп йөрткәннәр.
Укытучы, якты кояш кебек,
Күңелемне назлап җылыта.
Авыр чакта ярдәм кулын суза,
Сабыр сүзе белән юата.
Җавап бирер өчен сез әзерсез,
Кемнәр генә ниләр сорасын
Сүнеп барган кайбер язмышны да
Якты якка кайчак борасыз.
Яшьләр дә хәтта өлкәннәр дә
Килә аңа, килә киңәшкә,
Җырчы да син, оста педагог та
Гадел дус та, тугры иптәш тә.
Кырыслыкка заман өйрәтсә дә,
Иртә чал керсә дә чәчләргә
Сезнең эшләр җирдә озак яшәр,
Сез тәрбия биргән яшьләрдә.
Бәйрәм белән сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе!
Дөнья серен миңа өйрәтүчем
Яшь җаннарга- Ходай илчесе!
Шәхси бәхет дөнья рәхәтен,
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз,
өмет тулы күпме күзләргә сез
яшәү чаткылары салдыгыз.
Камил абый,Гөлсәрия апа.
Кайгыртып гел кеше кайгыларын,
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай сезгә озын г о мер бирсен,
Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез.
Бер тутырып күзгә карау белән
Уебызны аңлый алдыгыз,
Шуңа күрә безнең күңелләрдә
Онытылмаслык булып калдыгыз.
Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән
Безне балагыздай күргән өчен,
Безнең хисләр белән янып яшәп
Күңелләргә шатлык биргән өчен.
Камил абый,Гөлсәрия апа!
Җыерчыклар күбәйсә дә йөзегездә,
Кү злек көче кирәксә дә күзегезгә,
Яшьлек дәрте сүнми сезнең эшегездә
Шуңа күрә картаймыйсыз үз егез дә.
Могҗизалар тудыручы галимнәр дә,
Хислә реннән җыр язучы шагыйрьләр дә,
Батырлыкка тиңдәше юк геройлар да,
Башлап сезгә бурычлылар- бар да, бар да.
Хөрмәтләп искә алырбыз
Без Сезне киләчәктә,
Димәк, хөрмәтлик хәзер дә
Камил абый,Гөлсәрия апа!
Мөкатдәс олы хезмәт бу,
Аңа тиң бармы тагын?
Сез- мәгариф фронтының
Иң кырыс хөкемдарларыгыз
Сез аларга нәрсә китерсәгез
Бизмәнгә сала барын.
Укытучым! Якты кояш син,
Нур сибүче минем күңелгә.
Син –үлемсез, тәүге герой булып
Урын алдың минем күңелдә.
Чәчләреңә еллар бәс сарды,
Буразналар салды йөзеңә;
Арыганлык түгел, горурл ык
Бирә заман бүген үзеңә.
Аның эше тәүлек буе сузыла,
«Кеше булсын!»-дигән изге теләк
Җуелмаска кергән уена.
Ихлас рәхмәтебезне әйтер өчен
Ничек кенә табыйк сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәбез сезгә иң-иң гүзәлән.
Чәчәкләребез бәлки, аңлатырлар
Хисләребезнең иң-иң изгесен.
Әти-ә ниебездәй е якын укытучыбыз-
Тормышның бит якты көзгесе.
Ил карты да сезгә башын иеп,
Мөгаллим, дип зурлап эндәшә.
Яшьләр сездән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сезгә тиңләшә.
Ләкин гомерең буена
Кайда гына булсаң да,
Туган- үскән җиреңнән
Нинди ерак торсаң да.
Булсаң да син нинди эштә-
Яз, җәен, көзен, кышын,
Булыр берәү синең белән
Ул синең – укытучың
55-60 ел узып киткән
Тормыш юлын сез нең кебек
Матур үтәр кем генә.
Сез бәхетле: г аиләгез тигез,
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый ата- аналарын.
Сары көздә сары яфраклар да
Җир өстенә коелып бетә.
Җиң сызганып эшләп йөргән чаклар
Сизелмичә үтә дә китә.
Шатлык та күп, сагыш та.
Рәхмәт әйтеп язмышка,
Гашыйк бит сез тормышка.
Ал әле бер җырлап та:
Алт мыштамы, алтмышта..
В этот знаменательный день мы решили преподнест и нашему юбиляру памятную медаль.
За большие заслуги перед
Отечеством, а также Детством,
Отрочеством, Юностью, Зрелостью и Мудростью,
За большой вклад в улучшение
А также за вклады в Сбербанк, Тещабанк и Детибанк.
За личное мужество, проявленное на личном,
А также на всех других фронтах.
За бесконечное стремление
Быть всегда, везде и во всём
Совместно с родственниками,
Друзьями и коллегами
ИНСТРУКЦИЯ К НОШЕНИЮ ЮБИЛЕЙНОЙ МЕДАЛИ
Медаль по праздникам носить,
Пред одеваньем шею мыть,
Медальку спиртом протирать
Остатки спирта выпивать,
В театр, в гости и кино
Носить медаль поверх пальто,
Супруге не давать носить,
Хоть будет сильно и просить,
В столовой прятать под тарелку,
Чтоб не облить борщом поделку,
Хранить, беречь от злого глаза,
Чтоб не пристала к ней зараза,
Под Новый год на елку вешать,
Себе на радость, близких тешить!
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган к өннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче укытучы булып калыгыз.
Яшьлек калган, истәлекләр калган,
Яза-яза тулган көндәлек.
Кайсы елның кайсы көне генә,
Түгел микән сагынып сөйләрлек.
(Юбилярның кыскача биографиясе сөйләнә. Мәктәп директорының чыгышы.)
Кеше дигән, укытучы дигән
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче укытучы булып калыгыз.
Биш биш булган алтын көзеңә.
Саулык, бәхет янәшә гез дә булып,
__________!Ачуланма гыз инде,
Узган еллары гыз ны барлыйбыз.
Бераз көнләшеп тә, сокланып та
Яратып та Сезгә карыйбыз.
Ничә буын Сезнең образны
Маяк итеп алган юлына
Ничә буын рәхмәт әйткән зурлап,
Аттестатын тотып кулына.
Тактадагы саннар, цифрлар
Ничә язып, ничә сөртелгән;
Хезмәт белән сизми узылган.
Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
Нурлы еллар гына киләчәккә,
Сезне мәңге озата барсыннар.
Сезнең өчен нәни шатлыклар да
Бәхет булып яфрак ярсыннар.
(Котлау өчен сүз укучыларга бирелә)
Менә килеп каршыгызга бастык,
Иңнәребез шактый ныгыды,
Мәктәптәге һәрбер көнебез
Сезнең белән бергә узылды.
Еллар ерагайтыр, һәрберебез
Күңеленнән Сезгә эндәшер.
Шатлыкта да, авыр чакларда да
Һаман Сезнең белән киңәшер.
Безнең өчен Сезнең маңгайларда,
Яңа сырлар бәлки арткандыр.
Кайбер уйланмаган эшләребез
Йөзегезгә кызыл яккандыр.
Омтылдыгыз бар күңелегез белән
Дөреслеккә, һәрчак хаклыкка;
Өйрәттегез безне – балаларны
Намуслылык, аклык, сафлыкка.
Барсы өчен Сезгә чын күңелдән,
Чын йөрәктән рәхмәт диябез.
Без әле дә Сезне якын итеп,
Үзебезнең апа диябез.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җ ирдә яшәгез.
Озак еллар сау-сәламәт булып
Яшен булып күкрәп яшьнәгез.
Хөрмәтле Гөлсәрия Нурлыгаяновна, Камил Мөҗипович !
Сезнең өчен бүгенге көн гаять шатлыклы да һәм бераз гына, бәлки, сагышлы да.
55,60 яшь әле ул әчкелтем-төчкелтем, тозлы-борычлы тормыш тәҗрибәләренең җитлеккән бер чоры гына.
___________ яшь әле ул нибары _______кыш, _________көз, _________ җәй, һәм ______ яз гына. Йөзләрегез дә нур уйнап торганда Сезнең өчен ул гомерегезнең бер җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Шушы изге минутларда яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын, бүгенге ихлас теләкләр барсы да кабул булсыннар.
Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,
Котлы булсын туган көнегез.
Куанычтан –куанычка атлап,
Шатлык чәчеп, бәхет игегез!
Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы
Сау-сәламәт, таза булыгыз.
Алып барсын йөргән юлыгыз.
Рәхмәт Сезгә барысы, барысы өчен
Яшәү көче, дәрте сүнмәсен.
Сәламәтлек Сезне ташламасын
Авырлыклар бер дә килмәсен.
(Җыр башкарыла: барлык укучылар басып җырлый.“ Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)